Гасырлардан ишетелгән азан тавышы

Минетдин СадриевКамышлы районының Иске Усман авылында күп еллар имамлык иткән кү­ренекле якташым Минетдин хәзрәт Садриевка мәдхия.

Әгәр исән булса, быел августта аңа 100 яшь тулган булыр иде… 

Ифтар мәҗлесе. Мәҗлес халкы йотылып вәгазь тыңлый: “Ай буе ураза тоткан кешенең булган гөнаһлары янып юк ителә икән. Менә шуңа күрә бу изге ай “көйдерә торган эсселек” мәгънәсен белдерә торган рамазан сүзе белән аталган да инде”.

Абыстай соңгы сүзен әйтеп тә бетерде, хуҗабикә радио тавышын көчәйтеп җибәрде. Мәҗлескә җыелган хатын-кыз гөжләп алды: “Күңел” радио­сыннан Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гай­фуллинның да ураза тотучыларны котлап әйткән ахыргы сүзләре ишетелде: “Хәзер яңгы­раячак азан тавышы ураза тотучыларга авызларын ачарга рөхсәт бирә”.

Тән буйлап рәхәт калтырану йөгереп узды, күңелләр нечкәреп китте, бугазга төер тыгылды: “Йә Раббым, кабул­лардан булсын Үзеңнең ри­залыгыңны өмет итеп тоткан уразаларыбыз!”

Үзем теләк телим, ә уйларым ирексездән бик еракта кал­ган балачагым иленә юнәлә. Бәләкәй чагымда миңа ура­за ае бары тик кышкы айларда гына буладыр кебек тоела иде. Аның башка айларга охшамаган үзенчәлеге дә хәтеремдә шулай сакланган.

Кышкы салкын көн. Кояш баю алдыннан йорттагы эш тагын да тыгызлана төшә. Эш белән мавыгып китеп авыз ачу вакытын ялгыш үткәреп җибәрүдән куркыпмы, әллә инде мәчетле авылның бер йоласын хөрмәт итепме, хатын-кыз ир балаларына бары тик ураза аенда гына үзгә бер олы дәрәҗәсе булган йомыш йөкли. Кояш баер-баемас аларны урам­га азан тыңларга чыгарып җибәрә.

Кояш каршыдагы тау артына төшеп югалуга, мәчет манарасыннан, ахшам намазына чакырып, азан яңгырый. Безнең Кала урамы мәчеттән шактый ерак урнашканга, азан тавышы начар ишетелә. Әмма зыян юк, Югары оч һәм Түбән оч кушылган урындагы авышлыкка утырган мәчеттән яңгыраган авазны шул тирәдә яши торган малайлар ишетеп ала да башка урам малайларына хәбәр сала: “Ахшам әйтте-әйтте. Ахшам әйтте-әйтте!” Бу күңелле хәбәрне тотып алган башка урам малайлары ишеткәннәрен арырак урнашкан очларга тапшырырга ашыга: “Ахшам әйтте-әйтте”.

Әлеге яңалык, азан белән бергә кушыла да, дул­кын-дулкын булып, авыл өстендә тиб­рәлә башлый. Азан тавы­шының аһәңе, күзәнәк­ләргә үтеп кереп, җанга рәхәтлек би­рә, тамакка төер тыгыла.

Хәбәр ирешкәч, ураза тотучылар авыз ача. Аларның бәхетенә кызыгып, “И-и, шулар кебек, таң атканчы, “сәхәр” дигән ризыкны ашарга торыр идең дә, “ахшам әйткәч”, олылар белән утырып авыз ачасы идең”, — дип уйлый идек. Хыялыбыз никадәр татлы булса да, ул чакта “сәхәр ашау” насыйп булмады безгә. “Уяттык — тормадыгыз” сүзен көн саен ишетә тордык, ураза тоту яше кермәгән балаларын әллә әтиләр уятмады, әллә, уятып та, бала чакның тәмле йокысыннан үзебез айный алмадык.

Әмма без — Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Усман авылының Бөек Ватан сугышыннан соң туган балалары, картларның көнгә биш тапкыр намазга бару-кайтуларын күреп үскәннәр — үзебезнең нинди кавемнән икәнлегебезне белеп тордык. Ә үзебезнең нинди бәхетле булуыбызны, еллар узгач кына аңладык.

Үземне белә башлагач, башка балалар бе­лән урамда уйнап йөргән чакта, без белгән абыйларга нәрсәсе беләндер бик үк охшап бетмәгән бер кеше очраштырганын хәтерлим. Кече яшь­тәге кеше беренче булып исәнләшергә тиеш дип аң­лаган балаларга, аның, ни өчендер, сәламне алдан биреп өлгерүе, алай гына да түгел, бала-чаганы үзенә тиң күреп, алар белән җитди нәрсәләр турында сөйләшүе генә безгә бик үк аңлашылмый иде. Ләкин үз-үзен тотышы белән ул һәркемгә үрнәк күр­сәтә, әйләнә-тирәдәгеләрне тәрбияли, теләсә нинди ситуа­циядә дә үзеңне кулга алырга гадәтләндерә, уйлап җавап бирергә этәрә иде.

Бераз үсә төшкәч, аның кем­ле­генә төшендек кебек. Үз баба­ларыбыздан күпкә яшь бул­са да, без аны Мулла бабай дип йөрттек. Мулла сүзен “бабай”ның исеме дип уйлый идек, шуның белән бергә әлеге сүзгә гадәти булмаган саф, гадел һәм тагын без аңлата алмый торган матур мәгънәләр дә сыйганын күңелебез белән тоя идек.

