Октябрьнең соңгы көне иде…

АГЛИУЛИН28 ел буе “Бердәмлек” өлкә татар газетасының алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИН 75 яшендә бакыйлыкка күчте.

…Аның мәкаләләре гел шун­дый, күпнокталы баш ас­тында чыга иде. Кайчакта без бу турыда бәхәсләшә дә идек. “Кистеребрәк әйтергә иде, ник андый кыюсыз күпнокта куясыз соң?” — дигән чакларым да булды. “Чөнки хакыйкать урталыкта ул. Кистереп әйтү өчен суд ике якны да тыңлап, хөкем чыгара. Без бит газета гына, суд түгел. Хакыйкатьне газета укучылары үзләре тапсын”, — дип әйтә иде. Ә бу мәкалә башындагы күпноктаны укучы мәңгелекнең чиксезлеге дип аңласын инде.

Әйе, Рәфгать абыебыз мәң­гелек кочагына кереп иңде. Инфаркт алганнан соң, ул башта кардиоцентрда, аннан санаторийда дәваланганда, көн саен редакциягә шалтыратып хәлләребезне белә, чыккан һәр яңа газетаны аңа китереп бирүне таләп итә иде. Укып чыккач, тагын шалтыратып, ким­челекләребезне күрсәтә, ха­­талар өчен шелтәли, бик си­рәк кенә мактап та ала иде.

Менә вафатына бер көн калып барганда да шалтыратып, 2000 елда вафат булган шагыйрь, заманында “Волж­ская коммуна” газетасы хәбәрчесе булып эшләгән Фаикъ Давыдов­ның һәм аның әни­се Наһәр апаның каберенә рәшәткә кую һәм исемнәре язылган такта элү эшен үзе төгәлли алмавын әйтте һәм моны безгә эшләп бетерергә кушты.

Без, өлкә татар автономиясе әгъзасы, тарихчы Шамил Галимов һәм мин, Эльмира Шә­вәлиева, 31 октябрь ир­тәсендә шул эш белән чыгып китәргә тиеш идек. Лә­кин иртәнге сәгать алтыда Әһ­лиуллиның вафаты турында билгеле булды. Елаштык, кайгырыштык, ә шоктан бераз айныгач, редакторның соңгы боерыгын үтәмичә калырга ярамый дип, Самараның 6нчы тупиктагы иске татар зиратына киттек. Анда агач кискән тавыш ишетелә иде. Якынрак килсәк, Рәфгать Нәбиулла улының әнисе Гыйльменур апа һәм апасы Зәйнәп апа ка­берләре янында аның өчен дә урын әзерлиләр иде инде… Аркам чемердәп китте. Кичә генә ул Фаикъ Давыдовның исемен саклау белән шөгыльләнде, ә бүген инде аның үзенә дә урын әзер…

Фаикъ Давыдов белән бәйле хатирәләрем мине ерак 1991 елга алып китте. “Бердәмлек” әле бик яшь газета иде ул чакта. СССР таркалган, ә яңа Россия законнары әле булмаган мут заманда Фрунзе урамындагы кечкенә генә редакциябезгә бер кеше килеп керде. Ул гаиләсен Үзбәкстаннан туган якларына алып кайтып урнашырга тели икән. Моның өчен закон бармы, республикадан куылган мигрантлар өчен акча, җир биреләме, дип хокукларын даулый башлады. Без аларны белми идек әле. Ә Рәфгать Нәбиуллович бу кешене үз кабинетына чакырып алды да, кирәкле кешеләргә шалтыратып, барысын да белешеп, тынычландырып җибәрде. Ә бер-ике көннән Үзбәкстаннан кайтучыны фатирга керткән кеше шалтыратып, кунагының йөрәк өянкесеннән вафат булуы турында хәбәр итте. Нишләргә? Безнең редакциягә ярдәм сорап килгән икән, димәк без аны гаиләсенә илтеп тапшырырга да тиеш дип, редакторыбыз эшкә кереште. Зур авырлыклар белән мәетне туңдырып, махсус документлар булдырып, тимер табут ясаттырып һәм шунда салып, поездга куеп, туган якларына җибәрү өчен күпме көч, күпме акча түкте ул! Башка кеше булса, кул гына селтәр иде. Ә Рәфгать Нәбиулла улы башлаган эшен ташлый торганнардан түгел.

Нишләтәсең бит, чуваш үл­гәч тә, өч көнлек эше калган, диләр. Соңгы вакытта Рәфгать Нәбиулла улы һәм “Прогресс-В” төзү фирмасы җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшин шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның музеен булдыру эше белән нык­лап шөгыльләнәләр иде. Бу эстафетаны да редакция хез­мәткәрләре кабул итеп, көч­ләреннән килгән кадәр башкарып чыгарга тырышырлар.

