Авыр туфрагың җиңел булсын

OLYMPUS DIGITAL CAMERAКләүле станциясендә яшә­гән сугыш һәм хезмәт ветераны, бөтен гомерен укыту эшенә багышлаган мил­ләттәшебез, “Бердәмлек” газе­тасының актив хәбәрчесе Әфи­дә Хөснулла кызы Каюмова 93 яшендә бакыйлыкка күчте.

Әфидә апа утызынчы елларда Камышлы районының Бозбаш авылында туып, ач­лык-ялангачлыкны, сугыш афә­тен күреп үскән кеше иде. Шуңа карамастан, ул укытучы булырга хыялланган, белем алырга омтылган. Ә пед­училищеда укып, укытучы дип­ломын алып кайткач, башта Камышлы районының Йолдыз авылында, аннан күрше Дәүләтколда балаларга белем биргән. Әфидә Хөснулла кызы укыткан, тәрбияләгән укучыларның исемнәрен санап бетерерлек түгел. Араларында шагыйрь Рөстәм Мингалим, “Бердәмлек” газетасының баш редакторы булып күп еллар эшләгән Рәфгать Әһлиуллин (урыннары оҗмахта булсын) кебек күренекле шәхесләрнең булуы гына да ни тора.

Әфидә апа Каюмованың туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмәнең урыны җәннәт бакчаларында, кабере киң, якты, рухы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1412

2 комментариев

  1. Дэулэтколда безне укыткан укытучыбызнын туфрагы жинел булсын .

  2. Авыр туфрагың җиңел булсын Эфидэ апа