Соңрак башка төбәк­ләрдә мәчетле авыллар тарихка гына кереп калган елларда, безнең авыл мәчетенең бер генә көнгә дә ябылмавында, халыкны дин­нән читлә­шүдән саклап калуда, Аллаһы Тәгаләнең олы хикмәте һәм рәхмәте белән, авылыбыз мулласы, тәүхид әһеле, тәкъва имам-хатыйб Минетдин ага Садриевнең өлеше зур булганына төшендек.

Тәүхид әһеле, тәкъва мулла. Мондый сыйфатларның телебездә барлыгын да белми, эчтәлеген дә аңламый идек әле без ул елларда. Ләкин Минетдин хәзрәтнең авылдагы башка ир-ат халкында булмаган аермалы якларына игътибар итми калмый идек, билгеле. Без үскән елларда   авылда кызмача йөзле абыйларны күрү сирәк күренеш түгел иде. Аларның капма-каршысы булган Минетдин мулланың йөзе бер үзгәрмәс: кайда, кайчан күрсәң дә, йөзендә бар нәрсәдән канәгатьлек чагыла, үзеннән әллә нинди тыныч нур бөркелә. Авылда үлем-җитем булганда, вафат булган кешенең туганнары кайгылы кыяфәттә йөргән йортка ул һаман да бер кыяфәт, һаман шул ук нурлы якты йөз белән килеп керер, көр тавышы белән сүзен башлар иде. Аның җитәкчелегендә мәет соңгы юлга артык шау-шусыз, тыныч итеп озатылыр иде.

Мулла бабайны урамда очратсак, тышкы кыя­фә­те­безнең нинди булырга тиешлеге турында бер-ике сүз әйтми китми һәм аның тәрбиясе һич кенә дә ачуыбызны китерми иде. Әйе, ул безнең яннан бервакытта да тыныч кына үтеп китми: кем баласы булуы­быз белән кызыксына; әти-әниләребезгә саулык, үзебезгә иман-тәүфыйк тели; үгет-нәсыйхәт бирә; сүзенә инандыру өчен, Фиргавенне шелтәләп ала, тирән хөрмәт белән Җәбраил фәрештә исемен кушып дәлилли.

Мулла бабайга хөрмәтебез һәрчак зур булды, әмма аның янына, нишләптер, артык якын да килмибез. Кемнәр соң ул телгә алган исемнәр – аңламыйбыз, сорарга да җөрьәт итмибез. Өйрәтте дөнья: сорау бирер өчен, шыр надан булу җитми, күпмедер күләмдә белем дә кирәк икән бит.

Еллар үтә торды, дөнья гыйлеме тупларга дип еракларга таралыштык. Уку өчен мин Казанны сайларга батырчылык иттем. Казаннан авылга кайту өчен ул елларның бердәнбер транспорты булган Казан — Уфа поезды без төшәсе Кләүле станциясенә кичке якта гына килеп җитә. Аннан авылга 50 километр, өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып керелә иде. Бу мәгълүмат ничек ирешә торган булгандыр, иртән торуга, хәл белергә дип, мулла бабай килеп керер иде. Затлы кунакның килеп керүе сөендерә, әмма күңел бераз аптырашта. Мин югалып калам. “Бабам Гайфулла аның фикердәше һәм якын дусты иде, шуңа безне якын итәдер”, — дип уйлыйм. Ә бәлки ике баласы да читкә укырга кергән елда ирсез калган хатынның   хәлен белеп, аны тынычландырмакчы булгандыр. Сәбәп бездә түгел, сәбәп башкада булган: Минетдин хәзрәт беркемнең дә язмышына битараф булмаган: хәл белешкән, киңәшен биргән, тынычландырган икән. Ул аны дус иткән кешеләргә дә, аңа явызлык кылган бәндәләргә дә бер үк мөнәсәбәттә булган бит. Ничек булдыра алган соң ул моны!?

Сораулар күп. Еллар үткән саен сораулар арта, Иске Усман авылы тарихында халыкны имансызлыктан саклап калуда Минетдин мулланың роле хакында авылдашлар ешрак сүз кузгата, аның рухына дога кыла, аның тормыш юлы белән тагын да ныграк кызыксына.

Гомере буе динне кысрык­лау­лар, кимсетү-рәнҗетүләргә карамыйча, хак юлдан тайпылмыйча, бар дини йолаларны шәригать кушканча үтәп,   дөньяга килүчеләргә исламча исем кушып, башлы-күзле булучыларга никах укып, халыкка дини тәрбия бирүче, күркәм холыклы, кече күңелле, гади, эчкерсез булган Минетдин мулланың тормышы турында тагын да күбрәк белү максатыннан аның олы кызы Богырыслан шәһәрендә яшәп, 79 яшен тутырган Мәсгүдә апага мөрәҗәгать иттек.  

– Мәсгүдә апа, авыл хал­кы Минетдин мулланың дин­гә, халыкка күрсәткән олы хез­мәтен хөрмәт белән искә ала. Нинди гаиләдә тәрбия­лә­неп үскән, бала чакта нинди булган икән ул?

Әтиебез 1908 елның август аенда Иске Усман авылында Садриевлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Әтисе Габделса­бур белән әнисе Шәм­­серуйның өч баласы булып, олы кызлары Гадилә һәм төпчек уллары Солтан бала чакта ук дөнья куялар.

Габделсабур бабамның Са­дер­­шәһит, Габдерәфыйкъ, На­дерша исемле өч ир туганы һәм башка әтидән туган Гыйльма­фа исемле бер кыз туганы (Мине­гали абзыйның әнисе авт.) була.

Әтием бала чакта бик шук булган. Әбием сөйләве әле дә исемдә: әтиләр кырда Са­дершәһит бабайлар белән урак урганда, казан асып, ашарга пешерергә куялар. Әтием чәйгә дигән шикәрне казанга ыргытып бетергән. “Ашыбыз баллы булды,” — дип сөйли иде әбием.

