Ярмәклеләр кунакка чакыра

imageКамышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында берничә зур чара уздырыла.

1 декабрьдә Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Бу уңайдан авылдашларны, мөхтәрәм кунакларны  зур бәйрәм концертына чакырабыз. Башлана 19 сәгатьтә.

Ә 15 декабрьдә 14 сәгатьтә Мәдәният йортында “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган яңа китапны тәкъдим  итү кичәсе уздырыла. Аның авторы — авылдашыбыз, бүген Самарада яшәүче Фәрит Шириязданов. Чарага Татарстаннан, Самарадан, күрше төбәкләрдән тарихчылар, башка мөхтәрәм кунак­лар килүе көтелә.

Чараларга рәхим итегез, кадерле дуслар!

Ришат ИБРАҺИМОВ, Мәдәният йорты җитәкчесе.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 901

Комментирование запрещено