Япон кызы Мидзуки Сакураманың Гүзәл Уразова концертын күрү хыялы чынга ашкан

1Япон кызы Мидзуки Александра Накамура-Сакурама озак еллар дәвамында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концертын барып карарга хыялланган. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә язган.

“Миңа 11 яшь чагында иң беренче тапкыр Гүзәлнең җырын ишеттем һәм аннан соң бүгенге көнгә кадәр 15 ел дәвамында фанат булып торам. Минем хыялым – Гүзәл һәм аның ире Илдарның концертына бару иде”, — дигән Мидзуки.

“Концерт бик әйбәт булды, миңа бик ошады. Япониядән Казанга кадәр бик ерак булса да, бу концертның кыйммәте зур. Бүгеннән башлап, минем яңа хыялым – Гүзәл һәм Илдарның концертына янәдән бару”, — ди япон кызы.
“Гүзәл һәм Илдар, шундый матур кичә өчен зур рәхмәт белдерәм, сезне бик яратам! Япониягә дә килегез әле!”, — дип чакырган җырчыларны Мидзуки Сакурама.

Просмотров: 919

Комментирование запрещено