Ә бервакыт, кырда уйнап йөргәндә, ниндидер чокырга төшеп, кулын каймыктыра әтиебез. Аны авыл мулласына алып барып өшкертәләр. Шул вакытта аңа мулла абзый: “Шәкерт булырсың син, улым, мулла булырсың,” — ди.

Юраган — юш килә, ди безнең халык. Муллабыз бик гыйлемле кеше иде. Ә дин гый­лемен кайда алган соң Минетдин мулла?

Әтиебез авыл мәдрә­сәсендә бик аз гына укып кала.Мәдрәсәдә укыганда Абдулла хәзрәттән сабак ала. Абдулла хәзрәтне әтиебез үзенең төп остазы итеп саный иде. Сүз уңаенда шуны дә әйтәсем килә: Абдулла хәзрәт әтиебезгә гыйлем генә биреп калмаган, кыен чакларында акыллы киңәшләре белән дә ярдәм итеп торган. Әтием гомере буе аның белән, вафатыннан соң оныгы Мөкатдәрә апай белән аралашып яшәде.

Мәдрәсәне ябалар, тик әти­ем белем алуын туктатмый: мөгаллимнәре җитәкчелегендә бер мунчадан икенче мунчага күчә-күчә, урын алыштырып, укуын дәвам итә.

Иске Усман авылында мәд­рәсә мәчетнең кыйбла­га караган ягына кыйгач, инешкә таба юнәлештәге калкулык­та урнашкан була. Мәд­рәсә мөгаллимнәре монда шә­керт­ләргә белем дә бир­гәннәр, шунда ук яшәгәннәр дә. Мө­галлимнәрнең бик гыйлемле булулары турында да, араларында сукыр мөгаллим булуы, аның намазга мәчет белән мәдрәсә арасына тарттырылган бауга тотынып керүе хакында да мәгълүматны гомерен Иске Усман мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыбыз Фәния ападан белдек. Бу турыда Фәния апа Гарифуллинага Надерша бабай кызы Миһерниса апай сөйләгән булган. Әлеге мәдрәсәдә заманында авылның указлы мулласы булган Гыйлаҗетдин хәз­рәтнең улы Йосыф бабай Адый­лов та укыта, мәдрәсә ябылып, мәктәп ачылгач, совет мәктәбендә балаларга дөньяви белем бирә. Йосыф бабайның мәҗлесләрдә Коръән укуын, дини белеменең тирәнлеге турында да өлкән буын яхшы хәтерли.

– Мәсгүдә апа, сөйләве­гез­дән аңлашылганча, бабала­ры­гыз иген чәчеп, урак урып, үз көн­нәрен үз көчләре белән күр­гән чын җир кешеләре бул­ган.

Әбием белән бабамның ике сыеры, сарыклары, таштан салган келәтләре була. Кеше­ләр җәй көне, ут-күздән куркып, ястык-мендәр кебек кадерле әйберләрен бабайларның таш келәтләренә китереп куя торган булалар. Бар байлыклары шуннан артмый бабамнарның, тик менә шул “байлыклары” аларга кулак исемен күтәрергә мәҗбүр итә. Авыл куштаннары әби-бабамны өеннән куып чыгаралар. “Йортсыз калгач, Хәбир мунчасында яшәдек,” — дип сөйли иде әбием.

Хәбир бабай белән карчыгы авылның бик миһербанлы кешеләре була. Алар колхоз ашлыгы белән тотылып, төр­мәдә утыручы Вахит абый­ның алты бала белән калган хатыны Сә­лимә апайга да ярдәм кулы суза: Фәһим исемле улларын гаи­лә­ләренә алып тәрбияләп үстерәләр.

Бабамнарның өйләрен сү­теп, елга буена мәктәп итеп күтәрәләр. Әтиемне, башка “гаеплеләр” белән бергә, сөр­генгә озатырга дигән карар белән Ульяновски ягына таба җәяүләп алып китәләр. “Чабата киндерәсен кысып бәйләп куймасаң, атларга авыр. Кысып бәйләп куйганга, киндерә аягымны кисеп, аякларым шешенде, — дип сөйли иде әткәем. — Мине ник алып киттеләр? Кеше рәнҗетмәдем, беркемне дә үтер­мәдем — минем бер гаебем юк бит. Уйладым-уйладым да, качарга булдым. Камышлы кешесе Миргабиҗанга фикеремне әйттем. Ул качарга курыкты. Озата баручыга аягымны күрсәттем, табибка күренергә рөхсәт сорадым”.

Шул рәвешле әтием, поездга утырып, Богырысланга китә. Остазы Абдулла мулланы эзләп таба. Бу вакытта Абдулла мулла Богырысланга күченеп киткән була. Аңа хәлен сөйләп бирә, документсыз калганлыгы турында әйтә. “Совет хөкүмәтенең кәгазе күп, справка да, кирәкле документлар да булыр, борчылма”, — дип юата дөнья күргән хәзрәт аны. Әтиебез авылга кай­тып ай ярым өй түбәсендә яшә­гәч, “Не виновен” дигән кәгазь килә.

- Ил башына килгән гадел­сезлекнең ахыры әтиегез өчен хәерле булып тәмамланган икән. Бу вакыйга аның тор­мышында иң авыр сынау булгандыр.

- Алда сөйләп үткән вакыйга сынауларның башы гына була әле.

1933 елда әтием белән әнием Шәмсезоха (әнием — Бакай авылы кызы) никахлашалар. Башка байтак замандашлары кебек, алар да, бәхет эзләп, читкә чыгып китәләр. Башта язмыш аларны Ташкент якларына илтеп ташлый. Әтиемә җир казу хезмәтендә, әниемә ефәк корты үр­четүчеләрдә эш табыла. Ләкин чит җирдә яшәргә күңелләре утырмый, йө­рәкләрен сагыш баса. Бер кош: “Илегезгә кайтыгыз, илегезгә кайтыгыз”, — дип кыч­кыра иде һәркөн, дип сөй­ләгән­нәре исемдә аларның. Үле туган улларын ерак илдә җирләп, әтиләр кире авылга кайталар.

