Детский телеканал на татарском языке начнет вещание 12 ноября / Илшат Әминов: «Шаян ТВ» соңарып эшли башлауда сәяси сәбәпләр юк»

F57AB4C8-A15C-4D14-B0D5-9958706EAC62_cx1_cy13_cw95_w1023_r1_s7 ноября в Казани прошла пресс-конференция, посвященная запуску детского телеканала «Шаян ТВ». Он начнет полноценное вещание 12 ноября.

По словам генерального директора телерадиокомпании «Новый Век» Ильшата Аминова («Шаян ТВ» входит в холдинг ТНВ), с 12 ноября детский телеканал будет вещать круглосуточно. Его можно будет смотреть при помощи оператора «Таттелеком», в кабельных сетях, в цифровом мультиплексе, на сайте shayantv.ru, а также в YouTube.

Назвать точный бюджет нового канала Аминов не смог, сообщив лишь, что он превысит 100 млн рублей, причем, эти деньги целиком поступят через госзаказ.

Контент канала будет полностью татароязычным. «Шаян ТВ» будет производить более 20 оригинальных программ, в числе которых будут игровые шоу, викторины, также планируется перевод фильмов, мультфильмов, научно-популярных, литературных программ на татарский язык. Переводом мультфильмов будет заниматься студия «Аксу», кроме того, «Шаян ТВ» будет сотрудничать со студиями «Татармультфильм» и «Сәмрүх».

«У нас нет разрешения на трансляцию большинства мультфильмов в интернете», — заявил Аминов. По его словам, переведенные на татарский мультфильмы можно будет смотреть только во время прямой трансляции канала в YouTube и «ВКонтакте» (стрима).

Также гендиректор ТНВ сообщил, что его компания следит за тем, как работают детские телеканалы на казахском и крымскотатарском языках. В Казахстане тоже существует проблема создания национального контента, там этот вопрос поставлен на государственном уровне, сообщил Аминов.

idelreal.org

* * *

12 ноябрьдән ​​»Шаян ТВ» каналы тәүлек буе күрсәтә башлаячак. ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов яңа каналның соңарып эшли башлавында сәяси сәбәпләр юк дип аңлатты.

Балалар өчен «Шаян ТВ» каналы 15 октябрьдә эшли башлар дип хәбәр ителгән иде. Әмма бу эш кичектерелде, матбугат чаралары төрле сәбәпләр китерде, татарча канал ачуга Мәскәү каршы төшә дигән фикерләр дә яңгырады. 7 ноябрь узган матбугат очрашуында ТНВ башлыгы бу фикерләрне сафсата дип атады.

«Милли канал ачылуга киртә куялар дип язу дөрес түгел, аерым канал буларак эшләргә таләпләр югары куелган, шактый документ җыеп бирәсе булды, ә бу вакыт таләп итә. Төп максатыбыз – балалар өчен популяр канал булдыру. Теләгебез – мәгълүмат чараларында «Шаян ТВ» турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тарату, канал турында хәбәр җиткерү, аны карау мөмкинлеген арттыру”, диде Илшат Әминов.

«Шаян ТВ» каналы 12 ноябрьдән тәүлек буе күрсәтә башлаячак, әлегә аны «Таттелеком» операторында, кабель аша, цифрлы мультиплекста, shayantv.ru сайтында һәм Youtube-та карап булачак. Калган операторлар белән сөйләшү бара, ди ТНВ җитәкчесе.

Каналның бюджеты күпме дигән сорауга Илшат әфәнде төгәл җавап бирмәде, 100 миллион сумнан күбрәк булачак, чыгымнарның өчтән ике өлеше җиһазлар алу, студия ясауга китте, калганы сигнал тарату, контент һәм башка чыгымнар диде ул. «Шаян ТВ»ның бюджетын тулысынча дәүләт тәэмин итә, канунлы реклам белән шөгыльләнмәкчеләр.

Каналда бары тик татарча контент кына күрсәтеләчәк дисәләр дә, кайбер тапшыруларда татарча аңлап бетермәгән кунаклар белән русча сөйләшүләр дә булачак. Алып баручы шундук урысчадан татарчага тәрҗемә итәчәк. Мисал өчен «Бергәләп өйрәник» дигән тапшыру ике телдә барачак. 

«Шаян ТВ» Татарстанның мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булачак, чөнки дәүләт заказы министрлык аша биреләчәк. ТНВ җитәкчелеге яңа канал балаларны уку-укыту эшенә үз өлешен кертәчәк, урамнан кергәч, алар 24 сәгать буе 20дән артык оригинал програмнар, уен-шоулар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшырулар карап татарча гына сөйләшә башлаячак дип ышана.

Чит телләрдән мультфильмнарны «Аксу» студиясе тәрҗемә итәчәк, «Татармультфильм», «Сәмрух» студияләре белән хезмәттәшлек булачак дип әйтелде.

«Чит телдәге мульфильмнарның күбесенең хуҗалары аларны интернетка кертергә рөхсәт бирми. Без бары тик туры эфир вакытында аларны социаль челтәрләр (Youtube, Вконтакте) аша күрсәтә алабыз, аерым күрсәтергә ярамый. Кайберләрендә исемнәрен һәм катнашучыларын да татарчага тәрҗемә иткәндә үзгәртергә рөхсәт бирмиләр»”, диде Илшат Әминов.

ТНВ башлыгы киләчәктә татарча оригинал контент булдыручылар белән күбрәк эшләячәкбез дип сүз бирде. Кемнәрдер белән килешкәннәр, кайберләре белән сөйләшүләр бара икән. Әминов кырымтатарларның, казакъларның балалар каналларын карап барабыз дип тә әйтте. Аның сүзләренчә, казакъларда да милли контент ясау проблемы бар, аларда ул дәүләт күләмендә куелган мәсьәлә.

azatliq.org

Просмотров: 564

2 комментариев

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>