Гүзәл Минакова-Сибгатуллина улы Арслан хакына Камал театрыннан эштән киткән

06178ec74ad479973ca6bee5a5db9bbfГүзәл Минакова-Сибгатуллина Камал театрыннан эштән киткән. Безнең журналистыбыз сәбәпләрен ачыклый һәм охшаш мисаллар нигезендә киләчәкне фаразлый.

Татар театры тарихында калган легендар спектакльләрнең яңа куелышларында төп рольләрне башкарган актриса Камал театрыннан үз теләге белән эштән киткән. Сүз “Зәңгәр шәл”дә — Мәйсәрәне, “Диләфрүзгә дүрт кияү”нең заманча версиясендә (“Диләфрүз—Remake”) Диләфрүзне уйнаган Гүзәл Минакова-Сибгатуллина турында бара. Гүзәлнең театрдан китүен аның биш яшьлек улы сораган. 

  • Гүзәл Минакова 1987 елның 11 маенда Татарстанның Алексеевск районы Ялкын бистәсендә туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Галиәсгар Камала исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Камал театры сәхнәсендәге беренче рольләре — Туфан ага Миңнуллинның Мирхәйдәр Фәйзи мелодрамасына таянып язылган «Галиябану, сылуым-иркәм» спектаклендә Галиябану һәм «Гөргөри кияүләре»ндә – Анук.

Гүзәл Минакова-Сибгатуллина – “Туган тел”не һәм “Гамлет”ны сөйләп, «Священная война»ны җырлап танылган, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында куелган “Сөембикә” операсында Үтәмеш ролен башкарган 5 яшьлек Арслан Сибгатуллинның әнисе. Гүзәлне телетамашачы “Тапшырылган хатлар” фильмында Галия роле аша да хәтерли. Кастингка Гүзәл улын алып килгән булган, әмма үзе дә катнашып, көтмәгәндә Галия булып куйган.

Быел Сибгатуллиннарның икенче улы Әскәргә өч яшь тулган һәм икенче баласы белән декрет ялында утырган Гүзәлгә инде эшкә чыгарга вакыт җиткән.

“Актриса Гүзәл Минакова, үз теләге белән гариза язып, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрыннан китте. 2012 елдан бирле ул декрет ялында булды. 2018 елның августында Гүзәл труппага эшкә чыгарга тиеш иде, әмма ул үзен балаларын тәрбияләүгә багышларга дигән фикергә килде. Театр җитәкчелеге актриса белән дустанә мөнәсәбәттә хушлашты һәм киләчәктә аның кабат театрга кайту мөмкинлеген кире какмый”, — дип аңлатты театр җитәкчелеге Гүзәлнең эштән китүе мәсьәләсен.

Гүзәл үзе дә шушы җавапны куәтләде. “Августта Фәрит абый Бикчәнтәев: “Гүзәл, эшкә чык”, -дип чакырган иде. “Безнең театр тарихында ул кадәр озак декретта утыручы булмады. Бөтен ана да баласын андый дәрәҗәгә күтәрә алмый”, диде. Театрга чыккач Арслан белән иркенләп йөрергә вакытым булмаячагын да кисәтте, гастрольләр дә башланачагын әйтте. “Уйла!” диде. 

Без ул көнне театрга Арслан белән бергә килгән идек. Улым: “Әни, син театрга чыксаң, мин бүтән чыгыш ясый алмам”, — диде. Без ул вакыт “Сөембикә” операсын чыгара идек. Арсланга Үтәмеш ролен бирделәр. Безнең театрда яңа сезонга әзерлек башланды. Мин уйладым да, театрга чыга алмавымны аңладым. Казанда дәү әниләр юк, няняларга ышанмыйм. Әтиебез гел эштә. Арсланның концертлары да күп. Еш кына Мәскәүгә, башка шәһәрләргә чакырып торалар”, — дип сөйләде Гүзәл.

“Бу карар миңа бик авыр бирелде. Озак уйладым. Мондый карарны йөрәгемнән умырып алдым. Әмма хәзер шулай кирәк иде. Хәзергә мин балаларга күбрәк кирәк”, — диде ул.

Гүзәлгә “Син кыю”, диючеләр дә, “Зур рольләрең була торып киттең”, дип аптыраучылар да булган. Мәскәүдә очрашкач, актер Камил Ларин, аптырап: “Ты что, как же без театра, тебе нужно играть”, — дигән.

Сүз уңаеннан, Россия кинематографиясе актеры Камил Ларин белән Гүзәл Сибгатуллина әле дөньяга чыкмаган “Кире” фильмында бергә төштеләр. Фильмның сюжеты төгәл билгеле түгел, ләкин аларның геройлары бер-берсенә гашыйк була булса кирәк дигән фаразларым бар.

“Театрны сагынам. Премьераларга Арслан һәм Әскәр белән йөрибез. Мине җылы кабул итәләр, — ди Гүзәл. — Проектлар бар, эш күп. Өйдә утырырга вакыт юк. Шәхси студиямдә актерлык осталыгына укытам. Эшкә тәкъдимнәр дә бар. Әмма әлегә Арслан һәм Әскәр белән шөгыльләнәм”, — ди Гүзәл.

Арсланның киләчәге мәсьәләсендә ул үзенең “фанатичка” булмавын ассызыклый: “Арслан артист булмаса, ул юлдан китмәсә, борчылмаячакмын. Ә бүгенге көндә мин улыма кирәкмен”, ди ул.

Бүгенге көндә Арслан Сибгатуллин иң популяр татар балаларының берсе. Бер генә мисал, аның дүрт яшендә төшерелгән клибын интернетта 130 меңнән артык кеше караган. Малахов, Галкин телетапшыруларында катнашты, аның телевидение чыгышлары бихисап.

Талантлы балалар турында

Моннан 30 ел элек Муса Маликовта шулай популяр иде. Аның “Әссаләмегаләйкем” җыры шул чордагы татар дөньясының символы булды. Дөрес, татар җырчылары Гүзәл һәм Рөстәм Маликовларның улы Муса нигездә бөтендөнья татар аудиториясен яулады. Ә татар актрисасы Гүзәл Минакова, улы Арслан белән бергә, Россия аудиториясен яуларга омтыла.

Муса Маликов Германиядә укыды һәм бер чорда Казанга кайтты. Әмма ул татар сәнгате киңлекләрендә сирәк күренә.

Сәхнә иҗаты белән данлыклы татар балаларының тагын берсе - Сәйдә Мөхәммәтҗанова. “Голос” телепроект финалисты. Быел ул 11нче классны тәмамлый, сәнгать юлыннан китмәскә дә мөмкин диләр.

Марат Фәйрушин, 5 яшеннән җырлаган Түбән Кама егете. Тик аның турындагы Интернет киңлекләрендәге барлык мәгълүмат егетнең өйләнүе һәм аерылуына кайтып калган.

Балачагыннан ук күренекле татар малае – Нурбәк Батулла.Рабит Батулланың улы. Балачактан уң биеп һәм сөйләп танылган Нурбәк хәзер дә иң күренекле татар яшьләренең берсе.

Алга таба Арсланга уңышлар гына телик.

Театрдан киткән талантлар турында

Иң уңышлы вакытында театрдан китеп барган артистлар һәрчак булды. Камал театрының яшь, чибәр һәм популяр актрисалары Эльвира Садриева һәмӘнисә СабироваФинляндиягә – фин татарларына кияүгә киттеләр. Кызлар уйнаган иң популяр спектакльләрнең берсе – Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле. Әлеге спектакль әле дә театр репертуарында. Ә кызлар әле дә Хельсинкида.

Камал театрының иң популяр артистларының берсе Рамил Төхфәтуллинкиноматография белән мавыгып алды, соңрак ТР Министрлар Кабинетына эшкә китте, әмма анда озак эшләмәде. Берничә сезон Качалов театрында уйнады һәм яңадан Камал театрына кайтты. Биредә икенче сезонын уйный. Рамил Төхфәтуллин белән бергә театр репертуарына ул уйнаган комедияләрнең берсе – “Килә ява, килә ява” (Зөлфәт Хәким) әйләнеп кайтты.

Тинчурин театрының популяр актеры, биредә 40 елга якын эшләгән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистыМарсель Җаббаров1996 елда театрдан китеп, Казан дәүләт федераль университетының “Мизгел” театрында эшли башлый. Былтыр ул 70 яшьлеген шушы театр җитәкчесе буларак каршылады.

Тинчурин театрында тугыз ел эшләп, төп рольләрне уйный башлаган Илфак Хафизов“Болгар” радиосына китте. Аның интервьюларының берсендә “Үсүдән туктадым” дигән сүзләре бер.

Кариев театрында “Зәйтүнәкәй” спектаклендә Тукай ролен уйнап таныла башлаган, “Дебют” номинациясендә “Тантана” премиясен алган Рафил Галимуллинда театрдан китте. Хәзер ул кыйммәтле тамадаларның берсе, ди.

Театрдан китеп үзен эзләгән трагик фигуралар – Дамир Сираҗиев, Гафур Каюмов, Дамира Кузаевалархәтердә яңара.

Фаразлар

Камал театры Гүзәлнең кабат сәхнәгә кайту мөмкинлеген кире какмаса да, шәхсән мин Гүзәлне Камал театры сәхнәсенә әйләнеп кайтыр дип ышанып бетмим. Әгәр шулай була икән – бу могҗиза булачак. Чөнки театрда талантлы актрисалар гаять күп, кабат кайтып элеккеге урыныңны алуы катлаулы. Дөрес, Гүзәлнең бик зур плюсы бар – ул җырчы актриса, аның матур вокалын яхшы беләбез. Бу яктан караганда, театрда аңа конкурентлар бик юк.

Әгәр Татарстанда кинематография бар дип саныйбыз икән, мөгаен, Гүзәл кинематография юлыннан китер. Ә инде чын кинематографиянең юклыгын таныйбыз икән, Гүзәл улы ярдәмендә Мәскәү капкаларын кагачак. Матур вокаллы чибәр блондинкадан нигә киноактриса чыкмасын ди?! 

intertat.tatar

Просмотров: 948

Комментирование запрещено