Зубчаниновка бистәсе
Мансур Исламетдин улы һәм Фәния Хәмзә кызы Аксяновларның
бергә гомер итүләренә – 40 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга — 40 ел! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәйрәмегез көнендә имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.
Тигез гомер насыйп булсын
сезгә,
Гел атлагыз бергә, янәшә.
Бер-берегезгә пар канатлар
булып,
Яшәсәгез иде йөзгәчә.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып
торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен!
Изге теләкләр белән кызыгыз Фаилә, улыгыз Фаил, киявегез Владимир, киленегез Алия, оныкларыгыз Ратмир, Камил.
* * *
Похвистнево районы,
Нугай авылы
Рәйсә Шәрип кызы
Сафиуллинага!
Яраткан әбиебез! Мин сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйм. Тагын бер ел өстәлсә дә, әбием, бу яшең сине тагы гел шат итеп кенә яшәтсен иде. Ташламасын сине беркайчан да бәхет белән тулы елмаю. Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен сиңа яман чирләр. Әбекәем, гомерең үтте диеп уйлама әле, син безгә бик кирәк, өебезнең нуры бит син. Аллаһының рәхмәте яусын үзеңә барысы өчен дә. Без син булганга бәхетле. Туганнарың, дус-ишләрең килгәли. Алар да синең белән серләшеп туялмыйлар.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле булдың һәрбер
балаңа.
Алда әле күпме шатлык -
Дүрт оныгың бар, жиде
оныкчыгың.
Синең күңелең якты кояш
кебек,
Шуңа күрә сине бар да яратыр.
Әбиемнең күзләренә карау -
Коръән уку белән тиңләшә,
Әбием, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Изге теләкләр белән оныкларың Гүзәл, Гөлназ гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Гали авылы
Габделхәмит Габделәхәт улы Шагиевка – 70 яшь!
Кадерле әткәй! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң җылы теләкләр белән улың Рамил гаиләсе белән.
* * *
Габделхәмит Габделәхәт улы Шагиевка!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз, абыебыз, энебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар,
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа,
Сәламәтлек, бары
шатлыклар.
Тормыш иптәшең Бүләк, балаларың Раил, Гөлфинә, киленең Гөлнур, киявең, апаларың Фәнүзә, Нәсимә, энең Халит, сеңелләрең Мәдинә, Фәния, Дания, Җәмилә гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Гали авылы
Халит Габделәхәт улы
Шагиевка – 55 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, энебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, кадерле балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер бирсен Раббым! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы булсын, гел шулай елмаеп, кешеләрне, безне сөендереп яшә!
Тормышның ямьле чагы,
Илле биш — ул бик аз әле!
Алда тагын күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Тормыш иптәшең Зөһрә, балаларың Хәлиф, Азалия, Гадел, абыең Хәмит һәм апаларың гаиләләре белән.
* * *
Жигулевск шәһәре
Гөлфия Җәгъфәр кызы ИБРАҺИМОВАга – 50 яшь!
Кадерле һәм яраткан апабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең-юбилеең белән тәбрик итәбез.
Кемгә бала, кемгә апа,
Кемгә сеңел һәм туган.
Матур көзне җылы итеп,
Бу дөньяга син туган.
Туган көнең белән котлап,
Бәхетле бул син, дибез.
Ак бәхетләр һәм уңышлар,
Тик шатлыклар телибез.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь — ул аз әле!
Алда әле — күпме шатлык!
Купме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер жырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Изге теләкләр белән Әлфия, Юныс, Камилла, Марсель.
* * *
Гөлфия Җәгъфәр кызы ИБРАҺИМОВАга!
Кадерле кызым! Мин сине ихлас күңелдән туган көнең-юбилеең белән тәбрик итәм. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен кабул ит миннән. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын, туачак таңнарың нурлы булсын. Бәйрәмең мөбарәк, табыннарың түгәрәк, юлларың уң, тормышың мул булсын.
Туган көнең белән сине
котлыйм,
Алма кебек матур кызым!
Шатлык белән, озын гомер
белән
Яшәвеңне генә телим.
Дөньядагы һәрбер
яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Мин телим сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл
гына.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән
үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Изге теләкләр белән әтиең Җәгъфәр.
* * *
Журавлиха авылы
Фатыйх Шакир улы
Зангировка!
Кадерле тормыш иптәшем, әткәебез, бабабыз! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.
Канатларын җәеп
фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.
Ходай Тәгалә үзе юлдаш
булсын,
Юлларыңны гөлләр капласын.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Сызламасын аяк-кулларың.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык
белән
Үтсен синең гомер юлларың.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әлфирә, кызларың Раилә, Руфия, Рания, кияүләрең Равил, Роман, оныкларың Игорь, Рифат, Булат, Федор, Арина.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Гыйззенур Сәгыйрь кызы Исмәгыйлевага – 70 яшь!
Сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Озын гомер, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Иң изге, иң җылы теләкләр белән улың Гайфетдин, кызларың Гөлнур, Гүзәлия, киленең Альмира, кияүләрең Салихҗан, Ришат һәм оныкларың.
Просмотров: 1215