Президент РТ принял участие в запуске детского телеканала на татарском языке «ШАЯН ТВ» / Рөстәм Миңнеханов “Шаян ТВ” балалар телеканалын эшләтеп җибәрүдә катнашты

view_4496527_3340023Вчера Президент РТ Рустам Минниханов принял участие в церемонии запуска первого детского телеканала круглосуточного вещания на татарском языке «ШАЯН ТВ» на ТРК «Новый век». Об этом сообщает пресс-служба главы республики.

«ШАЯН ТВ» рассчитан на аудиторию в возрасте от 3 до 15 лет. На канале будут представлены оригинальные познавательные, образовательные и развивающие программы, игровые шоу и викторины.

Основу вещания составит 6-часовой блок, в который войдут программы собственного производства и контент на татарском языке. 

Президенту республики также презентовали запущенный сайт shayantv.ru, благодаря которому с контентом канала можно будет ознакомиться не только в России, но и за рубежом.

Рустам Минниханов отметил, что главной целью нового канала является развитие культуры общения на татарском языке. «Мы со своей стороны приложим все усилия, чтобы обеспечить доступ к данному телеканалу не только в Татарстане, но и во всех точках России, а впоследствии по всему миру», — добавил он.

tatar-inform.ru

* * *

Кичә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган “ШАЯН ТВ” балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов озатуында телестудия белән танышты, балалар белән аралашты һәм рәсми рәвештә яңа телеканалга старт бирде. 

«Шаян ТВ» алты сәгатьлек блоктан торачак. Татарстан Президенты яңа телеканалның төп максаты — татар телендә аралашу зәвыгын үстерү, диде.

Рөстәм Миңнехановка кичә эшли башлаган shayantv.ru сайтын да тәкъдим иттеләр. Әлеге сайт ярдәмендә канал белән онлайн форматта Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныша алачаклар.

Рөстәм Миңнеханов республикада татарларның 30 проценты гына яшәвен әйтте. Калган татар халкы Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яши. “Без Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык почмакларында, аннан бөтен илләрдә әлеге телеканалны куллансыннар өчен бар көчебезне куячакбыз”, — дип җиткерде ул.

Татарстан Президенты Россиянең күпмилләтле һәм күп динле ил булуын һәм шул халыклары белән көчле булуын, шунлыктан милли тел һәм мәдәниятне саклау зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 907

Комментирование запрещено