«Хозур ТВ» каналына Youtube видеохостингында язылучылар саны 400 меңнән арткан

Хузур ТВYoutube видеохостингында «Хозур ТВ» каналына язылучылар саны 400 мең кешедән арткан. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кыска вакыт эчендә канал Youtube видеохостингының рус телле мөселман сегментында әйдәп баручыларның берсе булып танылды», — диелгән хәбәрдә.

2017 елда «Хозур ТВ» каналы тапшыруларын 115 илдән 53 миллионнан артык тамашачы караган. Карауларның даими дәвамлылыгы 183 миллион минуттан арткан.

Кулланучылар канал видеороликларына 1 миллионга якын лайк куйганнар.

  • Россиядә беренче мөселман телеканалы «Хозур ТВ» 2018 елның 1 мартында рус һәм татар телләрендә тапшырулар күрсәтә башлады. Агымдагы елның 1 ноябреннән «Хозур ТВ» мөселман телеканалын Татарстаннан читтә дә карыйлар.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 844

Комментирование запрещено