Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган истәлек медален тапшырдылар

2799Кичә Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган истәлек медален тапшырдылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бүләкне Минтимер Шәймиевкә танылган дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Чыңгыз Айтматовның улы, «Чыңгыз Айтматов исемендәге Иссык-Күл форумы» президенты Әскәр Айтматов һәм форум вице-президенты, тележурналист Ассоль Молдокматова тапшырды.

  • 2018 елның декабрендә Чыңгыз Айтматов тууына 90 ел була. Шул уңайдан Халыкара төрки мәдәнияте оешмасы (ТЮРКСОЙ) 2018 елны Чыңгыз Айтматов елы итеп игълан итте.

«Татарстан Президенты буларак Сезнең эшчәнлекне мин баштан ук күзәттем һәм Сездә милләт атасын, аның рухи лидерын, Татарстан үсеше моделе архитекторын күрдем», — диде Әскәр Айтматов.

2799

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Әскәр Айтматовка һәм «Иссык-Күл форумы» вәкилләренә бөек язучы Чыңгыз Айтматов исемен мәңгеләштерү һәм аның мирасын саклауда зур хезмәт башкарулары өчен рәхмәт белдерде.

«Чыңгыз Айтматов – барлык төрки халкыларның бөек улы. Ул Сезнең белән горурланыр иде», — диде Минтимер Шәймиев язучының улына мөрәҗәгать итеп.

Әскәр Айтматов Минтимер Шәймиевка кереш сүзен Чыңгыз Айтматов язган «Манас» кыргыз эпосыннан афоризмнар китабын бүләк итте. 

 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 859

Комментирование запрещено