Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов Самарда яшәүче җырчы Лилия Мингуловага нинди алкалар бүләк иткән? (ВИДЕО)

1 (1)Моңлы тавышлы башкаручының клибы нигезендә шушы вакыйга ята. Быел гына Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган Лилия Мингулова танылган актер катнашында тамашачыларга өр-яңа клип тәкъдим итте.

Клиптагы барлык геройларны Лилия ханымның гаиләсе уйнады: яшьлек мәхәббәтен — аның балалары, ә фотограф белән яшь ханымны олы кызы һәм кияве башкара. Лилия Мингулованың улы – кикбоксинг һәм ММА турнирларында алдынгы урыннарны яулап торучы спортчы икәнен әйтеп узарга кирәк, ә кызы, әнисе кебек үк, матур итеп җырлый. 

Айгөл Вәлиуллина сүзләренә Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән “Парлы ялгызлар” җырын тыңлаучыларның инде “Болгар” радиосыннан күп тапкыр ишеткәне бар. 

Клипның режиссеры – Гөлшат Мингазизова.

 

matbugat.ru

Просмотров: 1271

Комментирование запрещено