«Самар татарлары» сайтының 5 яшьлек тәүге юбилее үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_2138Кичә, 11 ноябрьдә, Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында «Самар татарлары» сайтының 5 яшьлек тәүге юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Бәйрәм программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова  чыгышлар ясадылар, сайтның авторлары бүләкләнделәр,  фойеда күмәк биюләр үткәрелде.

8CoQ4ktWSkQDvvU_eM9-iUFUZwg5iImGg-T2DP2idxIkvLJMIrBlBmM

Исегезгә төшереп үтәбез, 2013нче елның 18 октябрендә татар һәм рус телләрендә “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлады. Аның оештыручысы – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова. Биш нәтиҗәле ел, шулай ук бик күп вакыйгалар артта калды, сайт аларны, бер гаилә әгъзалары сыман, укучылары белән бергәләп кичерде.

Сайтны юбилее белән котларга бик күп халык җыелган, тамашачылар залы шыгрым тулы иде. Мөхтәрәм кунаклар бәйрәм сәхнәсеннән чыгышлар ясадылар, һәммәсе дә аның озын гомерле булуын теләделәр

Халыкны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров һәм Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин сәламләделәр. Самар өлкәсе Губернаторы администрациясенең җәмәгатьчелек фикерен мониторинглау Департаментының милли һәм дини сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Сергеевич Кирсанов өлкә губернаторы  Дмитрий Азаровның, Самар Губерна Думасының VI чакырылыш депутаты Николай Александрович Панченко Самара Губерна Думасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Екатерина Кузьмичеваның, шәһәр администрациясендә ад­министратив реформа де­партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. 

Порталның авторлары - Нефтегорск шәһәреннән Линара Әнвәр кызы Николашкина, Иске Ярмәк авылыннан Гөлисә  Раил кызы Бәдретдинова, Яңа Ярмәктән Рузалия Мөхтәр кызы Гафурова, Камышлыдан Рушания Сәгыйть кызы Диндарова,  Денистән Рөстәм Әнәс улы Нуртдинов, Камышлыдан Лилия Минсәхи кызы Фәртдинова, Яңа Мансурдан Рузалия Мөҗәһит кызы Фәткуллина Самар Губерна Думасының Дипломнарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессыннан әлеге бәйрәм чарасында Марсель әфәнде Масаутов катнашты, юбилей белән котлады,  сайтның хәбәрчеләренә - Гөлшат  Мидхәт кызы Хәйруллинага (Гали авылы, Похвистнево районы); Зөлфия  Кәшфи кызы Хисәметдиновага (Иске Усман авылы, Камышлы районы); Руфина  Рафаил кызы Насыйровага (Яңа Җүрәй авылы, Кошки районы); Сания Шәкүр кызы Нуретдиновага (Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы); Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимовага (Камышлы авылы); Гөлисә  Раил кызы Бәдретдиновага (Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы); Рушания Сәгыйть кызы Диндаровага  (Камышлы авылы) Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, сайтның баш мөхәррире Римма Равил кызы Нуретдиновага конгрессның “Татар милләтенә  күрсәткән хезмәтләре өчен” медален тапшырды.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, порталның даими иганәчесе Равилә Гомәр кызы Кыямова, авторы Динара ханым Шәрипова, веб-остасы Денис Валентин улы Давыдов  шәһәр хакимиятенең бүләкләренә лаек булдылар.

1-DSC_2043

nRAgZK5JHxs1-DSC_20488J0_4_1fJZ0zmDebWxkSWomUOp69aiFOM VrMYG9qY8Fg

1-DSC_2099

1-DSC_2119 1-DSC_2123JWoCtwH7o74agjJFbS721UbPtPjIbRAtEH9Y65IUPqfYMUPbu9eUnmc

1-DSC_2057Шулай ук «Прогресс-В» компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гатович Мөхәммәтшин, Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина, Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринад Ирфан улы Шәрәфетдинов, Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы Муллабаев, Похвистнево районының «Туган тел» оешмасы җитәкчесе урынбасары Кәүсәр ханым Шәйхетдинова, Гали авылы «Ак калфак» оешмасының рәисе Илһамия ханым Кәримова, өлкә «Бердәмлек» татар газетасының мөхәррир вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эльмира ханым Шәвәлиева, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы Азат Камил улы Надиров һәм башка кунаклар бик матур чыгышлар ясадылар.  Денис авылыннан килгән Рөстәм Әнәс улы Нуртдинов, Гали авылыннан — Саимә ханым Морзаханова, Иске Ярмәк авылында яшәүче Гөлисә Раил кызы Бәдретдинова сайтның юбилеена багышланган бик эчтәлекле шигырьләрен дә бүләк иттеләр.

Бәйрәм кысаларында социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре арасындагы бәйгенең финалистлары да билгеле булды. Конкурс ел башыннан октябрьгә кадәр узды, аны өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы үткәрде.

Беренчелекне «Одноклассники»да «Terra Камышла» дигән төркемне алып баруда актив катнашучы модератор, “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимова һәм «Одноклассники» социаль челтәрендә «Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге» дигән төркемне алып баруда актив катнашучы Гөлисә  Раил кызы Бәдретдинова алды. Икенче урын Алия Гаил кызы Хәмидуллинага (Яңа Ярмәк авылы), Рушания Cәгыйть кызы Диндаровага (Камышлы авылы), Линара Әнвәр кызы Николашкинага (Нефтегорск шәһәре), ә өченче  Руфина Рафаил кызы Насыйровага (Яңа Җүрәй авылы), Зөлфия Кәшфи кызы Хисәметдиновага (Иске Усман авылы), Лилия Минсәхи кызы Фартдиновага (Камышлы, Яңа Усман, Балыклы, Байтуган авыллары турында язды), Рөстәм Әнәс улы Нуртдиновка (Денис авылы), Гөлшат Мидхәт кызы Хәйруллинага (Гали авылы) эләкте. Финалистларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Рузалия ханым Фәткуллинага (Яңа Мансур авылы), Гөлчәчәк Шәрәповага (Денис авылы), Әлфирә Кәлимуллинага (Иске Ярмәк авылы), Алисә Хаматшинага (Яңа Ярмәк авылы), Зөлфия Таштабановага (Мәчәләй авылы),  Светлана Лаврентьевага (Сызрань шәһәре), “Камышлы хәбәрләре”, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, «Самар татарлары» журналы коллективларына да рәхмәт хатлары  һәм бүләкләр тапшырылды.

Кичә барышында күптән түгел арабыздан китеп барган ихлас күңелле күренекле шәхесләрне — Самар өлкәсендә эшләүче журналистлар өчен чын легенда булган милләтпәрвәрне, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррирен, татар матбугаты үсешенә зур өлеш керткән  Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинны һәм татар чараларын калдырмаган Самар Губерна Думасы рәисе Виктор Федорович Сазоновны да искә алдылар. 

_13rePCAeAo _Wa20WA7mKs 231cy9FhUiE Bgd0X7G_xWk

1-DSC_21381-DSC_2135eV6f26wmClkewb78BEw7YI

fxZHmHsdI74l43E18vTsyojGF2I-vYIj4Q6OfA6-C1kksBOeprDXTHg sPa_z5RLepQ uSi_3ZU8GIo UVwJzB8s-i0 VY1tgAU-cgk

ZC8pdF0mLhA

imageimage (1)

Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова  үзләренең репертуарларыннан халык күңеленә бик ятышлы җырларын башкардылар. Тамашачы аларның чыгышларын көчле алкышларга, үзләрен чәчәкләргә һәм бүләкләргә күмде.  Җирле «Ялкынлы яшьлек» ансамбле, Яктылык мәктәбенең “Йолдыз” бию театры артистлары һәм әтиле-кызлы җырчылар Альмира һәм Искәндәр Зиннур улы Сәетовларның чыгышлары да тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Альбина Харис кызы Мәхмүтова һәм Рафаэль Азат улы Яросланов бәйрәмне бик матур алып бардылар.

8mmJ1T_6IM8-szjFUjszEE tBIRFH36dzs HM0I9yNmAA8 cuKfzXZN5gM

1-DSC_2044 1-DSC_2077 1-DSC_2078 1-DSC_2085 1-DSC_21031-DSC_21101-DSC_2172 1-DSC_2178 1-DSC_2177 1-DSC_2181 1-DSC_2207 1-DSC_2191 1-DSC_2188 1-DSC_22121HkLjYiNc6k 4co_jLjcDQU 8AzYqyepqig AzDoR4vnWbY c1dlVpfBIeE CePh8m0RsOc cm_lBZThMQE fI9ndXl0oeE FUlXsJ8y0v0 H6BWsMAiMT4 mRqyynuKemQ my4B6OXvN_I MZAPPSY57Sg OqHYkJNSpfM r0Nhm5bMzzgwWIny8sYJEU X5UWsYbdxeAwbnPY8sStvA

DYgwDSZtV_g

8VJ1dQqYbfo

VTSDlqSGgc8

1-DSC_2213

Чара татарның рәсми булмаган гимны — «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Аны барысы да аягүрә басып башкарды.

