«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

Разия Аюпова

«Туган тел» җәмгыятенең директоры Шамил Баһаутдин (сулдан беренче), Разия ханым, Фәрхәт Мәхмүтов.

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз.

«Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Балалар фестиваленә килгән нарасыйларны үз акчасына ашатты, сыйлады.

Сабан туйларында икешәр йөз кешелек табын әзерли иде.

Шуның өстенә, әле рухи мәркәзебез Казаннан килгән сәнгать, әдәбият вәкилләрен, үзенә чакырып, берсеннән-берсе тәмле, татлы, туклыклы милли ризыклары белән сыйлап яшәде.

Тарихта беренче мәртәбә Разия ханым чеп-чи урыс шәһәрендә татар кафесы ачып, татар ризыкларын Һәм айнык мәҗлесләрне пропагандалауга көч куйды.

Милләтебезнең йөзек кашы булган татар дәүләт академия театры артистлары, гастрольгә килгәч, тик Разия ханым Әюповада кунак булдылар.

Бу рәсем дә — Яңа елда балалар өчен уздырылган табыннан соң төшкән фотосурәт.

Балалар өчен табынны Разия ханым әзерләсә, мәдәни программасын үз җилкәсенә Фәрхәт Мәхмүтов алган иде.

Бәйрәмнән соң истәлеккә Разия ханымның оныклары белән фотога төштек.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 998

Комментирование запрещено