Дөресен генә әйткәндә, без, редакциядә эшләүче биш хатын-кыз, үксез калдык. Баш­лыча хатын-кызлар гына эш­ләгән коллективның ныклы терәге булган икән ул. Газетада хата табып, ачуланып шалтыратучылар булганда да, безне киң аркасы артына яшереп, бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала иде. Туксанынчы елларда, акча булмаганлыктан, газета ябылу чигенә барып җиткәч тә, түбәтәен салып, байлардан акча сорарга кыенсынмады.

“Бердәмлек” аның яраткан баласы иде. Соңгы вакытларда, хәле начарлана башлагач, “Бердәмлек”не саклагыз, дип ешрак әйтә башлады.

Октябрьнең соңгы кө­не га­зетабызның да соңгы кө­не булмасын өчен, бөтен өме­те­безне әбүнәчеләребезгә баг­лыйбыз. Тик хөрмәтле газета укучыларыбыз гына безгә арты белән борылмасын, даими рәвештә язылсын, аңа туганнарын, хез­мәттәшләрен дә яздырып, тиражыбызны арттырсын иде. “Бердәмлек” булса, милләтебез дә бердәм булачак. Шуны аң­ласак иде…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

* * *

Барыбыз өчен дә зур югалту

Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасының алмашсыз баш мөхәррире Рәфгать Нә­би­улла улы Әһлиуллин  ба­­кыйлыкка күчү сәбәпле, ре­­дакциягә мәрхүмнең ту­ган­нары, якыннары, хез­мәт­тәшләренең кайгысын ур­так­лашып, бихисап хатлар килде. Аларның берничәсен газетабыз битләрендә дә бастырып чы­гарырга булдык.

От имени Правительства Самарской области, от себя лично выражаю глубокие соболезнования родным и близким в связи с уходом из жизни Рафгата Набиуловича Аглиулина, главного редактора газеты «Бердэмлек» – первого в Самарской области национального печатного издания.

Это невосполнимая потеря для нашей губернии, для всего журналистского сообщества. Возглавляемая Рафгатом Набиуловичем газета изо дня в день знакомила читателей с буднями и праздниками самарских татар, материалами о жизни региона, поднимала актуальные проблемы нашего общества. Во многом благодаря его творческой энергии, организаторскому таланту издание стало для многих жителей губернии близким другом и интересным собеседником.
Своими делами Рафгат Набиулович Аглиулин внес значительный  вклад в сохранение межнационального и межконфессионального мира, упрочение единства и многообразия культур народов, населяющих Самарскую область.

Добрая память о нем навсегда останется в наших сердцах.

Дмитрий Азаров,

губернатор Самарской области.

31 октября на 76-ом году ушел из жизни член Союза журналистов России, главный редактор газеты «Бердэмлек» Рафгат Набиулович Аглиулин.

Он был настоящим профессионалом, преданным своей работе, талантливым журналис­том и добрым человеком.

Правление Самарской областной организации Союза журналистов России глубоко скорбит в связи с кончиной Рафгата Набиуловича и выражает соболезнование его родным и близким.

Ирина Цветкова,

Секретарь Союза журналистов России,

председатель областного Союза журналистов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якын­нарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Ринат Закиров,

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты җитәкчесе.

Уважаемые Фатыма Магдиевна, Танзиля Рафгатовна, Зульфия Рафгатовна! В этот скорбный день примите глубокие соболезнования по поводу смерти дорогого и родного вам человека, нашего выдающегося земляка Рафгата Набиуловича. Искренне разделяем вашу боль и передаем слова сочувствия и поддержки вам и вашим близким.

Рафаэль Багаутдинов,

глава муниципального района Камышлинский.

Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Рәфгать әфәнденең вафаты аның туганнарына гына түгел, ә бөтен Самара өлкәсе татарлары өчен дә зур югалту. Барчагызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә калабыз.

Өлкә һәм Самара шәһәре

милли оешмалары исеменнән

өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте.

Редакциябезнең якын дус­ты Рәфгать Нә­биулла улы Әһлиуллин үз эшендә чын профессионал, талантлы журналист һәм игелек­ле кеше иде. Мәрхүмнең якыннарының, хез­мәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.

«Матбугат.ру» редакциясе хезмәткәрләре.

Үткән гасырның 90нчы елларыннан бирле Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасын җитәкләп килгән Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның арабыздан мәңгелеккә китүен ишетү авыр булды. Хөрмәтле беренче редакторыбыз Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов белән татар матбугатын үстерү өчен бер чор михнәтләрен кичергән онытылмас шәхесләр алар. Төмән өлкәсенең “Яңарыш” татар газетасы редакциясе һәм “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъ­залары якын дустыбызның гаи­ләсенең, туганнарының, хез­мәттәшләренең, дус­лары­ның, Самара та­тар­ларының авыр кайгысын уртаклашалар. Мәрхүмнең урыны җәннәт бак­чаларында, кабере киң, як­ты, рухы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

Алсу Сәгыйтова,

Төмән өлкәсенең «Яңарыш»

татар газетасы редакторы.