Авылда аларны юк­лык, ачлык каршы ала. Шуңа әтием белән әнием биредә озак тормыйлар: туганнары, авылдашлары киткән җиргә — Мәскәүгә юл тоталар. Надерша бабай кызы Фатыйма апа белән әнием төзелештә эшли. “Носилка белән кирпечне тугызынчы катка ташый идек. Кулдашка Фатыйма туры килсә, кирәкле катка ап-ансат менеп җитәбез. Башка кеше туры килсә, авыррак була иде”, — дип искә ала иде ул көннәрне әнкәем.

Эшләре авыр булса да, тормышлары бер җай алган кебек була: аларга фатир бирәләр. Өч улын югалткан гаиләнең беренче кызы булып, 1939 елда мин туганмын. Әмма гаиләбезгә монда да сөенешеп яшәүләр насыйп булмый: илдә сугыш башлана. Мәскәүдән бабамның абыйсы Садершәһит бабайның өч улын — Сәет, Шәһит, Солтан абыйларны сугышка озаталар. Аларның өчесенә дә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Садершәһит бабайның өч кызы — Минҗан, Гадилә, Минегаян апаларның да тол калуына сугыш сәбәпче була. (Кече кызы Минниса апай соңгы көннәргә кадәр Иске Усманда яшәде. авт.)

Габдерәфыйк бабайның ике улы — Минәхсән белән Габделбари да, ил өчен кан коеп, сугыш кырында ятып калалар.

Әниемә, мине алып, кө­мәнле килеш авылга кайтып китәргә туры килә. Авылга кайткач, Хәмидә исемле се­ңелем дөньяга аваз сала. Тик сеңелемнең гомере кыс­ка булган: ул ике яшендә ди­зен­териядән җан тәслим кылды.

Әтине башта Мәскәүдән чыгармыйлар: ул йорт түбәләрен яндыргыч бомбалардан саклау­да катнаша. Бераздан аны сугышка алалар һәм II Украина фронтына җибәрәләр.

Әнигә сугыш тылының бар авырлыкларын татырга туры килә. Баладан котылуга, аны колхозга эшкә чакыра­лар. Әби дә колхоз эшенә йөргәнлектән, мин, сукыр бабам һәм сеңе­лемне карап, өйдә калам. Әниемнең сөт белән тулган күкрәкләре шешенеп китсә дә, яңа туган бала ашарга даулап еласа да, сугыш чоры кануннарын үзгәртергә беркемнең дә хәленнән килми…

Көзге буйда, ач үлемнән сак­лану өчен, әбием белән мин колхоз кырыннан башак җыярга йөрибез. Үзебезнең кырда башак бетсә, күрше Никиткино авылы кырына чыгарга да күп сорап тормыйбыз. Безне атка атланган кешеләр куа­лар, җыйган башакларыбызны тартып алалар. Шул елларны искә төшерсәм, күңелемдәге җырымны көйгә салам, күзлә­ремә түгел, күңелемә тыгыла яшьләрем:

Һичкайчан да онытмыймын

Бала чакта күргәннәрне.

Әби белән кырлар буйлап

Башак җыеп йөргәннәрне.

Камыллары шундый усал:

“Син сабый,” — дип

                           тормыйлар.

Чабата кигән аякны

Кан чыкканчы тырныйлар.

Әниебез укый-яза белмәү сәбәпле, әтинең сугыштан га­рәп графикасында язган хатларын укытырга, җавап хаты яздырырга авылның белемле һәм бик ипле кешесе — Урыс очы Минсафа әбигә йөри идек.

Сугыштан әтиебез исән-имин кайтты. Ул кайтып күп тә үтми, аны авылыбыз мәчетенә имам вазифасына кыстый башлыйлар. 1945 елда әтием Минетдин Сабур улы Иске Усман авылы мәчетенең имам-ха­тыйбы булып эшкә керешә. Аның бу хезмәте бер дә II Украина фронтыннан ким булмагандыр.

- Авылдашларыннан күр­гән “яхшылык”ны тиз оныт­кан булып чыга түгелме соң Минетдин мулла? Бер үк тыр­мага ике тапкыр басу ке­бек булмаганмы соң аның бу җа­ваплы эшкә алынуы? Бер тап­кыр авызы пешкән — сал­кын суны да өреп кабар диләр бит.

- Соравыгызда дөреслек юк түгел. Әмма күңелендә рәнҗеш саклый торган кеше түгел иде әтиебез. Үткәннәрне уйлап торырга вакыты да булмый аның: элекке мулла Габделхәлим хәзрәт авылдан киткән, мәчет “хуҗасыз” калган була. Габделхәлим бабайның: “Михрабны буш тотма, алдырма инде мәчетне”, — дигән сүзе тәэсир итеп, мәчетнең имамсыз торуы ни белән бетәсен аңлагангадырмы, озакка сузмый, бу олы җаваплы эшкә алынырга ризалык бирә әтием.

