Самара өлкәсе татарча яза

Самара сту­дент­лары Әлфинә (сул­дан уң­га) һәм Гөлназ Вәли­әх­мә­товалар,Аделина Хи­са­мова.

Самара сту­дент­лары Әлфинә (сул­дан уң­га) һәм Гөлназ Вәли­әх­мә­товалар, Аделина Хи­са­мова.

Үткән шимбәдә илебезнең барлык төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Аның төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен белүчеләр санын арт­тыру, татар авторларының әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. 

Бу чарада самаралылар икенче тапкыр катнаша. Узган елда диктант Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ге­нә узса, быел аны тагын өч мәйданда — Җәмигъ мәчетендә, Управленческий бистәсенең 35 санлы китапханәсендә һәм өлкә Халыклар дуслыгы йортында да яздылар. Соңгысында егермедән артык кеше — татар милли хәрәкәте активистлары, Самараның төрле уку йортларында укучы студентлар җыелган иде. Аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директорлары вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов сәламләп, эш барышы белән таныштырып үтте.

- Быел татарстанлылар язучы, сәясәтче Гаяз Ис­ха­кый­ның «Көз» әсәреннән бер өзек язалар. Ә безгә, Россия тө­бәкләрендә яшәүчеләргә, балалар язучысы Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкия­тен­нән өзек бирелә.Текст катлаулы түгел, һичшиксез, барыгыз да диктантны ях­шы язарсыз, — дип Фәрхәт Сабирҗан улы диктант язучыларга уңыш теләде.

Текстны “Самара татарлары” интернет-порталының баш редакторы Римма Нуретдинова укыды. Өзектә катлаулы кушма җөмләләр күп булды, бер-ике җирдә туры сөйләм дә очрады. Шуңа да тыныш билгеләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк иде.

Самара сту­дент­лары Әлфинә (сул­дан уң­га) һәм Гөлназ Вәли­әх­мә­товалар,Аделина Хи­са­мова.

Самара сту­дент­лары Әлфинә (сул­дан уң­га) һәм Гөлназ Вәли­әх­мә­товалар,Аделина Хи­са­мова.

Диктантка ике сәгать вакыт бирелгән булса да, самаралылар аны бер сәгать эчендә язып бетерделәр. Ә аннан, “Кулинария на Революционной” кибете әзерләп китергән татлы бәлешләр белән чәй эчә-эчә, фикер алыштылар.

- Камышлы районының Яңа һәм Иске Ярмәк мәктәплә­рен­дә татар теле дәреслә­рен укыган булсам да, диктант язганда бераз каушадым. Чөнки мәктәпне тәмамлаганыма ин­­де 4 ел, кайбер сүзләрнең дө­­рес язылышы онытыла баш­лаган. Ә бүгенге акция бе­ле­мемне яңартырга ярдәм ит­те. Гомумән, мин бу чарадан канәгать калдым. Оештыручыларга зур рәхмәт, шундый чаралар күбрәк булсын, телебезгә игътибар ки­мемәсен иде, - дип сөйләде Самараның Тимер юл транспорты институты студенты Гөл­наз Вәлиәхмәтова.

Ә менә өлкәнрәк яшьтәге Эмир Марадуллинда, ана телен мәктәптә укымаса да, татар телендә диктант язу әллә ни зур кыенлыклар тудырмаган.

- Җәйге ялларыбыз Нурлат районының Кәкре Атау авылында, әби-бабай янында үтә иде. Алар белән дә, авыл малайлары белән дә татар телендә генә сөйләшә идек. Телем шунда шомаргандыр инде.

Бүген гаиләбездә дә милли йолалар, гореф-гадәтләр саклана. Улларыбыз Айрат белән Айдар Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыдылар, татар телендә камил сөйләшәләр. Мин шә­һәребезнең татар милли тормышында актив катнашам. Менә татарча диктантны да икенче тапкыр язуым инде. Бу чара татар теле грамматикасын ни дәрәҗәдә белүебезне ачыкларга ярдәм итә, шул ук вакытта татарларны бер­­ләштерү ысулы да булып тора. Узган елда татарча диктантны Россиянең 20 төбәгендә генә язсалар, быел бу чарада өч тапкыр күбрәк авыл һәм шәһәрләр катнаша. Димәк, илебездә милли рухлы, ана телен яраткан һәм белгән кешеләр күп. Самара өлкәсендә дә бу чараның шундый популяр булуы ана телебез белән горурлану хисе уята, — дип сөйләде ул.

Чынлап та, өлкәбездә “Та­тар­ча диктант” акциясе киң ко­лач алды. Быел ул Сама­рада гына түгел, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни үзәгендә, Новокуйбышевның үзәк китап­ханәсендә, Похвистнево рай­онының Гали авылы һәм Камышлы район үзәге ки­тап­ха­нә­ләрендә дә оештырылган иде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

* * *

1-DSC_1847

Октябрьнең 27ндә Ватаныбыз Русиянең бик күп төбәкләрендә һәм чит мәмләкәтләрдә татар теле буенча халкыбыз диктант язды.

Бу юлы әдәби текст итеп атаклы шагыйребез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, милләтебез горурлыгы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның “Нечкәбил” хикәясе алынган иде. 

Быел бу чарада беренче мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче хатын-кызларыбыз да катнашты.

Сүз уңаеннан, шуны да өстәп үтәсе килә — ул көнне Самарның дүрт почмагында диктант яздылар.

Үзәк гыйбадәтханәдә диктантны остазыбыз Сания Мингачева һәм “Сәлам” гәҗитәсенең даими хәбәрчесе, шагыйрә Наилә Хөсәенова оештырдылар.

Мөгаллимә вазифаларын Наилә ханым Хөсәенова башкарды.

Наилә ханым әйтүенчә, Самар Җәмигъ мәсҗидендә язган диктантның нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек.

“Әле милләтебез телен җуймаган,  галимлеген саклаган, димәк, яшь буынга телебезне өйрәтүче кешеләр бар”, — диде Наилә ханым.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Самар өлкәсе “Татарча диктант” акциясенә кушылды! / Самарская область присоединилась к акции “Татарча диктант”! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено