Зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган

753px-ӘЛИФБА_(Букварь)Әлифба дәреслеген, бигрәк тә аның зәңгәрсу тышлыгындагы укучы кыз белән бергә аңа иркәләнеп, мәктәпкә таба атлаучы эт сурәтен кайсыбыз хәтерләми икән. Белгечләр әйтүенчә, озак вакыт төрле алымнар кулланып эшләп караганнан соң, нәкъ менә берничә буынны белемле иткән зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган.

Бүген сүзебез – әнә шул Әлифба китабының авторлары Сәләй ага Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова турында. Сәбәбе дә бар: шушы арада Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның тууына 110 ел булды. Шул уңайдан Арча педагогия көллиятендәге Әлифба музеенда ун көн рәттән “Буыннар галимне хөрмәтли” дип исемләнгән чаралар узды.

Соңгысы “Гаилә көне” дип аталды. Бу бәйрәмгә көллият директоры Гөлнара Гарипова Сәләй аганың иң якын кешеләрен – гаиләсе белән улы Камилне, кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләрен, шәкертләрен, авылдашларын җыйган иде. Хәтер төпкелләрен актарган истәлекләр Коръән ашы белән тәмамланды.

Бу очрашудан мин Сәләй ага белән Рәмзия апа эшенә дөрес бәя бирә алган фикердәшләрем өчен күңел сөенерлек бер яңалык ишетеп кайттым. Соңгы елларда төрле авторлар тарафыннан Әлифба дәрес­лекләре шактый иҗат ителде. Сүз дә юк, анализлый башласаң, алар­ның уңай яклары да, тискәре яклары да бардыр. Әмма иң соңгыларының берсе булган Әлифба дәреслеге Сәләй ага белән Рәмзия апа методикасына нигезләнеп төзелгән. Белгечләр әйтүенчә, озак вакыт төрле алымнар кулланып эшләп караганнан соң, нәкъ менә берничә буынны белемле иткән зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган. Бары тик, заманасына күрә, уллары Камил абый рөхсәте белән, кайбер сүзләр һәм рәсемнәр генә алыштырылган. 

Хәтер төпкелендә ниләр бар?

Арчада Сәләй аганың язмышын Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Бер караганда, тел, милләт дип яшәгән бу икәүнең тормыш юллары әллә ни охшамаган да кебек. Тукай иҗат дөнья­сында кайный, Сәләй ага бар гомерен балаларга багышлый. Тик аларны шактый нык берләштергән бер әйбер бар. Бу – ятимлек. Сә­ләй-Сөләйман Самара өлкә­сен­дәге Камышлы районының Татар Байтуганы авылында дөньяга килә. Малайга алты ай чагында, урманда ниндидер кешеләр, ялгышып, әтисенә кул салалар. Әти­сенең әнисе Миң­негайшә апаның сүзе нык була: “Ир бала ата ни­гезендә үсәргә тиеш”. Соңрак Сәләй ага үзенең ис­тә­лек­ләрендә болай яза: “Төш кебек кенә хә­терлим. Тузанлы юл. Шунда кара кием кигән ниндидер бер апа мине, елый-елый, кысып кочаклый. Мөгаен, ул минем әнием булгандыр”. Шушы мизгел аны гомере буена озата бара. Әнисенең язмышын башкача белми. Тик Миңне­гайшә әбинең сәламәтлеге какшап китә. “Асрамага бала би­рәм”, – дип, Байтуганга сөрән сала. Мәчет янында яшәүче Гатат аганың балалары булмый, малайны үз гаи­лә­сенә сыендыра, Миң­негайшә апаны да ташламый, соңгы юлга озата.

Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәннән соң, Сәләй аганың Байтуган белән нәсел җепләре өзелә, күрәсең. Ике гаиләнең дә йортлары бушап кала. Әмма Байтуганны, аның мәгърур Бигәш, Алтын, Кылыч тауларын беркайчан да онытмый ул. Институтта укып йөргәндә, Башкортстанның Эстәрлетамак авылыннан килгән Рәмзия исемле кызны очрата. Ул да ятимә, балалар йортында тәрбияләнә. Мине аннан да яхшырак аңлаучы булмас, ул мине беркайчан да ташламас, дип уйлый егет. Һәм ялгышмый.

Егет белән кыз юллама буенча Арча ягына юл тоталар. Педагогия училищесына кайтып, җиң сызганып эшли генә башлыйлар, сугыш бу гаиләнең бәхетенә чик куя. За­вуч вазифасын алып барган Сәләй Вәгыйзовны фронтка алалар. Аның урынын Рәмзиясе алыштыра. Көн дә хәбәр көтеп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп яши ул хәләленең. Әмма, ни кызганыч, кайту юллары урау була шул. Әсир­леккә төшкән Сәләйне: “Сине барыбер лагерьга җибәрәчәкләр”, – дип, Америкага китәргә үгетлиләр. Әмма егет: “Минем туган илемә, гаиләм янына кайтасым килә”, – дип үз сүзендә нык тора. Шулай итеп, турыдан-туры Печора лагерьларына эләгә. Бала күтәреп, иренең хәлен белергә Себергә килеп төшкән хатынына Сәләй: “Сиңа миннән баш тартырга туры килер инде. Югыйсә балаларны үстерер­гә бик авыр булыр”, – дип әйтергә көч таба. Баш тарта аннан Рәмзия­се. Бары тик кәгазьгә кул куяр өчен генә. Ә күңеле белән… Озак та үтми, тагын Себергә китеп бара. Бу юлы инде органнар эшкә чынлап торып тотыналар: эштән алалар, хәтта тулай торактан да чыгаралар. Әле ярый дуслары сыендыра. Хәер, андыйлар табылмаса да, гаеп итеп булмас иде. Вакыты нинди бит! Халык дошманы гаиләсенә ярдәм иткән өчен, үзеңне төрмәгә тыгып куярга да күп сорамаслар. Әле аннан соң да зур урыннарда эшләгән дус­лары­ның ярдәме белән педучилищега яңадан эшкә урнаша ала Рәмзия апа.

Педучилищеда

Рәмзия Вәлитова шул көннәр­дән алып 1969 елга кадәр Арча педагогия училищесында татар теле, әдәбияты һәм методикасы дә­ресләрен укыта. СССР халык мәга­рифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Сәләй ага, лагерьлардан исән-сау әйләнеп кайткач, баштагы мәлдә кагылып-сугы­лып йөртүләргә дучар була. Үзе барыбер гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Башта мәктәптә укыта, район халык мә­гарифе бү­легендә инспектор булып эшли, аннан педучилищеда ул да татар теле, әдәбияты һәм методика дәрес­ләре укыта. Сәләй Вә­гый­зов – Татар­стан­ның атказанган укытучысы, Россия Феде­ра­ция­сенең халык мәгарифе отличнигы, К.Д.Ушин­ский медале иясе. Болар, әлбәттә инде, ике га­лимнең тормыш юлыннан өзекләр генә. Педу­чилищеның элекк­еге директоры Илдус Сәгъ­диев әйтмешли, алар икесе дә академик исемен йөр­тергә хаклы. Тик теге яки бу сә­бәп­ләр белән андый дәрәҗәле исем­нәр бирелми генә калган.

Ни әйтсәк тә, көчле рухлы булган Сәләй ага белән Рәмзия апа. Авырлыклардан күңелләре тупасланмаган аларның. Шулай бул­маса, җиң сызганып, нәкъ ме­нә сабыйлар өчен булган дәрес­леккә – Әлифбага тотына алырлар идеме икән? 1960 елда төзелә башлаган дәреслек укучылар кулына 1965 елда гына барып ире­шә. Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй ага белән Рәмзия апаның зәңгәр тышлы Әлифбасы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң Әлифба­ларга “юл ачыла” да инде. Алты яшь­лекләр өчен, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп өчен, “Рәсемле Әлифба”… Алар хәтта Әлифбаны латин графикасы белән дә төзергә өлгерәләр. Хәер, бу ике галимнең хезмәтләрен санап бетерерлек кенә түгел: барлыгы 40 тан артык. Шулар арасында укытучыларның өстәл китабына әверелгән уку китаплары, татар теле дәреслекләре, “Кызыклы грамматика”, “Матур язу” дәфтәрләре, методик кулланмалар… Аларның барысы да бүген дә хезмәттә, бүген дә укытучылар кулында. Ә бит заманында Сәләй аганы “фән кандидаты булмаган башың белән буталып йөрмә” дип, Әлифбасы-ние белән Мәга­риф министрлыгыннан борып та чыгаралар, конкурста катнаштырмаска маташалар. Ярый әле түрәләр арасында аңлый бел­гәннәре табыла.

Педагогия көллиятендәге бө­тен дөньяда тиңе булмаган Әлифба музеенда менә шул хезмәтләрнең барысы белән дә танышырга мөм­кин.

Байтуганда

Сәләй агага соңгы 30 ел го­ме­рендә сәламәтлеге какшау сәбәпле дә (ул 96 яшьтә бакыйлыкка күчте), башка сәбәпләр белән дә туган авылына кайтырга насыйп булмаган. Әмма ул, күп еллар искә дә алынмыйча, инде онытылып барганда Байтуганына “кайта” алды. Һәм ничек кенә әле! Бу хәл авыл фельдшеры Нурания Абзалова белән бәйле.

Нурания укырга кергән елны Байтуганда татар мәктәбе ябыла. Татар балалары, елый-елый, Урыс Байтуганына юл тота. Мәктәптә хәтта татарча сөйләшсәң дә, укытучылар ачулана. 1975 елда мәктәп укучылары арасында Самара өлкәсе буенча үткәрелгән “С чего начинается Родина?” исемле иншалар бәйгесендә Нурания беренче урынны ала. Аның күз яшьләре белән язылган иншасы “Шуршат страницы Алифбы” дип атала. Мон­да кыз шушы кадерле Әлиф­басыннан хәрефләрне өй­рәнә алмавы, мәктәптә үз телендә сөй­ләшергә мөмкинлек булмавы турында әрни-әрни яза. Ул вакытта бу дәреслекнең авторы Сәләй ага Вәгыйзовның үз авылдашы икән­леген белми дә әле. Бу хакта ул соңрак, телевидениедән Сәләй аганың юбилеена багышланган бер тапшырудан ишетә. Һәм өнсез кала. Нигә туган ягында аның хезмәтен дә, исемен дә белмиләр соң дип, бик аптырый. Авылдашлары да мәчет янындагы Гататның асрамага Сәләй исемле малай алып үстергәненнән гайре бер нәрсә дә әйтә алмыйлар. Уйланып йөри торгач, Арча педучилищесына хат язып сала ул. Җавап Сәләй аганың үзеннән килеп төшә. Нурания ире Фәргат, тагын бер укытучы белән Арчага юл тота. Кунак­ларны бик җылы каршылыйлар. Озатканда, инде машинага утырдым дигән­дә, Сәләй ага Нураниягә бер сорау бирә. “Минем йортым ни хәлдә икән?” “Шул мизгелдән башлап, Сәләй аганың бу сүзләре миңа тынгылык бирмәде. Аның ниге­зен­дә­ге ташландык хәлгә калган йортны күргән саен, йөрәгем сыкрый иде”, – дип искә ала Нурания ханым.

Җае табыла тагын. Шул елларда Арча педагогия көллиятенең ише г­алдында Әлифбага һәйкәл ачыла. Бәйрәмгә байтуганлыларны да чакыралар. Нурания ханым­ның уенда гел бер нәрсә бит инде – Сәләй аганың нигезендә музей торгызу. Инде район башлыгы белән дә килешенгән. Тик акча кытлыгы гына чабудан тарта. Шунда тантанага килгән Разил Вәлиев аңа эшлекле бер фикер әйтә: барысын да аң­ла­тып, Президентка хат язарга тәкъ­дим итә. Нурания шулай эшли дә. Акча мәсьәләсе хәл ителә.

Әле музей төзелә башланганчы ук авыл халкы ниндидер бер күтә­рен­келек белән эшкә керешә: экспонатлар җыя. Шуңа монда авыл тарихына багышланган көн­күреш әйберләре дә, татар сыйныфлары өчен меңләгән тираж белән басылып чыккан Әлифба дәреслекләре дә, ике галимнең башка эшләре дә урын алган. Хәзер инде Байтугандагы Әлифба музеена каян гына килмиләр! Самара өлкәсендәге татар авыллары өчен генә түгел, ераграк төбәкләр­дә яшәүче милләт­тәшләребез өчен дә кабат-кабат милләт, тел язмышы турында уйланырга җир­лек бирә бу музей.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА.

“Ватаным Татарстан” (№ 159, 02.11.2018).

Просмотров: 905

Один комментарий

  1. Бу ӘЛИФБА китабын чыгармыйча дөрес эшләмиләр. Ул китап бер авырлыксыз бөтен баланы да укырга өйрәтә. Каян алып була микән шул дәреслекне?