«Яңа заман шартларында татар журналистикасы» — илебез регионнарында яшәүче каләм әһелләре Казанда булып кайтты

tatar-127-28 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениядә эшләүче журналистлар өчен «Яңа заман шартларында татар журналистикасы» дип исемләнгән семинар-уку оештырды. Самар өлкәсеннән чарада татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталының баш мөхәррире Р.Р.Нуретдинова  булып кайтты. 

Беренче көнне төбәкләрдән килгән журналистлар зур кызыксыну белән лекцияләр тыңладылар. “Яңалыкны ничек җиткерергә. Социаль челтәрләр белән эшләү принциплары” турында «Татар-информ» республика мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева сөйләде. “Яңа заман шартларында басма матбугатны әзерләү”  темасына «Шәһри Казан» газетасы мисалында «Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова чыгыш ясады. “Заманча конвергент редакция булдыру” темасына лекцияне Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов укыды.

IMG_1092

IMG_1108

Икенче көнне каләм әһелләре төркемнәргә бүленеп “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә, “Татар-информ” матбугат агентлыгында, төрле редакцияләрдә остаханәләрдә катнаштылар. Мин, “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталының баш мөхәррире Р.Р.Нуретдинова, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының эшчәнлеге белән таныштым. Татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов төбәкләрдән килгән журналистлар өчен мастер-класста текстларда яңалык табу, матбугат чарасына укучыларны җәлеп итү, яңалыкларны замана укучысына кызыклы итеп бирү буенча киңәшләре белән уртаклашты. 

tatar-1

“Шаян ТВ” балалар каналы башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова безне әлеге яңа телевизион проект белән дә таныштырды.  Семинар программасы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, БТК комитет җитәкчеләре белән очрашу да үтте. Очрашуда татар дөньясында уртак мәгълүмат кырын булдыруда төп юнәлешләр турында сөйләшү уздырылды. Шулай ук татар журналистлары “Татар халкының үсеш стратегиясе” темасына багышланган түгәрәк өстәл эшендә дә катнаштылар.

untitledgshdlak

untitledokn

«Яңа заман шартларында татар журналистикасы» дип исемләнгән укуны узган журналистлар өчен махсус сертификатлар да тапшырылды.

TxYJaFMJ7iM

“Самар татарлары” сайтының баш мөхәррире Р.Р.НУРЕТДИНОВА әзерләде.

Самар — Казан — Самар.

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено