Газраилме хаталанган, тәкъдиреңме шул булган?

АГЛИУЛИНҮлемсезлек, кызганычка, юк. Кеше туа, яши, китә… Бер уй­лап карасаң, кеше үлеме гадәти хәл инде ул.

Тик, барыбер, белгән ке­шеңнең вафат булу хәбәре, бигрәк тә аны күп еллар дә­вамында якыннан белсәң, милләттәшең һәм фикердәшең булса, күңелгә ифрат дәрәҗәдә авыр тәэсир итә. Менә Рәф­гать Әһлиуллинның үлеме дә миңа шулай, күтәреп булмаслык авыр кайгы булып тоелды. Бертуганымны югалткандай тәэсир итте.

Без бер-беребезне якташлар, дип исәпли идек. Чөнки икебез дә Камышлы районында, ул — Дәүләтколда, мин Балыклыда туып-үстек. Мин аның язмышы белән үземнең язмышта охшашлык бар, дип саный идем. Аның әтисе Нәбиулла ага һәм Иске Ярмәктә яшәгән әнием Фатыйма Рәфыйкова үткән гасырның утызынчы еллары башында, “кулак” тамгасы тагылып, гаиләләре белән авылларыннан сөрелгәннәр иде. “Красный Бережок”, ә халык телендә “Кулак посёлогы” дип аталган урында комендант күзәтүе астында яшәргә һәм эшләргә мәҗбүр булдылар.

Рәфгать “Бердәмлек”тә эш­ли башлагач, газетада “Мин кулак малае” дигән исем астында күләмле язма бастырып чыгарган иде. Шул поселокта яшәгән кешеләр, кулакка чыгарылып, сөргенгә озатылган гаиләләр язмышы “Бердәмлек” битләрендә урын алып, халык күңеленә кереп калды, гасырлар­да сакланырдай истәлек булды.

Үсмер чакларыбызда без икебез дә беренче һөнәри бе­лемне Камышлы авыл ху­җалыгы техникумында алып, зур тормыш юлына аяк бас­тык. Алга таба безнең язмышлар, әлбәттә, төрле юлдан китте. Мин, һөнәремне үзгәртеп, 20 еллар чамасы Татарстанның Әлмәт шәһәрендә нефть һәм газ тармагында, төзелештә эшләдем. Ә ул журналистикага бирелеп, соңгача шул һөнәренә тугры калды.

Минем аның белән якыннан танышуым Тольятти шә­һәрендәге “Самаратрансгаз” оеш­­масында эшли башлаган 1993 елда булды. Милли хә­рәкәт, татарлыкны торгызу, динне үстерү мәсьәләләре ил­дә дә, Самара өлкәсендә дә киң колач җәйгән чор иде. Ә мондый эшләрдә, әлбәттә, мәгъ­лүмат чараларының роле бик зур, хәтта хәлиткеч, дип уйлыйм.

Шуңа да Самараның “Туган тел“ татар җәмгыяте оеш­масының милли җанлы әгъ­залары иницитивасы бе­лән, исеме үк берләшүгә, бер­дәмлеккә өнди торган беренче милли-мәгълүмати орган — “Бердәмлек” оештырыла. Аның мөхәррире итеп күп еллар төрле газеталарда эшләп зур тәҗрибә туплаган Рәфгать Әһ­лиуллин билгеләнә.

“Бердәмлек” газетасын укып карагач, минем дә күңелемдә пыскып янган милли хисләр үрә башладылар, аларны халык белән уртаклашырга те­ләк туды. Элек тә үземнең уй-тойгыларымны шигъри юлларга салып, кәгазьгә теркәп бара идем. Күнегүләремне газета хезмәткәрләренә дә күр­сәтәсем килде. Бу 1993 ел иде, бугай. Адресларын белештем дә бардым. Ул чакта редакция Фрунзе урамында, бер иске йортның ярымподвалында урнашкан иде. Кечкенә генә тынчу бүлмәдә, Рәфгатьтән башка тагын Шамил Галимов, Исхак Апанаев, Камышлы һәм Балыклыда яшәгән чактан ук миңа таныш булган Фәния апа Шәфигуллина бар иде. Менә шул тәүге очрашудан башланды инде минем татар газетасы һәм аның тәүге хезмәткәрләре белән аралашуым.

Аннары төрле елларда “Бердәмлек”тә эшләгән күп хезмәткәрләр, сәбәпләр табып, башка эшләргә күчтеләр. Тормыш бит. Ә Рәфгать Нәбиулла улы 28 ел буе газетаның алыштыргысыз редакторы булып эшләде.

