Авылыбызга кунаклар килсә…

image2Киләсе елга районыбыз 10 Бөтенроссия авыллар Сабантуен үткәрергә җыена. Әлбәттә, бәйрәмгә күп кунаклар киләчәк, чара кысаларында кызыклы очрашулар үтәчәк.

«Авылыбызга кунаклар килсә, кайларга алып барыр идегез? Кайсы җирләрне күрсәтер идегез?» — дигән сорауларны матурлыкны сөюче, шигъри җанлы Хөббәтова Гөлсем апайга һәм ачык йөзле, шат күңелле Вәгыйзова Гөлфия апайга бирдем.  

                                                 Гөлфия апай: 

Килегез әле безнең якка кунакка, кадерле дуслар. Без сезгә Кылыбыз җиләкләрен авыз иттеребез, Кормый чокырларын үтеп, Өч баганага менәрбез, андагы матурлыкка сокланырбыз. Каеннар, имәннәр, чыршылар белән саубуллашып, чиялеккә юл тотарбыз, шелек себеркесе дә әзерләрбез. Арып-талып кайтуышлый, Радмирлар капка төбендә ял итәрбез, бала-чагалар мәйданчыкта уйнарлар.

                                                 Гөлсем апай:

Мин кадерле кунакларыбыз белән Катлау болынында очрашыр идем. Торна башына барып җитсәк, торналар төшкән җирләрне күрербез. Хәсән күлендә торналар, кыр казлары, үрдәкләр безне каршы алыр. Алар бу күлдә еш ял итәләр. Хәзер аларның җылы якларга оча торган вакыты. 

Хәсән бабай умарталыгын үтеп, алар рухына дога кылып, Яңа Ярмәккә бара торган иске юлга төшеп, каен әрәмәгә барып җитәрбез. Анда матур шәл ябынган каен кызларының моңлы җырларын тыңларбыз, үзебез дә аларга кушылып: “Каеннары ай-һай ак икән, бигрәк матурлар икән”, — дип җыр сузарбыз.

Әкрен генә су буена килеп, яр буенда оя корган кондызларны күзәтербез, йөри-йөри тапталып беткән сукмакларны күрербез. Су буйлап китеп барганда тал егетләрен тыңларбыз. Көмеш сулы Сок елгасының тын гына акканын күзәтеп, елга аша салынган басмага барып җиткәнебезне сизми дә калырбыз.Аннан утрауга чыгып, илаһи матурлыкны күреп таң калырбыз.

Ашыкмыйча гына горурлыгыбыз Юкәле тауга менербез, изге зират янына туктап, Коръән сүрәләре укып, әрвахлар рухына дога кылып, тауның иң биек җиренә басып, туган авылыбыз Иске Ярмәкне күзәтербез. Ул матур җиргә урнашкан, өч ягыннан бормаланып Сок елгасы ага, биек таулар, урманнар шәйләнә. Халкыбыз уңган, бик бай, мул яши. Хәзер инде шифер түбәле өйләр дә сирәгәйде. Төрле төстәге калайлар чәчәкләр бәйләменә охшаш.

image2image

Юкә агачлары янында иркәләнеп, алар арасыннан аска — су буена, Ак каеныбыз янына кунакка төшәрбез, аңа сәлам биреп, утырышып ял итәрбез. Чирәмдә әбиләрдән калган киндер ашъяулыклар җәеп, табын корып, хуш исле чәйләр эчәрбез. Дога кылып, бераз ял иткәч, ак каен тирәли басып, Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җырын җырлап, «Әйлән-бәйлән» уйнап, балачакларны искә төшереп, күңел ачарбыз. Тагын шулай кунакларга йөрешеп яшәргә вәгьдә бирешеп, таралышырбыз.

Кадерле кунакларыбыз, шундый матур хыялларыбызны тормышка ашырыйк әле. Килегез безгә кунакка.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА әзерләде.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1145

Комментирование запрещено