“Сәлам” гәҗитәсенә

_09.10.2015 151413Милләтемнең син күтәрдең рухын,
Иман нуры чәчеп күңелгә.
Коръән сүзен, тарих, телебезне
Җиткерәсең һәрбер кешегә.

 
Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне
Син язасың төпләп, аңлатып.
Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе -
Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.
 
Имин көннәр, өмет киләчәккә
“Сәлам” гәҗитәсе яктырта.
Бердәнбер син бөтен өлкәбезгә,
Аллаһым сүзен төгәл аңлата.
 
Гәҗитәбезне син өләшәсең бушлай,
Җитсен диеп һәрбер кешегә.
Шәкертләргә, мәктәп баласына,
Мәсҗид халкына, олы, кечегә.
 
Атар таңың булсын хәерлегә,
Фәрештәләр сине сакласын.
Милләттәшләр җыелып янәшәңдә,
Ислам динебезне таратсын.
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 885

Комментирование запрещено