Камышлыда узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек дәвам итә

IMG_1009-620x3308 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Самар өлкәсенең Камышлы районында 2019 елда узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек турында сөйләшү булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм бәйрәмнең режиссеры Халисә Исмәгыйлова Самар өлкәсе Мәдәният министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

Мәгълүм булганча, Самар өлкәсендә Сабантуйны оештыру комитетының берничә утырышы булды инде. Бу юлы кайбер нечкәлекләрне тәгаенләп бетерү өчен күрше төбәк вәкилләре Казанга килде. 

Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен оештыруда баш режиссерның ярдәмчеләре, милли бәйрәмнең мәдәни өлеше өчен Самара өлкәсе ягыннан җаваплы Наталья Семенова һәм Ирина Яковлева белән төрле оештыру моментлары каралды.

Сабантуйны оештыру тәртибе турында да сүз булды. Самар өлкәсенең Камышлы районында үткәреләчәк Х Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена Россиянең 30 артык төбәгеннән кунаклар килер дип көтелә. Беренче көнне Татарстан сәнгать осталары концертын үткәрү күздә тотыла. Икенче көнне төп бәйрәм – Сабантуй гөрлиячәк.

tatar-congress.org

Просмотров: 1063

Комментирование запрещено