Школа «Яктылык» работала как площадка для проведения «Большого этнографического диктанта» / Зур этнографик диктант

DSC_16832 ноября 2018 года школа «Яктылык» городского округа Самара работала как площадка для проведения «Большого этнографического диктанта». Эта масштабная Всероссийская акция проводится уже третий год подряд. Если в предыдущие два года обучающие школы принимали активное участие на площадке при Доме дружбы народов, то в этом году «Яктылык» широко распахнул свои двери для желающих оценить свои знания о народах, проживающих в России, и общий уровень своей этнокультурной грамотности. 

Гостями школы стали 102 участника. Среди них обучающие школ № 67,87, 163, 166, «Яктылык» и 19 взрослых. Самым младшим троим участникам было всего по 12 лет. Также приняли участие в диктанте педагоги и директор школы.

DSC_1683QbJrqX5euVA

Результаты Диктанта будут опубликованы на сайте miretno.ru 12 декабря 2018 года. Количество баллов можно будет узнать по идентификационному номеру.

Школа «Яктылык» городского округа Самара.

* * *

Үткән җомгада Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы һәм милләт эшләре буенча Федераль агентлык иницитивасы белән президент гранты акчасына Россиядә III мәртәбә этнографик диктант язылды.

Самара өлкәсендә диктант язучылар өчен Халыклар дуслыгы йорты, “Яктылык” татар мәктәбе кебек тагын 56 мәйданчык оештырылган иде. “Россия — минем тарихым” тарихи паркында этнодиктант язучылар арасында Самара өлкә администрациясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Холин, милли һәм конфессиональ cәясәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Кирсановлар да бар иде.

“Яктылык” мәктәбендә үткән акциядә катнашучыларның күп­челеге шушы мәктәп укучылары, укытучылар, директоры Радик Газизов, унтугызлап ата-ана һәм якындагы 67, 87, 163, 166 санлы мәктәп укучылары булды. Халыклар дуслыгы йортында исә этнодиктантны милли оешмалар вәкилләре һәм Халыклар дуслыгы йорты хез­мәткәрләре, студентлар һәм шәһәр халкы язды. Биредә иң яшь катнашучы сигез яшендә, иң олысы 80 яшендә булып чык­ты.

Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков, диктант язарга килүчеләрне котлап, яшәгән илең­нең, кече ватаныңның тарихын, үзеңнең гаилә, шә­җәрәсен белү мөһимлеген билгеләп үтте һәм үзе дә диктант язучыларга кушылды.

Аларның күбесе бу диктант турында социаль челтәрләрдән укып белгәннәр һәм дусларын да алып килгәннәр. Диктант җиңел булды, дип әйтүчеләр юк диярлек. Бигрәк тә Самараның авиация һәм сәнәгать техникумы студентлары сорауларның кыенлыклар тудыруын билге­ләп үттеләр. Ә менә төрле милләт халыкларының го­реф-гадәтләре, киресенчә, кызык­сыну тудырган.

Про­грам­мист булып эш­ләүче Анатолий Назаров та, диктантка әзерләнеп килгән булуына карамастан, күпчелек сорауларның барысына да дөрес җавап таба алмавы турында сөйләде. Бигрәк тә казах юртасы төзелешен белмәвенә борчылды: “Мин бит аны беркайчан да күргәнем булмаган иде. Соңыннан гына Кинель районында күчмә казахларның бердәнбер юртасы булуы турында ишеттем һәм кайчан да булса барып күрергә ният иттем”. Шуңа да карамастан, Анатолий хәзер Зур географик диктан язарга ниятли икән.

Шулай ук гомерләрендә беренче мәртәбә этнодиктант язучы Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре Петр Сучков һәм Яна Самохина да темаларның төрлелеген, кайберләренең артык катлаулы булуын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта үзләренең белемен тикшереп карау бик тә кирәк эш, дип таптылар.

Акциягә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Самара өлкәсе халыклары союзы хезмәткәре Вера Алексеева да кушылдылар. Милләтара мөнәсәбәтлар өлкәсендә эшләүчеләр өчен бу диктант бик авыр булып тоелмагандыр, дип ышанабыз.

Халыклар дуслыгы йортында диктант язучыларга со­ңыннан экскурсия оештырдылар, ә “Яктылык” мәктәбенә килгән кунакларны мәктәп музее белән таныштырдылар.
“Киләсе елга да диктант язарга җөръәт итәрсезме?” дигән сорауга барысы да “Һичшиксез катнашачакбыз!”, — дип җавап бирделәр.

Со­ңыннан билгеле булганча, барлыгы Самара өлкәсендәге этнодиктант акциясендә 4003 кеше катнашкан.

Фәридә ХӘМИДУЛЛОВА.

«Яктылык» мәктәбе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 956

Комментирование запрещено