В Казани будет создан Фонд Дэрдменда по сохранению и развитию татарского языка / Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

uploadОбщественное объединение «Татароязычные родители» намерено создать Фонд Дэрдменда по сохранению и развитию татарского языка. Об этом рассказала координатор организации Ксения Зарипова на конференции татароязычных родителей в казанском ИТ-парке.

«Фонд Дэрдменда – наша официальная организация. Его требования – сохранение и развитие татарского языка, оказание помощи перспективным татарским проектам. Надеемся, что фонд заработает в ближайшее время», – пояснила она.

«Наша задача – воспитание детей татароязычными личностями в новых реалиях. Многие говорили, что нужно работать с детьми и родителями, но очень мало объединений, работающих в данном направлении», – отметила Зарипова в ходе своего выступления.  

Ожидается, что Фонд Дэрдменда станет одной из подобных организаций, которые будут работать с детьми и родителями.

Дэрдменд (настоящеее имя – Мухаметзакир Мухаметсадыкович Рамеев) – татарский поэт начала ХХ века, общественный деятель, меценат.

tatar-inform.ru

* * *

18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

Чараны оештыручылар – “Татар ата-аналары” иҗтимагый төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Конференциясенең программасын ни өчен хата белән язганнар?

Конференциядә катнашучыларга хата белән язылган программа таратылды. Татар телен саклауны максат итеп куйган конференциядә хаталы документ тарату сәер булып күренсә дә, аның үз мәгънәсе бар булып чыкты. Чараны оештыручыларның берсе, өч бала анасы Айсылу Галиевамоның махсус эшләнгәнен әйтте.

“Бу махсус эшләнде. Әгәр дә мәктәпләрдә татар теле кысрыклап чыгарылса, безнең менә шундый “хата белән язулы” көнгә калуыбыз ихтимал”, — диде ул.

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

“Татар ата-аналары” иҗтимагый берләшмәсе координаторы, дүрт бала анасы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. 

“Дәрдмәнд фонды – безнең рәсми оешмабыз. Аның таләпләре — татар телен саклау һəм үстерү, перспектив татар проектларына ярдәм күрсәтү. Əлеге фонд тиздəн эшли башлар дип көтелә”, — диде ул.

“Бурычыбыз – балаларыбызны яңа шартларда татар телле шәхесләр итеп тәрбияләү. Балалар, ата-аналар белән эшләргә кирәк диючеләр күп булды, əмма мондый юнәлештә эшләүче берләшмәләр бик аз”, — диде чыгышында Ксения Зарипова. Дәрдмәнд фонды шуларның берсе булачак дип көтелә.

“Дөньяда иң югары хокук булып туган телдә белем бирү санала”

“Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллинтуган телдә белем бирүне дөньядагы иң югары хокук дип атады.

Ул быел июль аенда кабул ителгән «Туган телләрне укыту турындагы закон» нигезендә туган телдә белем бирүдә зур җитешсезлекләр барлыкка килүен әйтте. “Мәктәпләрдә тугызынчы класска кадәр генә татар телен укырга мөмкин. 10-11 сыйныфларда укыту мәҗбүри рус телендә алып барыла», — диде Лотфуллин. 

  • Закон нигезендә, мәктәптә белем алу Россия Федерациясе халыклары туган телләрендә һәм республика дәүләт телләрендә тәэмин ителә. Туган тел дип рус телен дә сайларга мөмкин. Сайлау ирекле һәм ул укучыларның ата-аналары гаризасы нигезендә тормышка ашырыла. 

«Ирекле сайлау өчен мəгарифтə теллəр бер үк шартларда булырга тиеш. Мәгариф өлкәсендә рус теленең өстенлеге зур: БДИ биреп, югары уку йортына укырга кереп була. Милли теллəрдә имтихан юк. Бу халыкара законнарның стандартларын да боза, чөнки туган телдә белем бирү дөньяда иң югары хокук булып санала”, — дип аңлатты Марат Лотфуллин.

Ул белем бирүнең мәгънәсе — киләчәк буыннарга халкының тәҗрибәсен тапшыруда, ә кешелекнең иң зур тәҗрибәсе – аның теле дип саный.

“Туган телне саклау татар кешеләреннән батырлык сорый”

Марат Лотфуллин туган телне саклау татар кешеләреннән батырлык сорый дип белдерде.

“Туган телне саклау татар кешелəреннəн батырлык, үз-үзеңә ышануны сорый. Моның өчен татар кешеләренә зур эш алып барырга туры киләчәк.

Халык арасында татар телен саклау юнәлешендә дәүләт органнары, министрлар эшләргә тиеш дигән сүзләр йөри. Әмма алар хәзер берни дә тиеш түгел. Аның андый вәкалəте юк, ул законда каралмаган.

Туган телне белү – кешенең җәмгыятьтәге статусы ул. Татар теленең халык арасында статусы булмаганда, Казанда идарә органнарында татар кешеләре бөтенлəй булмады. Мəгариф системасында алар ике процент иде”, — ди Марат Лотфуллин.

Белгеч татар балалары рус мəктəбен бетергəннəн соң татар халкына хезмәт итә алмаячак дип фаразлады. “Алар исəнмесез-саумысыз дип кенə əйтə алыр, татар балалары “кухня теле” белән генә татарчаны белмәячәк. Шуңа күрə туган телне мəктəптə өйрәнмичә белеп булмый”, — дигән нәтиҗәгә килде Марат Лотфуллин.

“Хаталы язасың икән, димәк, син укучыларыңны, үз-үзеңне хөрмәт итмисең”

Конференция программасы хаталы язылган, дигән идек. Оештыручылар программадагы хаталарны күргән унҗиденче кешегә бүләк бирергә вәгъдә итте. “Хаталарны табуда күбесенчә хатын-кызлар, барлыгы егерме бишләп кеше катнашты. Хаталарны унҗиденче булып тапкан кеше – Арчадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Ибраһимова”, — диде Айсылу Галиева.

“Әгәр син үз-үзеңне хөрмәт итсәң, матур итеп сөйләшә-яза аласың. Ә социаль челтәрләр – үз-үзеңне күрсәтү ысулының берсе. Хаталы итеп язасың икән, димәк, син укучыларыңны, үз-үзеңне хөрмәт итмисең. Татарча клавиатураны йөкләү дә берни тормый, аңа акчаны да, вакытны да сарыф итәсе юк”, — ди Галиева.

Ләйсән Ибраһимова хәбәрчегә хаталы программаны иң элек “Татар ата-аналары” ВКонтакте төркемендә күреп алганын әйтте. “Хаталы язуларга тап булгач, программаны аерым биткә чыгарып алдым. Башта күп хата булыр дип игътибар да итмәдем, берсе артыннан берсен билгеләп бардым”, — ди ул.

“Саный торгач, унтугыз хата таптым һәм барысын да аңлатып, Айсылу ханымга язып җибәрдем. Дөресен әйтим, җиңәрмен дип уйламадым да”, — дип сөйләде татар теле укытучысы.

Чарада 300дән артык кеше катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында танылган алып баручы Айсылу Лерон, cәясәт белгече Руслан Айсин, нейропсихолог Нуршат Галимова, педагогия фәннәре докторы Рәмзи Дәүләтов, “Сабыйлар” үзәге остазлары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, тарихчы Дамир Исхаков, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин, хокукый юрист Рәшит Зарипов, башкорт ата-аналар берләшмәсе координаторы, Илнара Байназарова һәм башкалар булды.

Чара азагында “Татар ата-аналары” берләшмәсе эшчәнлегенә бәйле түгәрәк өстәл узды һәм резолюция кабул ителде.

intertat.tatar

Просмотров: 817

Комментирование запрещено