«Зилә ханым безнең күңелгә аеруча якын, чөнки 55 еллыгын Самарда беренче уздырдык»

ЗСБу каналдагы тапшыруларның барчасы да яхшы. Бүген мин «Ком сәгате» тапшыруына гына тукталасым килә. Галимнәр, атаклы кешеләр, артистлар, дәүләт эшлеклеләре, имамнар, остабикәләрнең чыгышларын  диккать белән тыңлыйбыз. Аларның тормыш тәҗрибәсеннән гыйбрәт алабыз, акыл өстибез. 

«Ком сәгате» булачак көнне гаиләмне кисәтәм, якыннарыма әйтеп куям.

Алып баручы үзенең эшен бик яхшы белә. 

Мин бүген атаклы җырчыбыз, Казан дәүләт консерваториясенең мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина белән булган тапшыруга тукталасым килә. Аның чыгышыннан соң опера сәнгатенә хөрмәтем артты. Ул шундый яхшы аңлатты ки, йөрәгебезгә ярып салды. Чын мәгънәсендә мастер-класс бирде.

Зилә ханым безнең күңелгә аеруча якын, чөнки 55 еллыгын Самарда беренче уздырдык. Аннан соң гына Казанда уздырдылар. Ул болай булды. Ул вакытта «Туган тел» җәмгыятенең директоры булып Шамил Баһаутдин эшләде. Шамил әфәнде Зилә ханымны китерә алды. Ул вакытта Самарда татар кафесы гөрләп эшләде. Мин, аның хуҗабикәсе буларак, Зилә Сөнгатуллинаны кунак итү бәхетенә ирештем.

Зилә ханымның юбилей тантанасы бик матур узды.  Концерттан соң, без аны Идел буендагы комлыкта урнашкан кафема кунакка алып бардык. 

Күз алдына китерегез.  Кояш. Җылы һава. Меңләгән кеше ял итә. Чәйләр эчкәч, Шамил абый Баһаутдин әйтеп куйды: «Зилә ханым, берәр италйан ариясе белән пляжны шаккатырмыйсызмы?» дип. Ә ул: “Без ул халыкны татар җыры белән шаккатырабыз», — диде.

Микрофонсыз. Акапеллага ярты сәгать буена татарның классик җырлары Идел киңлегенә яңгырады. Меңләгән кеше кафены уратып алды. Йөзләрдә шатлык, куаныч.

Зилә ханымның укучысы Филүс Каһировны үлеп яратабыз. Филүс укытучысының исеменә тап төшерми.

Менә шулай, «Ком сәгате» тапшыруы тарихларны искә төшерде.

Мин үзем милләтебезне саклауда музыка гаҗәеп зур көчкә ия, дим. Шуңа да татар халкының стратегик үсеш программасына, мәркәзебез Казанда татар музыкаль комедия театрын ачуны кирәк гамәл, дип саныйм.

Разия ӘЮПОВА-ЙОСЫПОВА.

Нәселем атаклы кенәз Йосыповларга барып тоташуы белән горурланып яшим.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 995

Комментирование запрещено