Ил тарихы хәтле тормыш

Абусаитов Б.Г., 2010 год (1)Өлкән яшьтәге кешеләр белән аралаша башласаң, аларның ихтыяр көченә, батырлыгына, тормышны белүләренә һәм сөюләренә хәйран кала­сың. Алар кебек көчле рухлы кешеләр генә коллективизация  һәм репрессияләр, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларны үтеп, кеше булып кала алганнар.

14 ноябрьдә йөзенче туган көнен бәйрәм иткән әтиебез Барый Гариф улы Әбүсәетов та шундый, йөзле кадак кебек нык кеше.

Ул 1918 елда Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туган. Гомер бәйрәменә, әлбәттә, балалары, оныклары һәм оныкчыклары да җыелып кайтты. Мондый зур очрашулар һәрвакыт Әбдекидә, үзе төзегән йортта уза. Биредә ветеранның яшьлек еллары үткән, хезмәт биографиясе башланган.

Гомумән Барый Гариф улының тормышы — бер зур ил тарихы кебек. Совет иле белән бергә 1918 елда туган кеше буларак, ул коллективизация елларын да яхшы хәтерли. Колхозга керергә теләмәүчеләрнең йортларыннан бар булган мал-мөлкәтләрен талап чыккандагы зар елауларны да онытмый. Ә өйләрен тартып алып, үзләрен сөргенгә озатканда халык күпме кайгы-хәсрәт күрде?

Барый Әбүсәетов  авыр крестьян эшен күп күргән инде. Денистә 5нче сыйныфта укыганда, әнисе үлеп китә. Укуын дәвам итәр­гә теләге зур булса да, таш­ларга туры килә аңа. Үзе ашарга пешерә, үзе колхоз эшендә бил бөгә… Күпме алар, балачактан мәхрүм бул­ган кызлар һәм малайлар?!

Камышлыда авыл ху­җалыгы техникумы ачылуы турында ишеткәч, Барый һәм  Әбде­кинең тагын сигез малае шунда укырга китәләр. Малай, бер ел эчендә ике еллык тизләтелгән җидееллык мәктәп курсларын уңышлы тәмамлый һәм техникумга керә. Күпне күрергә туры килә балага — салкынны да, ачлыкны да. 50 километр ераклыктагы туган авылына  җәяүләп кайтканда ботинкаларын җилкәсенә аса,  аягына кышын чабата кисә, җәен — яланаяк  кына чаба. Жәл бит!

Агрономлыкка укып кайткан егет Денис МТСында эшли башлый. Алты колхозга – бер агроном. Чәчү җирләре киң, бер авылдан икенчесенә тагын да ераграк. Атка атланып шул араларны күпме үткән ул! Томана халык укымышлы агрономның һәр сүзен тыңлап, зур энтузиазм белән эшли. Бер генә кишәрлек тә буш ятмый, барысын дә чәчәргә өлгерәләр алар.

1940 елда, беренче ялына чыккач, агроном өйләнә. Мәсгүдәсе үзе чибәр, үзе уңган. Тормыш җайга салынды дигәндә генә сугыш башлана. 1941 елның 6 октябрендә Барыйга да чакыру кәгазе килә. Ул пехота-пулемет ротасына эләгә. Беренче сугыш  чирканчыгын сугышчы әле фронтка барганда ук ала – колонна өстеннән очып үткән мессер­шмит өсләренә бомба коя.

…Шулай итеп фронтка кадәр бөтенесе дә барып җитә алмый. Ераграк барган саен янган авыллар, үле гәүдәләр ешрак очрый. Әйтерсең лә яшь солдатларны акрынлап сугышка әзерлиләр. Сугыш елларын искә төшергәндә ветеранның әле дә исе китә: ничек түзделәр икән? Шундый вакытларда ул бер хәл турында да сөйләп ала: немецлар, бер авылны калдырып киткәндә, өйләргә ут төртәләр. Безнекеләр авылга кергәндә мич торбалары һәм пыскып яткан агач төпләре генә калган була. Шулай да хатын-кызлар янып яткан түмәрләр өстендә җәймә пешереп, сугышчыларны сыйлыйлар. «Ме­нә кая ул, патриотизм!» - дип тә куя Барый Әбүсәетов.

Ока елгасы буендагы су­гышларның берсендә Әбү­сәетов яралана һәм госпитальгә эләгә. Бераз үз хәленә кергәч, кабат фронтка китә. Бу юлы аңа тоташ ут астында булган тимер юлларны төзекләндерергә туры килә. Үлем аның яныннан күп йөргән, ләкин тимәгән. Көтеп алынган җиңүне сугышчы Германиядә каршылый. Аннары әле Япон сугышында да катнаша. 1947 елда гына туган авылына кайтып керә һәм инде бер атнадан кабат алты колхоз агрономы буларак эшен дәвам итә. Әбдекидәге “Красный Маяк” колхозы рәисе дә, соңрак экономист булып та эшли. Кайда да аны белемле, абруйлы җитәкче, ачык һәм игътибарлы кеше булуы өчен хөрмәт итәләр.

Ветеранның күкрәген Бөек Ватан сугышы ордены, “Хәрби казанышлар өчен”, “Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен”, “Германияне җиңү өчен”, “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре бизи.

Барый Гариф улы, һич­шиксез, бәхетле кеше. Шушы хәтле михнәтләр күреп тә, исән калу – үзе бер бәхет бит. Аның гаиләсе дә зур – өч кызы, өч улы, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Алар барысы да бабаларын бик яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Мин, олы малае Равил, Самара Губерна думасында күп еллар эшләп, пенсиягә чыктым. Ә Советлар заманында Кләүле районы партия комитетының беренче секретаре идем. Икенчесе — Наил (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), Шенталы районының ветеринары булып эшләгән иде. Өченчесе — Раил,  Шенталы хастаханәсендә кеше­ләрне дәвалады, ә хәзер Самараның Середавин исе­мендәге өлкә клиникасында эшли. Кызлары да белемле, төрле тармакларда эшләп, лаеклы ялга чыктылар.

Барый Гариф улы, йөз яшен тутырган көнендә дә актив тормыш белән яши — “Волжская коммуна”, “Шенталинские вес­ти”, “Бердәмлек” газеталарына даими язылып, өлкә хәбәрләрен укып бара. Телевизордан яңалыклар һәм сериаллар гына түгел,  хоккей һәм футбол да карый. Бигрәк тә “Ак барс” һәм “Рубин” командалары өчен җан ата. Гомумән, әтиебез илебез тормышына позитив күзлектән карый һәм башкаларны да шуңа өнди.

Бәлки шуңадыр да аны туган көне белән котларга Шенталы районы башлыгы Александр Лемаев, районның социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, Ветераннар советы вәкилләре килделәр.  Ә Самара өлкәсенең социаль-демографик һәм гаи­лә министрлыгының Төньяк округ территориаль идарәсе җитәкчесе Валентина Комарова Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын җиткерде, губернатор Дмитрий Азаровның тәбрикләү телеграммасын укыды. Әтиебез Шенталыда яшәгәндә мәчеткә йөргән иде. Шунда танышкан дин кардәшләре дә кунакка килделәр, озак кына сөйләшеп утырдылар.

Менә шулай аек акылында,  күп дуслары һәм туганнары арасында йөз еллыгын каршылады әтиебез. Һәрберебезгә дә шундый озын һәм тулы тормыш кичерергә язсын иде. Ә моңа, күрүебезчә, лаеклы булырга кирәк.

Равил ӘБҮСӘЕТОВ.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Поздравили с вековым юбилеем

 

Просмотров: 1142

Один комментарий

  1. Вековой юбиляр. Бари бабай сезгя исянлек