Авылдашларның күпчелеге дини җитәкчегә ышана һәм, аның вәгазь-нәсыйхәте сә­бәпле, хак юлга күнә, аны хөр­мәт итә, аңа таяныч була. Ләкин бер мичкә балны бозу өчен бер тамчы дегете дә табылып тора шул. Аның һәр адымын күзәтеп гаеп эзләүчесе дә, районга жалу итүчесе дә, диния нәзарәтенә шикаять язучысы да, бер-ике кыска сүрә ятлап, белемлегә әйләнгән наданы да, көнчел-хөсете дә башкалар йөргән шул ук бер юлдан йөри, яши, үрчи, авырый, бакыйлыкка күчә. Ләкин иртәме-соңмы тәкәббернең башы иелә, ялгышканын аңлаганы, вакыты җиткәнне сизеп, бәхиллек сорый. Муеннары богауланып, хак юлны аңлый алмаучылары шул килеш китеп тә бара. Минетдин мулла барысын кичерә, гафу итә, үз вазифасын дин кушканча итеп башкара. Хәер, гафу итә дигән сүз дөрес тә түгел. Аларга ул ачуланмый да, рәнҗеми дә.

Мәгълүм булганча, Совет хөкүмәте Бөек Ватан сугышы елларында дини сәясәткә күп­медер күләмдә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була. Барлык диннәргә, шул исәптән исламга карата да, кайбер ташламалар ясала. Бу аңлашыла: хөкүмәт әлеге кыен елларда халыкның канәгатьсезлеген арттырырга теләми.

Дингә кабат ачыктан-ачык көрәш 1950 елдан соң, мө­селман дөньясында билгеле булган мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач, көчәеп китә.

Дини сәясәтнең кабат тис­кәре якка үзгәрүе безнең авылны да читләтеп үтми.

Әңгәмәбездә сүзне тагын Мәсгүдә апа дәвам итте.

- Әтиемнең муллалык эше белән, төрле максатны күз алдында тотып, “кызыксынучылар” да табыла: аена ничә балага исем кушылган, ничә никах укылган, ничә мәет күмелгән, тагын кем нинди йомыш белән аңа мөрәҗәгать иткән — барысы да алар тарафыннан исәпләнелә, барысына да салым салына. Сугыштан соңгы мәҗбүри заем программасы үтәлеше дә җелеккә үтә. Аны кыенлык белән түләп бетерүгә, авылга бирелгән план тулмый дип, әтиемне заемга язылырга тагын советка чакырталар. Түли алмаячагын әйткәч, районга илтеп бир, дип кулына хат тоттыралар. Хатны ачып укырга батырчылык итә әтием. “Үзе дә язылмый, халыкны да язылырга өндәми” — хат эчтәлеге шундый була. Үзебезнең авыл малайлары, үсеп түрә булгач, әнә шулай җәфалыйлар авыл мулласын. Аларның “тырышлыкларын” һәрвакыт районнан төшкән күрсәтмәләрне үтәү дип карау дөрес түгеллеге соңрак ачыла.

Гает көннәрендә мәчетнең ике капка төбендә дә районнан килгән күзәтүчеләр намазга йөрүчеләрне билгеләп тора. Башка көннәрдә дә авылдашлар арасыннан әлеге эш­не дәвам итүчеләр барлыкка килә. Алар алдына, төрле кыен­лыклар тудырып, мулланы эшеннән китәргә мәҗбүр итү, мәчетне яптыру максаты куелган була.

Әлеге мәкерле ниятне тормышка ашыру өчен җае да чыгып тора. Алтмышынчы еллар уртасында була бу хәл. Явымлы елда колхоз ашлыгын киптерергә урын җитми. Мәчетнең ашлык киптерер өчен менә дигән коры урын булуын аңлатучылар табыла. Муллабыз мәчетне, бер тапкыр гына булса да, хуҗалык эшенә файдаланырга биреп торуның ахыры хәерле булып бетмәвенә тиз төшенә һәм моны кешеләргә дә төшендерә. Аның сүзен халык дөрес аңлый: киптереләсе ашлыкны бүлешеп, өй­ләренә алып кайталар, кип­терү мөмкин­лек­ләрен табалар. Мәчет сәҗ­дә кылу урыны буларак тагын үз вазифасын үтәвен дәвам итә.

Авыл мәктәбендә физкультура дәресләрен заман таләп иткән дәрәҗәдә үткәрер өчен спортзал төзү кирәклеге көн тәртибенә куелганда да район җитәкчеләре мәчет бинасының спортзал вазифасын үтәр өчен кулай булуына ишарә итәләр. Әмма бу юлы да мәчет үз хуҗалары кулында кала.

Россиядә мәчетләр саны елдан-ел кими. 60нчы еллар уртасында Татарстанда да, мә­сәлән, теркәлгән мәчет саны унбергә генә кала.

Район җитәкчеләре Минетдин муллага михрабтан баш тартырга кирәклеген яхшылап аңлатып карыйлар. Сөйләшүләре барып чыкмагач, таләп итәләр, куркытып-янап карыйлар — файдасы булмый. “Бүген төшемдә тагын кабан дуңгызларын күрдем. Тегеләр тагын киләләр бүген”, — ди ул беркөнне хатынына. Көтелгән кунаклар килә. Бу юлы аны, машинага утыртып, сөйләшүне читтәрәк үткәрергә ниятлиләр. Аңлашу урыны итеп Җиләкле кулны сайлыйлар. “Үз ирегең белән мәчетне ябу турындагы кәгазьгә кул куймасаң, атабыз”, — дип, үтерү белән куркытмакчы булалар. Муллабызның йөзе дә үзгәрми: “Бу дөньяда яшәүнең ахыры — үлем. Бу — Аллаһы Тәгалә кануны. Мин үлемнән курыкмыйм, атыгыз. Исән чакта, үз ихтыярым белән халыкны хак юлга чакырудан, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген аң­латудан туктамаячакмын”, — ди ул. Вәкилләр телсез кала. Курку белмәс мулладан үзләре шөлләп куя алар. Кайтып китәргә кушалар аңа, тик: “Кеше очраса, ни дип әйтерсең?” — дип сорамый булдыра алмыйлар. Ушлы хәзрәт: “Печән чабарга бардым диярмен”, — дип җаваплый. “Кулыңда чалгың юк бит ди­сәләр, ни диярсең?” соравына: “Калдыр­дым чалгымны, чабып бетерәсе җирем калды әле, дип әйтермен”, — ди.

