Гөлназ Солтанова татарча җырлап халыкара музыка фестивалендә беренче урын яулаган

001Татарстан җырчысы Гөлназ Солтанова Молдова республикасында узган “Ике игезәк йөрәк” исемле эстрада музыкасы халыкара фестивалендә “Тыңла әле» җыры һәм румын телендә башкарылган җыр белән беренче урынга лаек булды. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә игълан итә.

“Узган ел мин Алушта халыкара җыр бәйгесендә беренче урын алдым. Молдавия илчесе мине шунда күреп алып, ике фестивальдә катнашырга тәкъдим итте. Шуларның берсе “Ике игезәк йөрәк” фестивале күңелемә якынрак булды. Бәлки оркестр белән җырларга теләгем зур булганга күрәдер”, дип хәбәр итте Гөлназ Солтанова “Татар-информ” агентлыгына.

Халыкара фестиваль ел саен Дойна һәм Иона Алдя-Теодорович истәлегенә багышланып Кишинев шәһәрендә уза.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1107

Комментирование запрещено