Дәүләткол әбиләренә «Алтын көз» бәйрәме үткәрдек

20181102_13260122 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Камышлы авылының  социаль реабилитация бүлегенә Дәүләткол авылыннан бертөркем олы яшьтәге апалар ял итәргә йөрделәр. Аларны үзәгебезнең ГАЗель машинасы көндә алып килеп, аннан соң кайтарып куйды.

Апаларыбыз ял итәргә килүләрен көтеп алалар. Авылларында кибет тә юк бит, Камышлыга  килгәч алар бөтен кирәк-яракларын да сатып алалар, барлык йомышларын йомышлыйлар. Үзәгебезнең мөдир урынбасары Габидуллина Наилә Таһировнага үзләренең олы рәхмәтләрен белдерәләр, «шушы оешмабыз бетмәсен иде», дип кайгыралар.

10 көн эчендә алар белән төрле чаралар уздырабыз, үзләрен ял иттерәбез. Менә беркөнне матур итеп «Алтын көз» бәйрәме үткәрдек. Аллы-гөлле көзге яфраклар белән бизәлгән бинабызда - көзнең мул яшелчәләре: эре кабаклар, кәрҗиндә бәрәңгеләр, көзнең соңгы чәчәкләре.

 Чарабызны бүлегебезнең культорганизаторы Әсәдуллина Рәмзия ханым ачып җибәрде:

«Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан:

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, — дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык”.

Бәйрәмебезгә төп кунагыбыз алтын Көзбикә дә килде:                               

                                 Яфракларны күр әле:
                                 Алтын төскә кергәннәр,
                                 Бар дөньяны күмгәннәр!
                                 Җил чыкканда шаулашалар,
                                 Оча-оча уйнашалар,
                                 Һавада әйләнәләр
                                 Һәм җиргә сибеләләр… 

Көзбикәбез төрле конкурслар үткәрде, табышмаклар әйтте, биетте, җырлатты. Һәрберсенә кечкенә бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

20181102_12393720181102_123942 20181102_124107 20181102_124131 20181102_124150 20181102_124853 20181102_124909 20181102_124922 20181102_125546 20181102_130851 20181102_131059 20181102_131239 20181102_131626 20181102_132601 20181102_132738

Бәйрәмебез бик күңелле һәм матур үтте. Дәүләткол апаларыбыз киләсе елда да очрашырга язсын дигән теләктә, рәхмәтләрен белдереп, таралыштылар.

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килде,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Басуларың инде бушап калган,
Икмәкләре кергән амбарга.
Алтын көзем, ямансулый алмыйм,
Юксына да алмыйм син барда.

Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания ДИНДАРОВА.

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено