Казан төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыйды

giukC9oZVGU15-17 ноябрьдә Казанда «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү» бөтенроссия конференциясе үтте.

Самар өлкәсеннән  чарада өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды җитәкчесе Гомәр Мулланур улы Батршин, өлкә татар тарихчылары һәм туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Шамил Хәйдәр улы Галимов  катнаштылар.

Конференцияне оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте. Максатлары - татар галимнәрен, туган төбәкне өйрәнүчеләрне җыеп, татар этнотуризмын үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү.

«Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясенең программасында “Татар дөньясында этнотуризм”, “Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре”, “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” секцияләре эше барган.

Пленар утырыш 16 ноябрьдә ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узган.

Просмотров: 1025

Комментирование запрещено