“Самар татарлары” сайты — халык трибунасы ул

шакуров

Ильяс Шәкүров Азат Надировка Рәхмәт хаты тапшыра.

Бүген өлкәбездә “Самар татарлары” медиа-порталы турында ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Хәер, анда безнең төбәк тормышы гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең дә көнкүреше, хыял-ом­ты­лышлары белән танышырга була. Бигрәк тә бу сайтны күрше Татарстанда үз итәләр.

Сер түгел, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләренең ир­тәсе дә “Самар татар­ла­ры”ның электрон битләрен күзәтүдән башлана. Редакторыбыз Рәф­гать абый Әһлиуллин (урыны оҗмахта булсын) эш­кә килү белән: “Римма-ТАСС” нәрсә язган икән, карыйк әле”, — дип әйтергә ярата иде. Сайтның мөхәррире, проект авторы Римма Нуретдинованы яратып, үз итеп, шулай дип атый иде ул.

Дөрестән дә, бу сайт “мәгълүмат агентлыгы” исеменә лаек. Редакторы интернет челтәрен айкап, әллә кайлардан яңалыкларны эзләп таба да шундук сайтына элеп куя. Самарада узган концертлардан, төрле бәйрәмнәрдән фоторепортажлар ясап, бу чараларның рухын тоемларга, һәр мизгелен кабат кичерергә ярдәм итә. Кайчакта, Римма төннәр буе эшли ахыры, дип хәйран калып карап утырасың. Әле кичен генә җыелыш узган иде, иртә таңнан инде сайтта бу турыда мәгълүмат эленгән. Афәрин, Римма!

“Самара татарлары” сайтына быел биш ел тулды. Шушы көннәрдә шәһәребезнең Киров мәйданындагы Иҗат сараенда ул беренче юбилеен бәйрәм итте. Анда сайтның туг­ры укучылары, авторлары, иң якын дуслары җыелган иде. Ә алар шактый икән. Бәйрәм чарасы башлануга әле ике сәгатькә якын вакыт бар иде, ә фойе инде умарта күчен хәтерләтеп, гөж килә башлады. Бер-берсен сайт аша белгән кешеләр туганнар кебек очрашалар, фи­кердәшләр булып аралашалар.

Сайт кунаклары арасында “Бер­дәмлек” газетасының дус­лары, штаттан тыш хәбәр­челәре булуы аеруча куандыра. Даими хат алышып, телефон аша аралашып торсак та, кайберләре белән шушы бәйрәмдә генә тәүге тапкыр очрашып, танышырга насыйп булды. Хәзер инде хез­мәттәшлегебез тагын да тыгызрак булыр, дип өметләнәбез.

Ул арада Похвистнево рай­онының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, Камышлының тегү-чигү остасы Гамилә Вәлитова өстәлләргә үзләренең кул эшләрен тезеп куйдылар. Чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр, салават күпере кебек төрле-төрле җепләрдән бәйләнгән салфеткалар, оекбашлар һәм башка хуҗалыкта кирәк әйберләр белән хозурланмаган кеше калмагандыр. “Самар татарлары” журналын һәм әле яңа гына табадан төшкән календарьларны, Самара эшкуарлары Мәүлед һәм Римма Низамовларның милли тәм-томнарын да мил­ләттәшләребез чират торып алды. Тамаша залына үт­кән­нәре дә күңелсезләнеп утырмады. Зур экраннан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшчән­леген яктырткан презентацияне карадылар, якыннарын, танышларын күреп, куандылар.

48

Римма Нуретдинова (уңда) һәм Зөлфия Хисаметдинова.

Чараның төп өлеше Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы белән башланып китте. Ул “Самар татарлары” сайтының биш ел дәверендә шактый үсүен, бүген өлкәбезнең һәм Татарстанның иҗтимагый һәм мәгълүмати порталлары арасында лаеклы урын биләвен ассызыклап үтте. Мөфти проектның оештыручысы, иганәчесе булган өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм сайтның мөхәррире Римма Нуретдиновага рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ильяс Гомәр улы үзенең сүзен милләт язмышы өчен борчылып яшәгән, аны саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып барган “Бердәмлек” га­зетасының беренче редакторы Рәфгать Әһлиуллин һәм, татар халкын хөрмәт итеп, барлык милли бәйрәмнәребезгә килеп йөргән Самара Губерна думасы рәисе Виктор Сазоновны искә алудан башлады. Күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән бу шәхесләрне халык бер минут тынлык белән искә алды. Ильяс Шәкүров сайтны шулай ук арабыздан киткән, гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән әнисе Алия Аләветдин кызы истәлегенә багышлануын да әйтте. Шулай ук сайтны булдыруда һәм аның эшчәнлегендә актив катнашучыларны яхшы сүзләр белән искә алып, рәхмәтләрен белдерде.

