Милли матбугат — тарих көзгесе

презид

Президиумда Надежда ОСИПОВА, Петр КАБЫТОВ, Александр ЗАВАЛЬНЫЙ һәм Шамил ГАЛИМОВ.

Йөз ел элек, 1918 елның 15 маенда, губерна Советының башкарма комитеты һәм коммунистлар партиясенең губерна комитеты карары белән, Урта Идел регионында беренче татар телле “Киңәш” газетасы чыга башлый. Нәкъ шушы көннән башлап өл­кәбездә Совет милли мат­бугаты барлыкка килә.

Шушы уңайдан Самараның фәнни-универсаль китап­ха­нәсендә “Россия тарихының көзгесе” дип аталган фән­ни-гамәли конференция үткә­релде. Чараны оештыручы, регионыбыз татарлары та­рихчысы Шамил Галимов бу эшкә Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни авто­номиясен, фәнни китапханә, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләрен, архив фонд­ларын җәлеп иткән.

Иртәнге якта Пенза, Ульян өлкәләреннән килгән тарих белгечләре, архив хез­мәт­кәр­ләре, Самара мәктәпләре укытучылары, өлкә районнарыннан кил­гән китапханәчеләр өчен “Самара многонациональнаядип аталган экскурсия оешты­рылды. Шәһәребезнең татар газеталары редакцияләре, ти­пографияләр, данлыклы ке­ше­ләре яшәгән йортларны күр­сәткән экскурсияне Резидә ханым Бадыйкова алып барды.

Төшке аштан соң ки­тап­ханәгә җыелган халыкка бай һәм бик эчтәлекле күргәзмә белән танышырга мөмкин булды. Өстәлләрдә шушы 100 ел эчендә дөнья күргән милли газеталарның барысын да күрергә мөмкин иде – үткән гасырның алтмышынчы елларында Похвистнево районы чувашларының “Сер өслекен сасси” һәм татарларының — “Ленин хакыйкате”, Сергиевск районы татарларының “Авыл трибунасы”, Камышлы районы татарларының — “Югары уңыш өчен”, Кинель-Черкасс районы чувашларының — “Есри турнас”, Исаклы чувашларының “Ленин ялаве” газеталары һәм башкалар. Шулай ук үткән гасырның туксанынчы елларында Самара өлкәсендә чыга башлаган милли газеталарның барысы да, архивларның эшен күрсәткән стендлар урнаштырылган иде. Конференция алдыннан китапханәгә җыелган тарих сөючеләрне бу тупланмалардан аеруы кыен булды.

Шуларның берсе — Самара мәдәният институтының этнология кафедрасы доценты Тамара ВЕДЕРНИКОВА, үзе белән беренче курс студентларын да ияртеп килгән. “Тамара Ивановна, бу чара аларга кызыклы булыр дип уйлыйсызмы”, - дигән сорауга ул болай җавап бирде:

- Безнең студентлар беренче курстан ук этнология, төрле милләт халыклары культурасын өйрәнәләр. Курс  артык зур түгел, шуңа да карамастан, күзләрендә кызыксыну чаткылары күрәм. Ә җәен мин алар белән практикага чыгып китәчәкмен: төрле милләтләрнең яшәеше, борынгы җыр-моңнары, әдәбияты, көнкүреше белән таныштырачакмын. Менә бүгенге конференция дә аларга өлкә халыкларының милли тормышы белән якыннанрак танышу өчен кирәк. Чөнки газеталар аша гына чын тарихны белеп була…

Самараның Куйбышев районындагы 23 санлы мәктәп каршында эшләп килүче мокша һәм эрзя якшәмбе мәктәбе укытучысы Оксана ДЕНИСОВА да милли мәгариф өлкәсендәге проблемалары белән уртак­лашты:

- Шулай насыйп иткән, кү­рәсең, безнең мәктәп укытучылары арасында күпчелеге мордва милләтеннән булып чыкты. Без җыелып сөйләштек тә якшәмбе мәктәбе оештырып җибәрергә карар кылдык. Укучы балаларның да кемнең әбисе, кемнең бабасы, ә кемнеңдер бөтен гаиләсе дә мокша яисә эрзя булып чыктылар. Төркемнәрдә татарлар да, башкортлар да бар. Без аларны мәдәниятебез, телебез белән таныштыра башлагач, алар башка милләт кешеләре булуыннан оялмый, киресенчә, горурлана башладылар. Район, өлкә конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулап киләбез. Телне әйбәтләп өйрәтергә мөмкинлегебез юк, ә шулай да, җырлар, шигырьләр, гади сүзләр аша балаларыбыз үзләренең кем булуына төшенеп үсәләр.

