Барысы да үзеңә кайта

Заки Исмагилов

Зәки Исмәгыйлев балалары арасында.

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Зәки Сафук улы Исмә­гыйлевка – 90 яшь!

Зәки абзый күптән инде мәчетебезнең хөрмәтле ак бабае булып, намазга йөри. Ә яшьрәк чагында ул бик тә уң­ган, җор телле шофер иде. Хәтерлим, Похвистнево районының Толкай авылына өч рейс ясаганнан соң, тәгәр­мәч­ләрен тикшертергә дип, ос­таханәбезгә килгән иде. Колхоз председателе һәм мин, баш инженер: “Карале, кардәш, бигрәк тиз чабасың да инде. Ә көненә дүртәр рейс ясый алыр идеңме?” — дип Зәки абзыйны тикшереп карарга булдык. Ул да югалып калмады: “Нишләп булмасын? Була ул! Тик машинамның әрҗәсен кисеп алыгыз да, Толкай аэрод­ромында басып торган са­молетның койрыгын ялгагыз!” — дип көлдерде.

Ә мин шунда Зәки абыйның йөрәге урынында самолет моторы бардыр, дип уйлап куйдым. Көненә өчәр рейс ясап, колхоз шоферларының нормасын киметкән өчен, аны яратмау­­чылар да бар иде. Ә Зәки абый нишләсен? Хатыны Гамирә апа мәңгелек йортка күчкәндә биш баласының иң кечкенәсенә 3 яшь кенә тулган иде әле. Әнисе дә олы яшьтә иде. Шулай да Галәм апа белән икәүләп шул балаларны тәрбияләп үстерделәр.  Әнисен кадерләп соңгы юлга озатканнан соң да өенә үги ана алып кайтмады, нарасыйларын кеше кулына калдырып китмәде. 

Зәки Сафук улы 50 ел буе бер урында эшләп пенсиягә чыкты. Нинди генә машиналар йөртергә туры килмәде аңа! Нинди генә бураннарны ерып йөрмәде! Тырыш хезмәте өчен ул “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнде. Әле дә мәчеттәгеләргә: “Тырышып эшләргә, изге китабыбыз кушканча яшәргә кирәк”, — дип әйтергә ярата.

Ул үзе дә гомере буе китап сүзеннән чыкмыйча яшәде. Балаларына да: “Сәламәтлек — иң зур байлык, балалар. Авырып китсәгез, шифаны башта Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Үзегез дә каушап утырмагыз, дәвалану чараларын эзләгез. Үзеннән-үзе бернәрсә дә булмый ул”, — дип әйтә.

Зәки абыйның балалары бер дигәндәй акыллы, тәртипле булып үстеләр. Хәзер инде үз гаиләләре бар. Барысы да диярлек Самарада яшиләр, авылга да еш кайталар. Ә авылдагы олы улы Рәфыйк һәм килене Әлфия картны мунча кертеп, өен карап, ашарына китереп, гел булышып торалар.

Зәки Сафук улы балаларын карап үстергәндә күркәм орлыклар салып калдырган булган, күрәсең. Хәзер инде шуның татлы җимешләренә тиенеп яши. Балаларыңны үстергәндә нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң, картлыгыңда барысы да үзеңә әйләнеп кайта икән.

 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1773

Один комментарий

  1. А БАБАЮ НЕ НАШЛИ НОРМАЛЬНУЮ ТАТАРСКУЮ ТЮБЕТЕЙКУ.