Гомумән, бу көнне сәхнәдән рәхмәт, тәбрикләү сүзләре күп яңгырады. Өлкә хөкүмәтендә җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты Роман Кирсанов — өлкә губернаторы Дмитрий Азаровның, Губерна ду­масының VI чакырылыш депутаты Николай Панченко — Самара Губерна думасының, ә шәһәр администрациясендә милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгының тәбрикләү сүзләрен җит­кер­деләр. Мөхтәрәм кунаклар, гадәттәгечә, буш кул белән килмәгәннәр иде. Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма директоры Фәрхәт Мәх­мүтов, “Самара татарлары” порталының даими иганәчесе Равилә Кыямова, сайтка даими рәвештә яңалыклар язып торучы Динара Шәрипова, программисты Денис Давыдов шәһәр хакимияте бүләкләренә лаек булдылар.

64

Чарага Татарстаннан да кунаклар чакырылган иде. Бө­тендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Марсель Масаутов, бәйрәм белән котлап, Римма Нуретдиновага — конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән хез­мәтләре өчен” медален, ә штаттан тыш хә­бәрчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина, Сызранның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринад Шәрәфетдинов, Похвистнево районының Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Илһамия Кәримова һәм аның урынбасары Кәүсәр Шәй­хетдинова, сайтның даими авторы, шагыйрә Саимә Морзаханова, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльмира Шәвәлиева, өл­кә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надиров һәм башка кунаклар, сайтны туган көне белән котлап, бик матур чыгышлар ясадылар.

“Самар татарлары” сайты берничә ел рәттән социаль челтәрләрдәге татар төр­кемнәре арасында бәйгеләр уздырып килә. Бәйрәмдә аңа да нәтиҗә ясалды һәм финалистларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Өлкәбезнең төрле шәһәр-авылларында яшәп, сайтка җирле хәбәрләр турында даими язып торучы, мәкаләләр астында үз фикерләрен калдыручы актив якташларыбызны аеруча зурладылар. Шулай, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы — Азат Надиров, Самараның тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев, Нефтегорск шәһәреннән — Линара Николашкина, Сызраннан — Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Светлана Лаврентьева, Елховка районының Мулла авылыннан — Нәгыйм Рәҗапов, Похвистнево районының Гали авылыннан — Гөлшат Хәйруллина, Мәчәләйдән — Зөлфия Таштабанова, Яңа Мансурдан — Рузалия Фәткуллина, Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан — Гөлисә Бәдретдинова, Әлфирә Кәлимуллина, Яңа Ярмәктән — Сания Нуретдинова, Рузалия Гафурова, Алисә Хаматшина, Алия Хәмидуллина, Иске Усманнан — Зөлфия Хисаметдинова, Байтуганнан — Нурания Абзалова, Камышлыдан — Җәмилә Минегалимова, Рушания Диндарова, Лилия Фәртдинова, Шенталы районының   Денис авылыннан — Рөстәм Нуртдинов, Гөлчәчәк Шәрәпова, Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан — Руфинә Насыйрова төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар. Бу кичәдә аларның күбесен сәхнәгә хәтта берничә тапкыр чакырдылар. “Камышлы хәбәрләре”, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самар татарлары” журналы коллективларына да рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

- Бүген сәхнәгә татар мә­дә­ниятен, телен, гореф-га­дәт­ләрен саклауда зур эшләр баш­каручы кешеләр чыкты. Өлкәбездә татар телендә ике газета нәшер ителә, “Яктылык” мәктәбе яшләп килә, “Ял­кынлы яшьлек” ансамбле концертлары гөрли. Биш ел элек аларга “Самар татарлары” сайты да кушылды. Милли проектлар, мәгълүмат чаралары никадәр күбрәк була, шул кадәр милләтебезне сак­лау юнәлешендә күбрәк эш­ләр башкарачакбыз. Мин җи­тәк­­челек иткән “Прогресс-В” компанияләр төркеме һәр­ва­кыт аларга ярдәм итеп тора.

