Всемирный конгресс татар планирует создать в Казани музей татарской миграции / Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музеен булдырырга тәкъдим итә

4063bc1ab16208f5Всемирный конгресс татар (ВКТ) планирует создать в Казани музей татарской миграции. Об этом рассказал первый заместитель председателя ВКТ Данис Шакиров на коуч-сессии «Архивы и сохранение идентичности народов России».

«ВКТ выступил с инициативой создания в Казани музея татарской миграции. Наши соотечественники, проживающие за рубежом, согласны передать свои архивы на родину, если в Татарстане будет такой центр», — отметил Шакиров.

В конгрессе уже разработали концепцию будущего музея миграции. Вопрос о его создании включен в план подготовки к 100-летию ТАССР, рассказал первый зампред ВКТ. 

По его словам, в Турции, Иране, Китае и европейских странах очень много ценных предметов, касающихся истории татарского народа, которые представляют особую ценность. «Наша цель — вернуть эти предметы в Татарстан», — подчеркнул Шакиров. 

Коуч-сессия «Архивы и сохранение идентичности народов России» приурочена к 100-летнему юбилею государственной архивной службы Республики Татарстан.

tatar-inform.ru

* * *

Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музее ачарга тәкъдим итә. Бу хакта Ленин ял итү комплексында узган «Архивлар һәм Россия халыкларының асылын саклау» исемле коуч-сессиядә әйтелде. Конгрессның Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров үз чыгышында мондый музейның кирәклегенә басым ясады.

  • Татар халкының чит илләрдә яшәүче зур диаспорасы бар. Алар арасында күренекле галимнәр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар бик күп булган, алар хәзер дә бар. Без беләбез, аларның шактыйларының архивлары Татарстанга кайтарылды. Чит илләрдә иҗат иткән Гаяз Исхакый, Али Акыш архивлары бүген Казанда саклана. Әмма татар мөһаҗирләре мирасының күпчелек өлеше чит илләрдә, аларның балалары, оныклары, гаиләләрендә саклана. Ә бит бу татар халкы тарихына, аның иҗтимагый фикеренә кагылган искиткеч зур байлык. Мондый байлык тиңсез, ил халыклары арасында андый мирас башка беркемдә юк дип әйтсәк, ялгыш булмас, — ди Данис Шакиров.

Аның сүзләренчә, безнең бөек шәхесләребез, олуг галимнәребез Йөсыф Акчура, Садри Максуди, Габдрәшит Ибраһимов, Фуат Туктаров, Абдулла Баттал-Таймас, Әхмәт Тимер, Әдилә Әйдә, Гөнүл Пултар, Сагадәт Чагатай, Надир Дәүләт һәм бик күп башкалар чит илләрдә иҗат иткәннәр. Шуларның мирасын туган илгә, Казанга кайтарып бер урынга урнаштыру безнең өчен мөһим бурыч булып тора.

Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы инде күптән Казанда Татар мөһаҗирләре музеен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Мондый музей булса, чит илләрдәге милләттәшләр гаиләләрендә саклана торган архивларын туган илгә кайтарырга риза. Бу алар тарафыннан куела торган катгый шарт.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әлеге Татар мөһаҗирләре музееның концепциясе дә эшләнде, андый музейны урнаштырырлык Иске Бистәдәге тарихи биналар да тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының 100–еллык юбилее якынаеп килгәндә татар халкы тарихын барлау аеруча мөһим эш булып тора. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы Татар мөһаҗирләре музеен булдыру эшен тизләтергә чакыра.

tatar-congress.org

Просмотров: 821

Комментирование запрещено