Авылда балалар туа тора, яшьләр тормыш кора, кем­неңдер гомер кояшы байый. Һәр очракта дини йола үтәлә: кара төндә дә, сызылып таң атканда да, мулла гаиләсенең котын алып, койма өстеннән сикереп төшеп, тәрәз чиртәләр. Муллабыз, тәһарәт алып, чакырылган җиргә китә. Иртәгесен аны советка чакырталар. Бәй­ләнмәслек итеп әйтерлек әзер сүз белән бара ул анда.

Мәсгүдә апа юкка гына: “Аның бу эше бер дә II Украина фронтыннан ким булмагандыр”, — димәгән икән.

- Белүебезчә, имам — үзе җитәкләгән мәхәлләсенең ди­ни әйдәп баручысы ул. Дини-гыйбадәт эшчәнлегеннән тыш, авылда социаль эшнең проб­лемалы юнәлешләрен күреп, мәхәллә егәрен шунда юнәл­тү дә аның вазифасына керә. Тик Минетдин хәзрәт имам­лык иткән чорда бер мулла да үзенең төп эше белән генә шөгыльләнми. Без мул­ла­быз­ның колхозда күптөрле эш башкаруына ша­һит­быз. Сы­науларның шак­тый булуы ту­рындагы әйткән сүзегез шуңа ишарә түгелме?

- Юк, әлбәттә. Әтиебезнең эштән курка торган кеше түгеллеге авылдашларга мәгъ­лүм. Ул, колхозда нинди эш кушсалар, шуны карусыз башкара иде.

Мулла гына булмадың бит,

Син колхозчы да идең.

Безнең колхоз кырларында

Күпме саламнар өйдең.

Урманда агач төбе чыгару, урман кисү, печән чабу, үз хуҗалыгындагы эшләр, урманчыга мунча себеркесе бәйләп бирүләр — барысы да гаиләсен карау өчен ир-ат өстендәге хезмәт, һәм ул һәр эшне җиренә җиткереп үти иде. Боларны сынау дип атап булмый, болар авыл кешесенең тормыш итү өчен гадәти эшләре генә.

Сүзгә хәзрәтебезнең уртан­чы кызы Әминә апа кушыла.

- Хәзерге күтәртмә ас­фальт юллар төзелгәнче, кышкы бураннарда, халык адашма­сын өчен, урманнан агач ботак­ла­ры ки­сеп алып кайтып, ел саен юлларга маяк кадап чыга иде әти.

Еллар үтеп, заманча юллар төзелгәч, авылыбыздан олы юлга чыга торган юл буена авылдашлар белән бергә әти-әниебез утырткан каен үсентеләре инде матур булып үсеп җитеп, тирә-юньгә аклык, пакьлек сирпеп утыралар.

- Әңгәмәбездән әниегезнең әтиегезгә таяныч булып яшәве аңлашылып тора. Аларның үзара мөнәсәбәтләре турында бераз әйтеп үтмәссез микән.

- Әтием белән әниемнең бер-берсенә кычкырыбрак эн­дәшкәннәрен дә ишетмәдек. Әти мәчеттән кайтып керә дә: ”Әниләре, чәең өлгердеме?” — дия иде. Табын әзер булмаса: “Минем бераз эшем бар иде”, — дип, йортка я утын ярырга, я кар көрәргә чыгып китә иде.

Әни колхоз басуыннан утау­дан кайткач: “Әниләре, кыйбла ягыңда кем утый, икенче күршең кем?” — дип сораша һәм: “И-и, янәшәңдә яшьләр икән. Син алар белән ярышма, ашыкмыйчарак ута — җитешерсең”, — дип әниебезгә игътибарын күрсәтә иде. Әниебез шундый җиңел генә атлап, тиз-тиз генә эшләргә ярата иде. Бакча утаганда да, аның хәлен белми калмас иде әтием. “Җитәр бүгенгә, арыгансыңдыр, ир­тәгә дә көн бар”, — дип әние­безгә көч өстәп китәр иде.

– Әминә апа, бүген тор­мыш мул, ризыктан өстәлләр сыгылып тора. Коръән мәҗ­лесләрендә ризыкның кирә­геннән артык әзерләнүе, ри­зык­ның исраф булуы ту­рын­да күп сөйләнелә. Мул­ла­бызны мәҗлескә чакыр­ганда, чакыручыга табынны мулдан әзерләмәскә кушуын хәтерлим: “Кызым, берни ки­рәкми, кайнар чәй булса җитә. Кызым, бәрәңге генә пешер”, – ди торган иде. Тормы­шы, йорт-җире дә кешеләр­некеннән аерылып тормый иде.

– Әйе, кайнатам, мине сорарга килгәндә дә, йортыбызны күреп, бераз аптырашта калганлыгы, мулла йортын баерак, затлырак итеп күз алдына китергәнлеге турында еллар үткәч кенә әйтте миңа. Беренчедән, дөнья малын арт­тырырга тырышу юк иде әтиемдә. Икенчедән, аңа пенсияне дә озак еллар түләмәделәр. Абыемны институтта укыттылар (Солтан абыем Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады), миннән кечерәк сеңелем Шаһидә мәктәптә укый иде әле ул вакытта. Булганына шөкер итеп яшәүчеләрдән иде безнең әти.

Минетдин мулланы авылдашлары бүген дә сагына. Диндәге ихласлыгы турында халык телендә төрле легендалар йөри. Хәзрәтебез авылдашлар хәтерендә ничек сак­ланган соң?

