Мөселманнар Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак / Мусульмане вновь соберутся в Болгаре на традиционный Мавлид ан-Наби

DSC0913419 ноябрьдә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәмне быел алтынчы тапкыр оештырыла. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәүлид ән-Нәби Болгар ислам академиясендә уза һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китә. 

Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башлана, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячак. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган.

Кичәне татар һәм гарәп телләрендә нәшидләр бизәячәк. Алар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры катнашында яңгыраячак.

Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк. Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

* * *

19 ноября 2018 года в Болгаре состоится традиционное мероприятие Мавлид ан-Наби в честь дня рождения Пророка Мухаммада  ﷺ. Торжество уже в шестой раз организует Духовное управление мусульман Республики Татарстан.

Мавлид ан-Наби пройдет в стенах Болгарской исламской академии и начнется научно-практической конференцией «Современные технологии в исламском образовании: многоступенчатая система исламского образования в Республике Татарстан». Научный форум раскроет тему развития системы религиозного просвещения населения на благо сохранения традиционных ценностей ислама.

Основные торжества Мавлида начнутся с предзакатного икенде-намаза, который гости и участники совершат коллективно в Белой мечети. Далее в программе предусмотрены проповеди и чтение Куръана. Украшением вечера станут номера с нашидами на татарском и арабском языках в исполнении Ильгиза Шайхразиева и камерного хора. С приветственными словами к единоверцам обратятся муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин,  Верховный муфтий Талгат хазрат Таджутдин и другие уважаемые гости.

В мероприятии примут участие известные религиозные и государственные деятели, муфтии регионов России, мухтасибы и представители медресе со всего Татарстана и др.

Аккредитация СМИ — до 10.00 часов 13.11.2018 года по телефону:  +7 (904) 768-75-84 (Альбина Фатхуллина).

dumrt.ru

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено