Алсу Абрамова (Сафина): “Татар эстрадасыннан Ринат Ибраһимов, Салават һәм Элвин Грейны беләм”

9c46d7f60653267c486e868b84edfa9bТатарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу (Сафина) берничә еллык тәнәфестән соң кабат сәхнәгә кайта. Үзенең беренче концертын ул Казанның ун мең кеше сыйдырышлы “Татнефть-Арена” залында бирде. “Татар-информ” хәбәрчесе концертның генераль репетициясенә эләгеп, җырчы белән эксклюзив әңгәмә корды.

Алсу, иҗатыгыздагы берникадәр вакыт тәнәфестән соң кабат сәхнәгә чыгасыз. Үзегез нинди хисләр кичерәсез?

- Хисләрем катнаш, эмоцияләрем күп. Чөнки, беренчедән, мин моны бик көттем. Иртәгәсе көн – кул сузымында гына, мин моңа бик шат һәм бәхетле. Икенче яктан, дулкынлану да бар. Ник дигәндә, чыннан да берникадәр вакыт үтте һәм барысы да яңадан башлана, тәүге тапкыр кебек. Дөрес, мин кадерле тамашачыларым өчен бик текә шоу күрсәтергә телим һәм моңа җентекләп әзерләндем.

Әзерләнү күпме вакытыгызны алды?

- Әзерлек эшләрен якынча ярты ел тирәсе элек башлаганбыздыр. Концерт, музыка өстендә генә эшли башлавыбызга дүрт айлап бар. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, безгә никадәр генә вакыт бирелмәсен, ул барыбер җитми. Камиллеккә чикләр юк, һәрвакыт омтылыр тарафлар кала бирә.

Сез — төрле шәһәрләрдә, төрле мәйданчыкларда чыгыш ясаган җырчы. Кече ватаныгыз – Татарстан сәхнәсендә җырлау нинди мәгънәгә ия?

- Татарстан – чыннан да минем туган җирем. Монда мине һәрвакыт көтәләр, “үзебезнең Алсу” дип яраталар. Шуңа күрә мин үземнең мини-турымны да Казаннан башларга булдым.

Алсу, иртәгә булачак концерт – сезнең декрет ялыннан соң беренче чыгышыгыз. Балаларны икенчерәк планга куеп, сәхнәгә чыгу сезгә ничек бирелә?

- Балаларым турында уйламаган чагым юк. Минем янда булмасалар да, алар һәрвакыт йөрәгемнең түрендә. Чөнки алар — минем җанымның бер кисәге. Алар миңа илһам бирә, көч бирә. Аннан соң бит әле иртәгә минем кызларым – Сәфинә белән Микелла да чыгыш ясаячак. Кызларым тамашачыларга бик матур чыгыш әзерли.

Кызларыгызга әниләре белән бер сәхнәгә чыгу ошыймы? Алар музыка белән ныклап шөгыльләнәме?

- Сәхнәне яраталар. Кызлар бит алар. Гадәттә, кыз бала әнисенә охшарга тырыша бит. Балаларым музыкаль мәктәптә шөгыльләнә. Җырларга, пианинода уйнарга ярата. Алар шушы юнәлештә дә үсәргә тырыша.

Күптән түгел генә өченче бала – улыгыз Рафаэльны алып кайттыгыз. Кызлы дөнья – бер, малайлы тормыш бөтенләй икенче диләр. Нәсел дәвамчысы алып кайткач, тормышка, иҗатка карашларыгыз үзгәрдеме?

- Минем үз гомеремдә иң бәхетле өч дата бар. Болар – минем балаларым туган көннәр. Аларның кайсыдыр үзенчәлеклерәк яки кайсын ныграк яратам дип әйтеп тә булмый. Өчесе бертигез. Мин алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Дөрес, малайлар кызлардан аерыла икән. Темперамент ягыннан диимме соң? Алай дисәң, балаларның һәрберсенең үз характеры. Без моңа кадәр гаиләдә кызлар булуга гына ияләшкән булсак, хәзер икенчерәк. Кызларның энеләре белән яшь аермасы да шактый бит әле. Әмма безнең гаиләдә шундый егет булуына чиксез шатбыз.

Улыгыз үзе теләсә, музыкаль белем бирәчәксезме?

- Әгәр үзе тели икән, әлбәттә, каршы килмибез.

Алсу, кызларыгызның тагын нинди шөгыльләре бар?