Әхтәм Гыйниятуллин (74 яшь) менә ниләр сөйли:

- Мулла абзыйны телгә алуга, нишләптер, үсмер чагым искә төшә. Кызу җәй көне. Печән өсте. Колхоз малларын ашату өчен, халык кайдан мөмкин — Әлмәләт бү­ләгеме, Таллык, Җитмеш Чыбык, Акана чокырлары, Никиткин граны, Җиләкле Кул, Зирекле болыннарыннанмы, печән чаба.

Көзге буйда колхоз кырында салам тарттыру да хәтеремдә нык сакланган. Халык мәш килә: Минетдин мулла, Габдерәфыйк, Габдерәхим, Минәхмәт бабайлар һәм алар янында без – 6-7нче сыйныф малайлары Рәүф Гыйльфанов, Сәви Нуретдинов, Мөхтәбәр Нуретдинов белән мин. Алар гына түгел, әле тагын башка бик күп авылдашлар, барысын да санап бетереп тә булмый. Салам эскертләргә өелә һәм кышын атлар белән авылга кайтарыла. Салам гел кирәк: малларга азык та ул, өй, абзар, каралты-кура түбәләрен ябу өчен материал да. Кышлар озын, салкын була кебек иде ул чакта. Кайтарылган печән-саламның шырпысы да калдырылмый иде. Хәтта әвен түбәсен каплаган салам да малларга ашатылып бетерелә иде. Шуңа күрә көзен беренче арыш саламы белән тү­бәсез калган әвен башы ябыла.

Җир туңып кар төшкәч, Сок буеннан тал агачы кисәбез. Монда да мулла абзый башлап йөрүчеләрдән була иде. Киселгән талны Фәрхетдинов Фәссәх, Сәяров Харис абыйлар ат белән парлау урынына кайтара. Чи тал – колхоз малларына туң чөгендер, бәрәңге пешерергә китә. Хатын-кызлар – Шәмсия, Минәҗат һәм башка апалар – пешкән азыкны, көянтә-чиләкләп фермага ташый тора.

Минетдин мулланың гаилә хәле, тормыш-көнкүреше турында да әйтеп үтәсем килә. Мулла абзыйның улы Солтан белән бер сыйныфта укыдык, бергә үстек без. Мин аларда бик еш була идем. Аларның барысы да — мулла абзый да, Зоха абыстай да, Мәсгүдә апа да, сеңелләре дә бик кунакчыл, кешегә бик йомшаклар иде. “Үзебезнең улыбыз кебек син,” — диләр иде миңа. Уңганлыклары истә калган. Өйләрендә тыныч рә­хәтлек. Апа-сеңелләре чигү чигә, түр буйлары да бизәкләп чигелгән, ике тәрәзә арасына матур чигешләр эленгән булыр иде. Мендәр өсләре чигүле япмалар белән капланган, сәкеләрендә сугылган матур палас, түрләрендә җиз самовар кайнап утыра. Аларда эчкән мәтрүшкәле, төрле үләннәр салынган чәй исен бүген дә тоям кебек.

Мулла абзый бакчасына киндер орлыгы чәчә иде. Кин­дердән сүс ясыйлар. Орлыгы бик тәмле була иде киндернең. Аның орлыгын куырып та ашыйлар.

Киндер сабагын башта чылаталар. Аннан киптерәләр. Со­ңын­нан аны талкалар, ул изелә. Сабагын уып, кылчык, саламын сүстән аералар. Хуҗалык эшләрендә ул вакытта бауга кытлык иде. Мулла абзыйның шул сүстән бау ишеп, бригадка чыгарганын беләм. Кышкы салкыннарда тәрәзәне каплар өчен кап та ясыйлар иде сүстән.

Мәчет картларының җые­лышып чишмәләрне караула­рын да үз күзләрем белән күр­гәнем булды. Минетдин мулла, Габдерәхим Гафиятуллин, Габдерәфыйк Садриев, Хәбибулла Хә­ми­дуллин, Гайфулла Гарифуллин, Мөбин Мөниров бабайлар, билләренә балта кыс­тырып, кулларына көрәк тотып китеп барырлар иде урман буена. Урманнан имән агачы кисеп, бура бурап, бабаларыннан калган изге эшне – чишмәләрне тазартып, казып, буралап, тәр­типтә тоту эшләрен әҗер-савап өчен, беркем кушмыйча башкаралар иде. Алар турындагы яхшы сүзләрем рухларына дога булып барсын. Минем исемдә калганнардан гына да авылда, урман юлларында унлап буралы чишмә бар иде. Исемнәре инде онытылган ул чишмәләрнең. Истә калганнары – Әлмәләт бүләге; Минаҗи бабай чишмәсе (бүген аны чистартып, тирәсен ке­ше барып ял итәрлек итеп ясап, тәртипкә китереп карап торучысы хөрмәтенә Фә­нил чишмәсе дип йөртәләр); Умарталык чишмәсе атамасын ике чишмә йөртә иде, берсе Җаниәхмәт бабай умарталыгында, икенчесе Мисбах бабай умарталы­гындагы чишмәләр; Елу (Җылу), Чишмәле тау, Тү­гәрәк Куак, Тирән Чокыр чиш­мәләре.

Бакчасына абзый борай да чәчте (борай ул арпага охшаган культура). Аны кул те­гермәнендә тарттыралар һәм талкан боткасы пешерәләр. Боткасы бик тәмле була иде.

Аларның сад-бакчалары да бар иде. Анда ни генә үсми: кура җиләге, кара карлыган, кызыл карлыган, крыжовник, чия. Кавын-карбызны да мин беренче мәртәбә аларда авыз иттем. Ул вакытта безнең авылда кавын-карбыз үстерүче юк иде әле. Бакчаларыннан чыгасы килми иде, рәхәт иде анда.