Шул беренче танышуымда ук алып килгән чиле-пеш­ле, камиллектән ерак булган, милли пафос белән сугарылган шигырьләремне Рәфгатькә һәм хезмәткәрләренә тәкъдим иттем. Алар бик зур кызыксыну белән карап чыктылар һәм калдырып китүемне сорадылар.

Мин ул вакытта “Бер­дәм­лек”не өемә яздырып ала башлаган идем инде. Күп­медер вакыт узгач, кайбер ши­гырьләрем дөнья күрде. Әлбәттә, бик кытыршы урыннары Рәфгать тарафыннан шомартылган иде.

Шигырьләремне бастыру өчен генә түгел, гомумән “Бер­­дәмлек”нең хәленә кереп, киләчәген кайгыртып тора баш­ладым. Чөнки, газетаның яшәе­шендә төрле катлаулы миз­гелләр булды, матди кыен­лыклар туа торды, татар телен яхшы белүче корреспондентлар табуы кыенлашты. Ә газета чыгару — зур чыгымнар таләп итә торган эш. Укучылардан кергән акча гына бөтен чыгымнарны да каплый алмый инде. Бер чорда “Туган тел” оешмасы, “Бердәмлек”, “Азан” газеталары арасында ниндидер аңлашылмаучылык булып алды (хәер, татарда еш була торган хәл ул). Кайбер бәхәсле очрашуларында катнашырга да туры килде. Миңа Рәфгатьнең чыгышында үз фикерен, газетаның юнәлешен, кыйбласын дәлилләп исбатлый белүе бик ошады. Иншалла, ул ыгы-зыгылар вакыт белән сүрелде. Әйтергә кирәк, аның холкында, табигатендә уңай сыйфатлар күп иде. Авыр елларга туры килгән балачагыннан холкына сеңеп калган әрсезлеге дә аңа күп очракларда ярдәм иткәндер, мөгаен. Газета матди яктан төшенке хәлгә калган чакларда Рәфгать хакимият ишекләрен бер дә тартынмыйча ачып керә иде. Кем әйтмешли, бер ишектән кусалар, икенчесен шакый. Һәм нәтиҗәгә ирешкән чаклары да булды. Тик ул тавыш күтәреп, гауга чыгара торган кеше түгел иде. Һәрвакытта басынкы тавыш белән, ипле, тыйнак кына сөй­ләште.

Еллар узган саен “Бер­дәмлек”нең, Рәфгатьнең дәрә­җәләре, абруйлары үсә һәм киңәя барды, даны, шөһрәте Самара өлкәсендә генә тү­гел, татарлар яшәгән бар­ча тө­бәкләргә таралды. Үземә билгеле булганча, “Бердәмлек”не хәтта Үзбәк­станда да алучылар бар иде.

Аның күпьеллык тырыш хезмәте өлкә хакимияте тарафыннан тиешлечә бәяләнде. Татарстаннан да дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр бирелде. Әмма Рәфгатькә “мин-минлек” чире йокмады, кәпрәеп, үзенең өстенлеген күрсәтү сыйфаты аңа ят булды. Әңгәмәдәшләре белән үзен гади тота, ипләп сөйләшә, җитди темаларга гәп­ләшкәндә дә, сүз уңаена аңа гына хас шаян сүзләр, җылы елмаю белән берәр мәзәк сөйләп көлдерә, җанлылык өсти белә иде. Беркайчан да дорфалык, тупаслык үрнәкләре күрсәтмәде. Аның күз карашында, елмаюында серле яктылык, нур чагылыш таба иде.

…Рәфгать турында байтак сөйләргә була. Ул аны белгән, аралашкан кешеләр күңелендә шул елмаюлы, серле көче бе­лән үзенә тартып тора торган кыяфәте белән исебездә сакланыр.

Илаһым, урыны оҗмах тү­рендә булсын иде!

Хуш, бәхил бул, Рәфгать

                                     туган,

Газраилме хаталанган,

Тәкъдиреңме шул булган?

Гомер юлың изге булды,

Ил, милләт өчен яндың,

Һәр тарафтан савап алдың,

Җирдә бурычың калмады.

Йокла тыныч кабереңдә,

Син мәңге исебездә.

Безнең дога, тәкъбиребез

Киңәйтер тар гүреңне,

Көткәндә Кыямәт көнне.

Шактый еллар тирән ихтирам белән аралашып яшәгән дустың

Наил ВАХИТОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1065

Комментирование запрещено