Күргәзмәдәге газеталарны йотылып караучылар арасында Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче Ринат Илькин да бар иде. Ул элек атом реакторлары фәнни-тикшеренү институтында эшләгән, аннары институтта укыткан, партия шәһәр комитетында идеология буенча инструктор булып хезмәт иткән һәм, лаеклы ялга чыккач, Мәләкәс районының Аллагулово һәм Филипп татар авыллары тарихын язган, башка авылларның тарихын да барлый башлаган икән.

- Мин шундый тарихи чаралар белән гел кызыксынам. Чөнки үземне туган якны өйрәнүче дип саныйм. Без, Димитровград краеведлары җәм­гыятен булдырып, җирле авылларның тарихын язу белән шөгыльләнәбез. Бу шимбәдә, мәсәлән, Чардаклы районының Абдуллино авылы китабы пре­зентациясенә барачакбыз. Бер авыл да онытылырга тиеш түгел, - дип сөйләде Ринат Басыйр улы һәм Самара тарихчыларына мөрәҗәгать белән чыкты: “Самара өлкәсе авыллары турында язганда архивларда Ульян өлкәсе авыллары турында мәгълүматлар табып аласыз икән, читкә куймагыз, китапларыгызда ул белешмәләрне дә бастырыгыз. Чөнки Ульян өлкәсе 1943 елга кадәр Куйбышев өлкәсенә кергән һәм безнең авыллар турындагы мәгълүматлар сез­нең архивларда саклана, — дип тәмамлады сүзен.

Фойеда кунаклар белән танышып йөргән арада җыелыш та башланып китте. 

Конференцияне ачып, оештыру комитеты җитәкчесе Шамил Галимов кунакларны сә­ламләде һәм революциядән соң Советлар илендә чыга башлаган һәм Советлар Союзы мәдәниятенә зур йогынты ясаган милли газеталар һәм китаплар темасына беренче мәртәбә шундый формада мөрәҗәгать ителүе турында белдерде.

Залда утыручыларны ки­тап­ханәнең мөдире исемен­нән баш библиограф Александр Завальный сәламләде. Аңардан соң сүз алган губернатор администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда ОСИПОВА, губернатор Дмитрий Азаровның тәбрикләүләрен җиткереп, бу конференция Самара төбә­генең милли сәясәтенә кагы­лышлы күп мәсьәләләрне кү­тәрәчәк, дип белдерде. Ул күб­рәк туксанынчы еллар башында чыга башлаган милли матбугат чараларына тукталып үтте.

- Ул вакытларда милли газеталар хөкүмәтнең “Разные, но не чужие”, “Мир через культуру”, “Возрождение” программалары кысаларында финанс­лана иде. Бүген дә аларның күпчелеге Халыклар дуслыгы йортында хөкүмәт хисабына яши. Без алар белән даими хезмәттәшлек итәбез: татарларның — “Бердәмлек”, казахларның — “Ак жол”, эрзя-мокшаларның — “Валдо Ойме”, башкортларның — “Ыргыз”, кыр­гызларның — “Эне тиле”, не­мецларның — “Волга-курьер”, азәр­байҗаннарның — “Очаг” һәм башка күпсанлы газеталар ре­гионның этно-мәдәни тормышын ачып күрсәтүче басмалар…

…Милләтара дуслыкны ныгыту эшенә керткән өлешләре өчен “Бердәмлек” татар газетасы редакторы Рәфгать Әһлиуллинга, “Самар ен” газетасы редакторы Николай Давыдовка, “Валдо ойме” газетасы редакторы Сергей Николаевка, “Очаг” редакторы Хәйрулла Хаялга, “Тарбут” яһүд газетасын ачып җи­бәргән Александр Бродка, Зи­си Вейсманга һәм башкаларга рәхмәтләремне җиткерәм. Мәр­хүм Виктор Симаков һәм  Чес­лав Журавлев кебек милли газеталар хәбәрчеләрен дә  рәхмәт хисләре белән искә аласым килә.

Бигрәк тә шушы конференцияне оештырган, күп еллар “Азан” газетасы редакторы булып эшләгән,  “Ыргыз”, “Проминь”, “Ак жол”, “Очаг” газеталарын чыгаруда зур ярдәм күрсәткән Шамил Галимовка аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Аның фамилиясе дә бит “галим” сүзеннән барлыкка килә. Шамил Хәйдәр улы кебек милли мәдәнияткә, үз теленә битараф булмаган редакторлар тырышлыгы белән һәр газетаның үз төзелеше, матурлыгы, үз аудиториясе бар.

Шул ук вакытта бу га­зеталарның редакторларына, глобализация, интернет матбугат чаралары конкуренция тудырган чорда, басмаларын саклап калу турында уйланырга кирәк. Уйлавыбызча, туган телләрне саклау өчен башка механизмнар булдыру кирәктер. Мәсәлән, милли газеталарны Халыклар дуслыгы сайтында урнаштыру мөмкинлеген тик­шерергә була. Сүз уңаеннан, күпчелек басмалар интернет-платформаларга күчеп баралар инде.

Аңардан соң чыгыш ясаган  тарих фәннәре докторы Петр КАБЫТОВ, Надежда Пет­ров­наның глобализация турындагы сүзләренә җавап биргәндәй, үз фикерен белдерде:

- Үткән заманалар онытылган инде, дигән сүзләр ишетергә туры килгәли. Ә минем фикеремчә, алар янәшә бара. Иске газеталарны укыйсың да анда язылганнарның меңнәрчә җепләр аша бүгенге көн белән бәйле булуын күрәсең. Үткәннәр җәмгыятьнең үсеш векторын билгели, җитешсезлекләрне, уңышларыбызны күрсәтә. Газеталар, кешеләр онытканны хәтерендә саклап, ялгышларыбызны ил җитәкчеләренең исенә төшереп тора. Газеталар мәдәниятара бәйләнешләрне күрергә мөмкинлек бирә. Без бөтен нәрсәдә дә глобализация гаепле, дибез. Ә тарихта, Александр Македонский явыннан башлап, андый чорлар күп булды – Рим империясе дә, Наполеонның законнар кодексы да, Гитлерның фашизмы да, безнең социализм проекты да — барысы да глобализация. Нинди генә дәүләт төзелеше чорында яшәсәк тә, ничек кенә кешеләрдән кадаклар яисә болтиклар ясарга теләсәләр дә, һәр милләт үз йөзен саклап калырга тырышырга тиеш. Ә газеталар, шул исәптән интернет басмалар да, бу коточкыч хәлләргә каршы торырга ярдәм итә,- диде.

Кереш сүзләр тәмамлангач, сүз беренче докладчы — Са­мараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат САФИНга бирелде. Ул үзенең чыгышын революциягә кадәр мөселманнар өчен татар телендә басылып килгән “Икътисад” журналына багышлады.

- ХХ гасыр башында бу басма Россия империясендә татар телендә бастырылган бердәнбер икътисадый журнал, дип бәяләнә. Аның редакторы имам Фатыйх Мортазин кайвакыт йөз биттән дә калынрак булып чыккан журналга мәкаләләрне дә үзе язган, бас­тырып чыгарырга акча да тапкан. Басма Самара өлкәсендә генә түгел, башка регионнарда яшәүчеләрдә дә зур кызыксыну тудырган. Мәсәлән, анда “Кул тегермәне”, “Сепаратор”, “Тегү”, “Оекбаш бәйләүче машина” кебек хуҗалыкта кирәк булган җайланмаларда эшләргә өйрәтү белән беррәттән “Икътисад фәне”, “Икътисад тарихы”, “Икътисадның беренче кагыйдәсе” кебек фәнни-фәлсәфи мәкаләләр дә бастырылган, — дип сөйләде Иршат хәзрәт.

Тарих фәннәре кандидаты Тамара ВЕДЕРНИКОВА Советлар хөкүмәтенең беренче елларында милли сәясәт формалашкан чорны күзаллады. Татар тарихчылары җәмгыяте исеменнән чыгыш ясаган Шамил ГАЛИМОВның доклады да бик эчтәлекле булып, сугыш алдыннан татар милли матбугаты үсеше чорына багышланды. Пенза шәһәрендәге Дәүләт архивы хезмәткәре Жанна Әхмәтова егерменче еллар башында мил­ли азчылыклар өчен эшләп чыгарылган мәгариф сәясәте программасының тормышка ашырылуы һәм проблемалары, тарих фәннәре докторы Михаил Курмаев — милли басмаларның цензура аша үткәрелүе, тарих фәннәре Рәшит Шакиров үткән гасырның 1928 — 1938 елларда “Урта Идел — Колхозчы” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Фазыл Мөбәракшинның үзе, га­зе­таның ябылу сәбәпләре турында сөйләделәр. Шулай ук туган якны өйрәнүче Рафаил Ха­фи­ятуллинның һәм 65 санлы Самара мәктәбендә тарих фәннәре укытучысы Марсель Го­мәровның “Азан” газетасы үрнәгендә милли һәм дини өлкәләрдә мөселманнарның үзаңы үсү темаларына багышланган чыгышлары да кызыклы булды. Бу материалларның барысы да “В целях содействия общественно-политическому и культурному развитию всех национальностей” дип аталган брошюрага тупланып, бастырылып чыгарылды.