13To8jA8BvshjoBNB0jeLU (1)

Әнәс МИНГАЛИЕВ, Римма НУРЕТДИНОВА һ.б. фотосурәтләре.


КОНТЕКСТ:

Праздник, посвященный 5-летию медиа-портала «Самар татарлары», получился по-настоящему красочным и колоритным (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

* * *

Медиа-порталу «Самар татарлары» — 5 лет!

* * *

За пять лет в информационном пространстве сайт «Самар татарлары» стал народной трибуной / Биш ел мәгълүмат киңлегендә булган “Самар татарлары” сайты халык трибунасына әйләнде

* * *

Сайтыбызга — «бишле»!

* * *

Туган көнең белән, тынгысыз сайтыбыз!

Просмотров: 2996

9 комментариев

  1. Бик эйбэт бэйрэм ясадыгыз , курекле hэм кирэкле! Тэбрик итэм узегезне 5 яшьлегез белэн. Тагыннанда куньелгэ хуш килэ туганыбыз Денис Валентин олы Давыдов шул сайтны ясаганга! Акыллы команда сайтны тапшырып бара! Рэхмэт сайтыгыз очен!!!

  2. Герләвеп мәңге ага торган чишмәләр кебек ,телебезне,татарлыгыбызны саклый ,үстерә торган яраткан САЙТ -быз мәңге яшәсен өчен Ильяс Гумеровичка ярдәм итегез,милләттәшләр . Акчалата,рекламалар урнаштырып. Сайтны тоту,милли чаралар оештыру—миллионнар кирәк.— Милли чараларга килегез ,оештыру эшләрендә катнашыгыз . Оныкларыбыз ,балаларыбыз татарча белми диеп көнә елап утырганчы…

  3. «Самар татарлары» сайтының 5 яшьлек тәүге юбилеена багышланган тантаналы кичәне оештыручыларга,безнен эшебезгә зур бәя биручеләргә,чын кунелдән котлаучыларга олы рәхмәтемне житкерәм!

  4. Сайтны һәрбарчабызда зур кызыксыну белән укыйбыз, Римма якташыбыз уңышларыңа, матур эчтәлекле язмаларына сокланабыз. Ә инде бу сәваплы һәм биктә кирәкле эшләрнең башында торучы иганәчесе (халык әйтмешли акча капчыгы) булган хөрмәтле Ильяс Гомәровичка бөтен изге догалар юллап каламын. Уңышлы, изге эшләр дәвамлы булсын иде…

  5. Сайтны юбилее белән котларга бик күп халык җыелган, тамашачылар залны тутырып бәйрәмне зурлап килгәннәр. Мөхтәрәм кунаклар сәхнәдән чыгышлар ясадылар, һәммәсе дә сайтның озын гомерле булуын теләделәр.
    Социаль челтәрләрдәге Самар өлкә татар авыллары төркемнәренең администраторлары һәм модераторлары бәйгегә чакырылган иде.
    Рушания Cәгыйть Диндарова,Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимова ,Гөлисә Раил кызы Бәдретдинова , Лилия Минсәхи кызы Фартдинова- без Камышлы район кызлары шушы, чарага бик куанып бардык. Аның оештыручысы – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова безне зурлап чакырдылар
    Шушы чараны әзерләп үткәргән, безне зурлап чакырып зур бүләкләр биргән оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдәрәбез.Аларга исәнле саулык, озын гомер, иман нуры, зур бәхет, иҗадый уңышлар,илҺам телибез.
    Безнең кечкенә башкарган эшләребезгә зур бәя биргән өчен, Ходай сезне зурласын.
    Сезнең белән аралашып,тагын озак кына бергә эшләргә булсын иде.
    Барлык кызлар исеменнән Рушания Диндарова.

  6. Кылган гамяллярегез очен дя, байрам очен дя сезгя зур рахмат. Сайт олкябездяге барча милляттяшляребезгя бик мохим. Сезгя унышлар телибез.

  7. Бик матур бәйрәм булдырдыгыз, әфәрин! Рәхмәт сезгә! Сайт мәңге яшәсен! Укучылары ничә дистә кабат артсын!

  8. Раббым насыйп итмәде барырга, җыенган урында туктатты….Сайтка уңышлар телибез. Өлкә татарларны берләштереп барлап торуда бик зур өлеш кертәсез. Аллаһының рахмәтләре яусын. Сайтта төрле төрле фикерләргә урын бар димәк чын халык авазы!!!!

  9. Матур бәйрәм! Рәхмәт!