Менә күптән түгел генә Рәфгать Әһлиуллинны соңгы юлга озаттык. “Бердәмлек” газетасы аның тырышлыгы белән генә эшли иде, ябылыр инде”, — диючеләр булды. Бүген редакция коллективының эш­ли алуын күрәбез. Татарлар газетага да, журналга да, интернет-порталга да ябылырга ирек бирмәсләр”, — дип сөйләде үзенең котлавында “Прогресс-В” компанияләр төр­кеме президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы. Аның бу сүзләрен тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Барлык бүләкләнүчеләргә Вазыйх Мөхәммәтшин чәчәкләр, ә интернет челтәрендә узган бәйгедә беренче урыннарга ия булган Җәмилә Минегалимовага (“Одноклассники” сайтында “Terra Камышла” дип аталган төркем модераторы) һәм  “Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге” төркемен алып баручы Гөлисә  Бәдретдиновага кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм программасын бик оста итеп Альбина Мәхмүтова һәм Рафаэль Яросланов алып бардылар. Тәбрикләүләр, бү­ләк­ләүләр Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигъ­рият ансамбле, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию студиясе, әтиле-кыз­лы җырчылар Альмира һәм Искәндәр Сәетовларның чыгышлары белән үрелеп барды. Ә тәнәфес вакытында тамашачылар идәннәрне дер селкетеп, “Ярмәк вагы”на бастылар. Фәрхәт Мәхмүтов: “Җәмәгать, тәнәфес тәмам, сәхнәдә Казан артистлары чыгыш ясый”, — дисә дә, биючеләр тиз генә туктый алмадылар, нәкъ ярмәкләрчә, сызгырып-сызгырып, бии бир­деләр.

Ә сәхнәдә, чынлап та, бик матур концерт бара иде. Ва­һапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова самаралыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Тамашачы аларның чыгышларын чәчәкләр һәм бү­ләкләр белән хуплады.

- Бәйрәм ничек узар икән, дип бик дулкынланган идем. Аллаһыга шөкер, бар да бик матур килеп чыкты. Оештыру эшләрендә ярдәм итүчеләргә, аеруча, бөтен чыгымнарны үз өстенә алган өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улына чиксез рәхмәтлемен. Гомумән, “Самар татарлары” сайты аның ярдәме белән оештырылды һәм биш ел буе аның акчасына эшләп килә.

Проектны булдыруыбызның төп максаты — яшьләрдә милли тормышка карата кызыксыну уяту, берләштерү иде. Бүгенге бәйрәмдә сайтны “халык трибунасы” дип атадылар. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Анда көненә биш йөздән артык кеше кереп, татар тормышы яңалыклары белән танышалар, фикер алышалар. “Одноклассники”, “В контакте” социаль челтәрләрдә дә үз төркемнәребез бар. Бер сүз белән әйткәндә, медиа-порталыбыз яшьләрнең ге­нә түгел, төрле буын вә­кил­ләренең берләшү мәй­данчыгына әве­релде. Моның өчен укучыларыбызга, автор­ларыбызга зур рәхмәт бел­дерәм, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты сайтның мө­хәррире Римма Нуретдинова.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Праздник, посвященный 5-летию медиа-портала «Самар татарлары», получился по-настоящему красочным и колоритным (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

* * *

Сайт сандыгының эче тирән-киң

* * *

«Самар татарлары» сайтының 5 яшьлек тәүге юбилее үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Медиа-порталу «Самар татарлары» — 5 лет!

* * *

За пять лет в информационном пространстве сайт «Самар татарлары» стал народной трибуной / Биш ел мәгълүмат киңлегендә булган “Самар татарлары” сайты халык трибунасына әйләнде

* * *

Сайтыбызга — «бишле»!

* * *

Туган көнең белән, тынгысыз сайтыбыз!

Просмотров: 1597

Один комментарий

  1. Мәңге САЙТ ЯШӘСЕН ИДЕ, АКЧАЛЫ КЕШЕЛӘР ЧИТТӘ ТОРМАСАГЫЗ ИДЕ,ЯРДӘМ ИТСӘГЕЗ ИДЕ САЙТ-ка—ТЕЛЕБЕЗНЕ,МӘДӘНИЯТЕБЕЗНЕ САКЛАР ИДЕГЕЗ .