“Бердәмлек” газетасының бүлек мөдире, соңгы айларда баш редактор вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВАның чыгышы исә хәзерге заман милли матбугаты торышына багышланган иде. Биредә бу докладның “Бердәмлек” татар газетасына кагылышлы өлешен генә китереп китүне кулай күрәбез.

- Бүген Самара өлкәсендә милли матбугатта әйдәп баручы бердәнбер газета дип “Бердәмлек” өлкә татар газетасын атарга була — югары тиражы, бертуктамый атна саен чыгып торуы, профессиональ коллективы аны башка милли газеталардан өстен итә.

90нчы елларда газета­ны сәләтле, халкыбызны, татар телебезне һәм мәдә­ниятебезне саклауны максат итеп куйган кешелер ачтылар. Аның баш мөхәррире – башта “Югары уңыш өчен” Камышлы район газетасында, соңрак “Волжская коммуна” өлкә һәм “Волжская новь” район газеталарында эшләп тәҗрибә туп­лаган Рәфгать Әһлиуллин 28 ел буе басманы җитәкләп килә. “Бердәмлек”нең беренче командасында әлеге кон­ференциянең оештыручысы Шамил Галимов та бар иде. Корреспондентлар сыйфатында татар теле белгечләре Минзакир Нуретдинов, Фәния Шәфигуллина, Исхак Апанаев, Розалия Хәлилулло­ва, Раушания Ситдыйковаларны һәм каләм тибрәтергә сә­ләт­ле булган башка күпсанлы хә­бәрчеләрне атарга була. 

Күп еллар буе губернатор Администрациясе милли басмаларга ярдәм итеп торды һәм әле дә булыша. Халыклар дуслыгы йортында иҗтимагый милли оешмаларга һәм аларның редакцияләренә бүлмәләр бүлеп бирелгән, газеталарны бастырып чыгару өчен бюджеттан азмы-күпме акча да бар. Мәсәлән, үткән елда дәүләт органнарында регистрациясе булган аз тиражлы биш газетага 350 мең сум, быел 500 мең сум акчаны дәүләт “торг”лары аша алырга мөмкин иде. Ләкин “торг”ларда Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килә торган “Сәләм” газетасы гына катнашты. Ә чуваш, мордва, украин һәм башкорт газеталары моңардан баш тартты, чөнки моның өчен компьютерны яхшы белергә, “электрон ачкыч” сатып алырга кирәк иде. Дөресен генә әйткәндә, 500 меңне бишкә бүлгәч, килеп чыккан сумма газета чыгымнарын каплый да алмый әле.

Кызганычка, бүген милли газеталарның көнкүреше шәптән түгел. “Бердәмлек”, даими әбүнәчеләре булганлыктан һәм тиражлы газета буларак, хөкүмәттән 700 мең сум акча алып торганлыктан, яши әле. Ә менә башка милли газеталар барысы да диярлек эшләрен вакытлыча туктаттылар. Башкортларның “Ыргыз” газетасы гына иганәчеләр хисабына чыгып килә.

Иганәчеләр турында сөй­ләгәндә, биш ел буе “Самар татарлары” сайты һәм шул ук исемдәге калын журналны чыгарып килүче меценат һәм “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровны билгеләп үтмичә булмый. Сайтта һәм журналда өлкәдә булган барлык яңалыклар, җирле авторлар язган очерклар һәм танылган шәхесләр турындагы язмалар бастырылып килә.

Советлар Союзы беткән чордан башлап әлеге көннәргә кадәр милли матбугат үсешенә нәтиҗә ясаганда, башта милли матбугатның үсеп китүен, ә соңгы елларда түбән тәгәрәвен күрергә мөмкин. Анализ ясый башласаң, сәбәпләрнең күп булуын аңлыйсың. Өстәге докладчылар чыгышыннан күренгәнчә, үткән гасырның 20 — 70нче елларында Советлар Союзында рус булмаган халыклар өчен дәүләт мәдәни-мәгариф программасы нигезендә югары уку йортларында милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләнгән, газета-журналлар бастырып чыгарылган, китап кибетләрендә милли китап киштәләре булган, әдәби хезмәткәрләр өчен түгәрәкләр эшләп торган…

Кызганычка, җитмешенче ел­ларда, халык күпләп шә­һәр­ләргә күчеп китә башлагач, татар авылларында туган телләрне укыту атнага ике генә сәгать калдырылды. Шушы ике сәгать эчендә туган телеңнең моңын, бар булмыш матурлыгын абайлап та булмый әле. Телен белмәгән бала киләчәк профессиясен дә туган теле белән бәйләми, әлбәттә. Бу милли газеталарга хезмәткәрләр, милли мәктәпләргә укытучылар табып булмауның төп сәбәбедер.

