Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез!

i7 Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, “Самар татарлары” медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән  сезне чын күңелемнән иң якты бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла торган бу бәйрәм – балаларның әниләренә булган хөрмәтен, мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуга, аны әхлакый сәламәтләндерүгә керткән хезмәтләрен тану да. Без һәммәбез әниләр алдында бурычлы.

Кадерле аналар, сезне бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, ана бәхете, иминлек, муллык, балаларыгызга, оныкларыгызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга уңышлар телим!

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Нурани Мингали улы САФИНга!

3581013cea6eБез Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән котлап, исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.