- Музыкадан кала, бию белән шөгыльләнәләр, телләр өйрәнәләр.

Кызларыгызның инглиз телендә җырлавын беләбез. Тагын нинди телдә сөйләшә алалар?

- Инглиз телен камил дәрәҗәдә беләләр. Моннан тыш, француз, испан, кытай телләрен өйрәнәләр.

Алсу, кызларыгыз татар телен беләме соң?

- Минем җырларым аша белә. Алар минем татар җырларыннан торган альбомны яратып тыңлый.

Үзегез балаларыгыз белән татарча сөйләшәсезме?

- Кызганычка, юк. Безнең гаилә интернациональ бит. Үзем дә татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә беләм.

Әти-әниегез белән татарча сөйләшәсезме? (Бу сорауны татарча бирдем, Алсу аны аңлап, русча җавап кайтарды)

- Алар да минем белән рус телендә аралаша. Татарча аңлыйм мин үзе, җавап та бирергә мөмкинмен. Ә татарча рәхәтләнеп җырлыйм.

Шушы сораудан килеп туган сорау. Алсу, сезнең өчен татарлык нәрсә бирә?

- Мин үземнең тамырларым белән горурланам.

Бәлки сез үскән гаиләдә татарга хас күркәм гадәтләр булгандыр?

Әңгәмәгә Алсуның әнисе ягыннан туганнан-туган сеңлесе Альбина Рейниш (Морозова)кушылды:

- Без дәү әни белән үстек, чыннан да, татар булуыбыз белән горурланып яшәдек. Без татарча белгән кыяфәт ясап, капка төбендәге эскәмиягә утырып, татарча газеталар укый идек.

Алсу: 

- Видеолар төшереп, корреспондент, алып баручы булып уйный идек. Ул видеолар әле дә саклана. Гади совет чоры балалары кебек үстек, барыбыз да бертөрле идек. Безне җәй башында Бөгелмәгә кайтарып куялар иде дә җәй буе шунда тора идек. Безнең балачагыбыз бик бәхетле булды. Көннәр буе урамда уйнап, чүп утый, бакчада җиләк, чия, колорадо коңгызы җыя идек.

Милли бәйрәмнәрне искә аласызмы, Алсу?

- Әлбәттә. Корбан гаете, Ураза гаете, Сабантуйны Татарстанда гына түгел, барлык мөселманнар да бәйрәм итә.

Алсу, татар эстрадасындагы коллегаларыгызны тыңлыйсызмы? Иҗатларын беләсезме?

- Монда яшәмәгәч, бик белмим. Дөрес, минем хәтта татар эстрадасыннан бергә чыгыш ясаган җырчыларым да бар. Ренат Ибраһимов белән дуэтыбызны беләсез инде. Салават белән таныш без. Әмма бергә җырлаганыбыз булмады. Мин ел саен Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашам.

Мәскәүдә Радик Юльякшин (Элвин Грей) белән юлларыгыз кисешкәне юкмы?

- Мәскәүдә юк. Башкортстанда очраштык. Позитив егет. Музыкасы бик матур, миңа ошады.

Алсу, татар эстрадасын дөнья аренасына ничек алып чыгарга була?

- Мин шәхсән моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Кайсы гына шәһәрдә чыгыш ясасам да, татарча җырлыйм. Татар телендә чыккан альбомым бар. Мин кая гына барсам да, үземнең татар икәнлегемне әйтәм.

Иртәгә татар телендә ничә җыр башкарачаксыз?

- Бер генә. Чөнки без әзерләнгән шушы программаны берничә шәһәрдә күрсәтәчәкбез. Әмма ул бик матур номер булачак.

Алсу, ишетеп беләсездер инде, Татарстанда хәзер татар телен укыту ирекле формага кайтып калды. Моңа карашыгыз?

- Кызганычка, моның яхшы ягын күрмим. Мине балачакта татар телен мәҗбүри өйрәткән булсалар, җиңелрәк булыр иде. Бүген миңа татар телен белү җитми. Минем фикеремчә, мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри өйрәтелергә тиеш.

Киләчәккә планнарыгыз нинди, Алсу? Дүртенче бала алып кайту уегыз бармы?

- Алла бирса (бу сүзне татарча әйтте), Ходай күпме бүләк итә, без шат кына булачакбыз. 

intertat.tatar

Просмотров: 899

Комментирование запрещено