Икенче саллы сәбәп — милли газеталарда эшләүчеләрнең хезмәт хакы Россиядә бил­геләнгән иң кечкенә хезмәт хакыннан да азрак булуы. Шуңа да милли газеталарга яшь кадр­лар килми, анда күбесенчә пенсионерлар эшли.

Милли матбугат — керем китерә торган эш түгел. Бик тырышсак та, реклама табуы кыен. Чөнки реклама бирүчеләр тиражның зурлыгына, газетаның үзләре эшли торган урыннарда таралуына, милли телдә түгел, ә бөтен кеше өчен дә аңлаешлы булган рус телендә чыгуына өстен­лек бирәләр. Безнең укучылары­быз күбесенчә авылларда яшиләр, ә бизнес шәһәрләрдә чәчәк ата.

Сүз уңаеннан: милли матбугат чараларының проблемалары быелгы октябрьдә Калмыкиянең Элиста шә­һә­­рендә үткән “Милли мат­бу­гатның бүгенге көне” дип аталган халыкара фәнни-практик конференциядә дә күтәрелгән иде.

Форумда катнашучылар “Рос­сия халыклары тел­лә­рендә чыгып килүче газеталарга хөкүмәт ярдәме бирү” дип аталган яңа федераль канун  эшләп чыгару һәм аны дәүләт органнары тарафыннан кабул иттерүне максат итеп куйганнар.

…Элистадагы конференция нәтиҗәләрен күреп, кү­ңел­ләребездә инде ничән­че мәртәбә өмет уяна. Тик менә Калмыкиядә тәгаенләнгән эш­ләрне тормышка ашыру өчен күпме вакыт кирәк булачак? Бу милли республикаларга гына кагылачакмы, әллә Идел буенда яшәүче күпмилләтле халык­лар өчен дә милли матбугат бәйрәме килеп җитәрме? Россия халыклары гозерләренә Россия хөкүмәте колак салырмы? Шушы вакыт эчендә көнен-көнгә көч-хәл белән ялгап баручы соңгы газеталар да юкка чыгып бетмәсме?

Әлегә, җавапларга караганда, сораулар күбрәк. Ләкин безнең фикер шундый: илебез җитәкчеләре милли матбугат булсын дисә, аны дәү­ләт һәм регион бюджетыннан финанслауны, бөтен авыл мәктәпләрендә дә милли тел­ләрне укытуны, шәһәрләр­дә дә милли мәктәпләр ачуны, милли мәктәпләр, милли газеталар өчен кадрлар әзерләүне һәм күп еллар милли матбугат йөген өстерәп баручы бармак белән генә санарлык санда калган  журналистларыбызны лаек­лы хезмәт хакы белән тәэмин итүне булдырырга ки­рәк, - дип тәмамлады үзенең чы­гышын Эльмира Варфоломеева.

Тәнәфескә чыккан халык соңгы докладчының чыгышын хуплап, кулын кыстылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Ни дисәң дә, иске газеталарда язылганнарга карап, көзгедәге кебек, хаталарыбызны күрәбез. Ничәмә-ничә еллар буе уңышлы гына эшләп килгән милли газеталарның эше туктатылган, аның укучылары үксез калып, туган телләрендә газета укудан мәхрүм булган. Әйе, дөрес, интернет заманында яшибез һәм, вакыты җиткәч, анда да күчәрбез. Ә менә олы, урта яшьтәгеләр иртәнге чәй­не газета кыштырдыта-кыш­тырдата эчәргә телиләр бит.

Әйе, Петр Серафимович Кабытов әйтүенчә, төрле глобализацияләргә карамас­тан, милләт үзен-үзе саклап калу өчен көченнән килгәннең барысын да эшләргә тиеш. “Бердәмлек” милли мәгълүмат кырыннан төшеп калмасын өчен, хөкүмәттән ярдәм сорау да, иганәчеләргә  ышану да, укучылар санын арттыру өчен авылдан — авылга, йорттан — йортка йөреп, халыкны газетабызга язылырга өндәү дә хурлык түгелдер, дип уйлыйм.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В Самаре прошла научная конференция, посвященная столетию государственной национальной печати в Средневолжском крае (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

 

Просмотров: 679

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>