Яңа Ярмәк авылы клубында Әниләр көненә багышланган музыкаль кичә үтте

20181125_123733Әнием! Әнкәем! Газиз анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син безне.

Ана күңеле генә мәрхәмәтле, иң кешелекле, эчкерсез була ала!

Ана! Ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

Сабырлыкның иң олысын, мәхәббәтнең бик зурысын Ходай әниләргә бүлеп биргән. Әниләргә генә бөтен серләр сыя, иртүк башыбыздан сыйпап, иркәләп яратучы да ул.

Менә без дә әниләребезне, газизләребезне котларга дип Яңа Ярмәк авылы клубы бинасына җыелдык. Бәйрәмебездә әниләребезгә, әбиләребезгә багышлап матур-матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды, биюләр биелде. Чыгышлар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.  Төрле-төрле конкурста да катнаштылар әни-әбиләребез һәм сынатмадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше сый тулы чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмгә пылау да пешереп килгәннәр иде.

20181125_123733

20181125_12060520181125_122216 20181125_124855

Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, тагын очрашырга насыйп булсын иде, дигән теләктә хушлашты апа-әниләребез.

Амин, шулай булсын. Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп, исәнлектә-тазалыкта яшик тә, яшик, кадерле авылдашларыбыз!

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1151

Комментирование запрещено