Рәфгать Нәбиулла улы өч дистә елга якын “Бердәмлек” өлкә татар газетасын әйдәп барды, үзенең тырыш, фидакарь хезмәте белән илебез журналистикасы, татар матбугаты үсешенә бәhасез өлеш кертте, милләтебез тарихында тирән эз калдырды. Ул кешелекле, ярдәмчел, туры сүзле, принципиаль, гадел булуы белән аерылып торды, соңгы сулышына кадәр халкыбыз мәнфәгатьләре турында кайгырып, милләт, туган тел өчен янып-көеп яшәде. Тормышка hәм милли яшәешебезгә hич тә битараф булмаган, кө­рәшче рухлы Рәфгать ага Россия регионнарында чыгып килүче барлык татар газеталары редакторларының остазы, киңәшчесе, терәге hәм таянычы, хөрмәтле аксакалы иде.

Мөхтәрәм каләмдәшебез, дустыбыз hәм фикер­дә­ше­без­нең гаиләсенең, якын­на­ры­ның, “Бердәмлек” редакциясе коллективының hәм газета уку­чыларның тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаhы Тәгалә мәрхүмнең авыр туфрагын җиңел, каберен нурлы кылсын, гаиләсенә, балаларына сабырлык бирсен.

«Өмет» татар газетасы редакциясе коллективы исеменнән Исхак Хәлимов.

Ульян өлкәсе.

Туры сүзле, аек акыллы үткен каләм иясе Рәфгать абый Әһлиуллин вафат. Моны ишетү йөрәгемне телеп алды. Без аңардан һәрвакыт үрнәк алып килдек, аның кебек булырга тырыштык. Якты йөзле, ягымлы тавышлы, абруйлы остазыбызга ышаныч белән карадык. Әтиебез урынына күрә идек без аны. Әле яңа гына үзенең 75 яшьлек юбилеена чакырып, килергә үгетләгән иде. Килә алмадым шул… Бәхил бул, Рәф­гать абый.

Бу югалтуның аның гаи­ләсенә – җәмәгате, фи­кердәше Фатыйма апага, кызлары Тәнзилә белән Зөл­фиягә никадәр авыр булуын йө­рәгебез белән тоябыз һәм тирән кайгыларын уртаклашабыз. Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин Самара татар­ла­рының «Бердәмлек» газетасын беренче саныннан җитәкләп килде, халкыбызны бербөтен милләт итеп саклау өчен соңгы көненә кадәр ихластан хезмәт итте. Аның якташлары, хезмәттәшләре, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фәннур Гайсаров,

«Яңа Вакыт» газетасы мөхәррире.

Оренбург шәһәре.

Рәфгать абый Әһлиуллин үткер сүзле журналист, тирән фикерле, ихлас кеше иде. Милләтем, халкым дип янып-көеп яшәде, бу темаларга аналитик мәкаләләр язып торды. Рәфгать әфәндене күп­ләр өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының якын дусты буларак та беләләр. Төпле киңәшләре, оешмабыз эшчәнлеге белән укучыларны даими таныштырып торуы белән зур ярдәм күрсәтә иде. Без аның ту­ган­нарының, якыннарының, хез­мәттәшләренең кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Ал­лаһы Тәгалә аларга сабырлык, түземлек бирсен. Рәфгать абыйның яткан гүрләре киң, нурлы, туфрагы җиңел булсын.

“Бердәмлек” редакциясенең якын дуслары

өлкә «Ак калфак»

хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Разия Әюпова һәм

«Океан» фирмасы җитәкчесе

Сания Каюмова.

Рәфгать Нәбиулла улының көтмәгәндә бакыйлыкка күчүе барлык татар халкы өчен зур югалту булды. “Бердәмлек”тә эшләү дәверендә ул татар мәдәнияте, ана теле һәм халыклар дуслыгы өчен көрәшеп килүе белән барыбызның да күңелендә сакланачак. Шушы зур кайгыны уртак­лашып, гаиләсенә, хезмәттәшләренә сабырлык телибез.

Ринад Шәрәфетдинов, Сызран шәһәренең

татар милли-мәдәни автономиясе рәисе,

Рәис Биглов, «Бердәмлек» газетасының

штаттан тыш хәбәрчесе.

Коллектив ООО «Ньюс-Принт» выражает глубокое соболезнование родным, близким и коллегам безвременно ушедшего Аглиулина Рафгата Набиуловича, главного редактора газеты “Бердэмлек”.

Владимир Полуянов,

директор ООО «Ньюс-Принт».

Якташыбыз, танылган журналист, “Бер­дәмлек” редак­циясенең алыштыргысыз баш мө­хәррире Рәфгать Әһлиуллин — татар журналис­тикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул безнең күңелләрдә туры сүзле, ихлас күңелле кеше булып сакланачак. Мәрхүмнең туганнарының, якын­нарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, түземлек насыйп итсен.

Камышлы районының Дәү­ләткол авылында яшәү­челәр исеменнән авылдашы

Сәхия Шәвәлиева.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1208

Комментирование запрещено