Бер генә сүз белән әйтә алам: уңганнар иде алар. Солтан белән бергә уйнап-аунап үстек тә аерылыштык. Яхшы укыды Солтан, башы бар иде. Шуңа укырга китте ул, Кинель авыл хуҗалыгы институтында укыды.

Әллә тормыш мәшә­кать­ләренә чумдык, әллә үзгәрдек, белмим. Без аның белән кабат ике-өч тапкыр гына күрештек.

Минетдин мулла кебек ке­шеләр сирәк шул. Аны кыерсыттылар да. Тик ул аларның берсенә дә ачу сакламады.

Минетдин мулла гаебеңне турыга битеңә бәреп әйтми иде. Уенга борып, кыеклатып, шаяртып әйтә. Шулай әйтүе кешенең аңына ныграк барып җитә, ныграк тәэсир итә иде, турыга әйтүгә караганда күпкә үтемлерәк була иде аның сүзе. Ничектер, гаебеңне эчеңнән таныйсың, үзгәрәсең килә башлый.

Еллар үткән саен, искә алган саен, дәрәҗәсе үсә бара күңелдә. 88 яшьлек Исмә­гыйль абзый Вә­лиуллин, 1995 елда, Минет­дин мулла­бызның вафатыннан соң, мәчет тор­мышында актив кат­­на­шып, мәчетне яңа имам-ха­тыйблы итүдә зур роль уйнаган кеше. Аның мулла бабай турында сөйләгәннәре хәзрәтебезнең халыкка эшлә­гән изгелекләрен образлы итеп, кыска гына әйтеп бирә кебек:

- Зирәк кеше иде Минетдин мулла. Кышкы ачы бураннарда, кешеләр адаша-нитә калса, юл тапсыннар дип, мәчет манарасына фонарь куя торган гадәте була аның. Шул фонарьдан төшкән яктылык берничә кешегә — гармун ясау остасы Җа­ниәхмәт абзый белән Фәй­рушин Шәйхелислам абзыйга гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Ә Хмелевка авылының бер кешесе Камышлы хастаханәсеннән кайтканда, адашып, Карама елгага төшеп китә. Мәчет манарасындагы маякка — мулла абзый куйган фонарь утына төбәлеп атлый-атлый, Иске Усманга килеп чыгып, исән кала.

Табигатьнең буранлы көн­нәрендә кешеләр адашмасын дип, юл буена маяклар кадау, үзе саклап калган мәчет манарасына ут куеп, кешеләргә кирәкле юнәлешне билгеләргә булышлык итү кешеләрнең го­мерен саклап калу өчен эш­ләнсә, тормышларына артык тыгылмыйча, хаталануларын күргәндә дә аларга тавышын да күтәрмичә дәгъват юлы белән бәндәләргә хак юлны табарга ярдәм итү – аларның җаннарын, калебләрен саф килеш саклап калу өчен башкарылган икән бит. Һәм болар Минетдин Сабур улы Садриевның яшәү рәвеше, аның бу фани дөньяда яшәвенең бөтен мәгънәсе һәм үзеннән соң аларга калдырган кимеми торган бүләгедер.

Масгуда Губайдуллина и внук Рустам

Мәсгүдә Гөбәйдуллина оны­гы Рөстәм белән.

Минетдин и Шамсезеха Садриевы

Минетдин һәм Шәмсезоха Садриевлар..

Минетдин Садриев

Минетдин Садриев.

Амина Магдиева муж Арзман, дети и подруга с дочкой

Әминә Мәгъдиева (сулда) тормыш иптәше Арзман, балалары һәм дусты белән.

һәм

Минетдин Садриев, Шәһидә, Мәсгүдә һәм Әминә.

hdr

Иске Усман мәчете бик бәхетле. Мәчетеннән бигрәк халкы бәхетле. Чөнки аның михрабына бүгенге көндә тирән дини һәм дөньяви белемле, ихлас күңелле тәүхид әһеле, халыкны дөрес юлга чакыруда үз алымы, үз карашы булган Әнвәр Рамазанов хуҗа.

Иске Усманның 273 яшьлек гомерендә йөз елдан артык дәвер бабаларыбыз шушы мәчеттә намаз укыган. Шушы мәчеттә башларын сәҗдәгә куйган.

Инде бүген беркем беркемне дә мәчеткә йөрүдән тыймый. Ир-атка намазны өйдә ялгыз укуга караганда, мәчеттә укуның әҗер-савабы егерме җиде тапкыр артыграк икәнен һәркем белә. Иске Усман авылы урамнары, Гайфулла бабам әйткәндәй, йомырка тәгәрәтерлек. Такыр, чиста. Сызылып таң атканда, урамнар­дан иртәнге намазга ашыгучылар саны күпме? Бүген, горур башларын сәҗ­дәгә куеп, вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ия бүлырга теләүчеләр саны күпме? Җавап бер: фикерли белүчеләр саны кадәр.

Иске Усман авылында га­сыр­ларның төрле шау-шуын­нан исән калган, йөзь­яшәр мәчет манарасыннан, намазга чакырып, азан тавышы яңгырый. Бу моңлы азан тавышы беркайчан да халыкны хак юлга чакырудан туктамасын, мәчет ишеге беркайчан да ябылмасын, һәм бу мәчеткә йөрүчеләр саны арта гына барсын иде. Авылдашларым, сезгә әйтәм мин бу сүзләрне. 

 

Гөлсинә ЯСӘБИЕВА-ГАРИФУЛЛИНА,

Иске Усман авылында туып-үскән, бүгенге көндә Татарстанның

Яр-Чаллы шәһәрендә яшәүче мөгаллимә, филология фәннәре кандидаты.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1142

Один комментарий

  1. Классташ Голсинэ Минибуловнага зур рэхмэт авылыбызнын тарихы белэн таныштырган очен.