Похвистнево районының Яңа Мансур авылында 89 яшен тутырган Хәтимә әби Гарифуллинаны белмәгән кеше юк. Кемнән генә сорама, аның турында: “Ачык йөзле, йомшак күңелле, бик әйбәт кеше”, — диләр. Дәһшәтле сугыш еллары да, тормыш сынаулары да аның күңелен каралтмаган.
Миллионлаган яшьтәшләренеке кебек, Хәтимәнең дә иң матур еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. 12 яшьлек кыз, өлкәннәргә бәрабәр, колхоз кырында көлтә бәйли, башак суга, урман кисә. Бер сүз белән әйткәндә, кайда нинди эш бар, шунда җигелә.
- Ул елларны искә ала башласаң, китап язарлык хатирәләр җыела. Сугыштан соң да тормыш җиңеләймәде. Аякта чабата, өскә кияргә кием, ашарга ризык юк иде. Укуымны дәвам итәргә дә мөмкинлек булмады. Җиденче сыйныфны тәмаладым да колхозда калдым, — дип сөйли Хәтимә Гайнетдин кызы.
1950 елда Хәтимә авылдашы Сәйделгатага кияүгә чыга. Ә бераздан яшь гаилә, бәхет эзләп, Урта Азиягә чыгып китә. Гарифуллиннар Үзбәкстанның Ангрен шәһәренә барып урнашалар һәм торак йортлар төзүче бер оешмада эшли башлыйлар. Берникадәр вакыттан гаиләгә ямь өстәп, кызлары Раилә туа. Кызганычка, тормышта бәхет белән кайгы янәшә йөри. Сабыйның гомере бик кыска булып, бакыйлыкка күчә. Гаиләгә килгән бу зур кайгыны яшьләр бик авыр кичерә. Кадерле йөрәк җимешләрен вакытсыз югалту алар өчен аяз күк йөзен кара болытлар каплап алгандай була. Тик нишлисең, тормыш дәвам итә.
Авылга кайтып бераз яшәгәннән соң Гарифуллиннар, эшкә ялланып, ерак Камчаткага чыгып китәләр. Уллары Рафаэль шунда туа да инде.
- Өч елдан авылга кайтып бөтенләйгә төпләндек. Сәйделгата илле ике, ә мин кырык җиде ел колхозда эшләп, шуннан пенсиягә киттек, — дип искә ала Хәтимә әби.
Гарифуллиннар гаиләсендә бер-бер артлы тагын өч бала туа. Хәтимә әби белән Сәйделгата абзый барысын да укытып, зур тормышка чыгарганнар. Әлбәттә, аларны тәрбияләү күбесенчә әниләре өстенә төшә. Балалар үстерергә дә, тавык чүпләп бетермәслек йорт эшләренә дә, колхоз эшенә дә өлгерә ул. Кызлары-уллары яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсә, олыларны — олы, кечене — кече итә беләләр. Танк училищесын тәмамлаган Рафаэль 20 елдан артык Бурятиядә хезмәт итә. Ә хәзер ул да, сеңлесе Әкълимә дә (ул озак еллар Металлург заводында эшләгән) гаиләләре белән Самарада яшиләр, икесе дә лаеклы ялда. Фәния исемле кызы Похвистнево районының Зур Ега авылы мәктәбендә 38 ел инде директор, ә төпчеге Рәфис Похвистнево шәһәре оешмаларының берсендә инженер булып эшлиләр.
- Аллаһының рәхмәте, балаларым да, кияү-киленнәрем дә әни дип өзелеп торалар, еш кайтып, хәлемне беләләр. Алты оныгым, дүрт оныкчыгым бар инде. Аллаһы Тәгаләдән көн саен: “Барысын да бәла-казалардан сакла, исәнлек-саулык бирә күр”, — дип сорыйм.
Тормышым белән бик канәгать. Хөкүмәткә дә үпкәм юк. Бөек Җиңүнең юбилей елларында җиде тапкыр медаль белән бүләкләндем, Хезмәт ветераны буларак, пенсиямә өстәмә акча алып торам.
Авылдашларым, күрше-күлән дә бик әйбәтләр, туганнардай якын. Социаль хезмәткәрем Руфия Яһудина күршедә генә яши. Мине мунчадан калдырганы юк, тәм-томнар пешерсә, йә үзе кертеп чыга, йә мине чәй янына чакыра. Аллаһының рәхмәте яусын барысына да, — дип сөйли Хәтимә әби.
Ә “Әниләр көнендә хатын-кызларга нинди теләкләр теләр идегез”, — дигән сорауга ул: “Ана булу бәхете телим. Хатын-кыз өчен шуннан да зур бәхет юктыр. Заманасы начар дип, бәби табарга куркып ятмасыннар иде”, — диде ул.
Без дә бу сүзләргә кушылып, газетабызның күптәнге укучысы Хәтимә әбине һәм барлык аналарны зур бәйрәм белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1237
Хэтимэ эбине без дэ туган коне белэн тэбрик итэбез!Алдагы коннэрдэ исэнленк _саулык,шатлыкта бэхеттэ утсен коннэрен Хэтимэ эбиебез!