26 ноября 2018 года в селе Алькино Похвистневского района, в сельском Доме культуры, состоялось торжественное мероприятие, посвященное дню рождения пророка Мухаммада (мир ему и благословение) – праздник Мавлид ан-Наби. В нем приняли участие около 150 человек, гости из городов Самара, Сызрань и Республики Татарстан.
Праздник Маулид, посвящённый дню рождения пророка Мухаммада (мир ему и благословение), как всегда, прошёл организованно. Он был ярким, содержательным, зрелищным и многолюдным.
Слово для открытия праздника было предоставлено председателю Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, муфтию Талип-хазрату Яруллину. Все последующие выступающие говорили о мире, дружбе, о религии Ислам, о пророке Мухаммаде (мир ему и благословение). Со сцены звучали молитвы, нашиды, мавлид.
В священном Коране сказано, что Всевышний Аллах послал последнего пророка как милость для спасения всех миров. Пророк Мухаммад (мир ему и благословение) явился примером тому, каких высоких моральных и нравственных качеств может достичь человек в процессе своей жизни. На его примере мы должны воспитывать в себе такие же качества, как богобоязненность, честность, любовь к ближнему, справедливость и доброта.
После торжественной части все гости праздника были приглашены за праздничные столы с вкусными угощениями на чаепитие. Все гости праздника ушли довольные и унесли с собой прекрасные впечатления и воспоминания о празднике Мавлид-ан-Наби.
Администрация сельского поселения Алькино муниципального района Похвистневский Самарской области.
* * *
Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният сараенда Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә авыл халкы һәм бик күп кунаклар чакырылган иде. Бәйрәмебезне зурлап, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Сызран шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Похвистнево Җәмигъ мәчете имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм күрше авыллардан башка имамнар килделәр.
Бәйрәмне Наил хәзрәт Курмаев ачып җибәрде һәм бик матур итеп алып барды. Коръән хафиз Әбделвахит хәзрәт моңлы тавышы белән Коръән сүрәләре укыды, мөфтиебез Мәүлид аеның бөеклеге һәм аны күркәм табыннар, бәйрәмнәр оештырып үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде. Пәйгамбәребезнең тормыш юлы белән танышу, яхшы сыйфатларын өйрәнү һәм аның үрнәгендә яшәү, бөтен гамәлләребездә дә аңа охшарга тырышу безнең бурычыбыз булып торырга тиеш диде.
- “Мәүлид” сүзе гарәп теленнән “туу” дип тәрҗемә ителә. Үзебезчә әйтсәк, бу иң сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә Аңа пәйгамбәрлек бирде, Коръән иңдерде. Җир йөзендә ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Рәсүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә, аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. VI гасырда Ирбил падишаһы Малик Мөзаффар Әбү Сәгыйть Күк бүре бине Гали, Рәсүлуллаһка гаять мәхәббәтеннән, юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп кунак итүне һәм күп хәер-садакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьләрне җыеп, зур мәҗлес үткәрә булган. Шул мәҗлесләрдә Рәсүллуллаһны гаять хөрмәт белән искә алып, “Мәүлид-Шәриф” касыйдәсен укып, салаватлар әйткәннәр һәм касыйдә укучыларга, ислам динен көчәйтү, аны җәелдерү өчен тырышучы галим-голәмәләргә яхшы гүзәл киемнәр һәм башка нәрсәләр бүләк итә булган. Шушы күркәм гадәт тора-бара бөтен илләргә таралып, мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган зур бәйрәменә әверелгән”, — дип сөйләде Әбделвахит хәзрәт.
Талип хәзрәт “Мәүлид-Шәриф” касыйдәсен укып, салават әйтте, пәйгамбәребезнең кеше сыйфатлары турында сөйләде. Мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, динебезне куәтләү, тарату эшендә үзенең малларын, көчләрен жәлләмәгән кайбер дин кардәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Үзләренең чыгышларында Илнур хәзрәт Гайнетдинов, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Мөхәммәд хәзрәт Кәлимуллин, Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, Мәҗит хәзрәт Маннанов пәйгәмәбәребез Мөхәммәт с.г.с. турында сөйләделәр. Аның тышкы кыяфәте, нәзакәтлеге һәм пакьлеге, кешеләр белән мөнәсәбәте, әдәпле аралашуы турында бик матур итеп, төрле вакыйгаларны искә алып сөйләделәр. Йомшак сүзле, гадел, һәркемгә ихтирамлы, мәрхәмәтле һәм юмарт, киң холыклы һәм юаш, тәвәккәл һәм батыр булуы безгә барыбызга да олы үрнәк булып торачак, диделәр.
Чыгышлар арасында Коръән хафиз Әбделвахит хәзрәт, аның кызы Сәкинә һәм улы Сәлахетдин, Нәргизә Юнысова һәм мәдрәсә шәкертләре салаватлар әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Аларны әзерләүдә мәдрәсә мөгәллимнәре, Минтаһир хәзрәт Сираҗев тырышлык күрсәттеләр.
Район администрациясе вәкиле дә халыкны бәйрәм белән котлап, сөекле пәйгамбәребезнең бөеклеге турында сөйләп үтте. Гали мәдрәсәсе ректоры Фидаил Нураев исә үзенең дини уку йортында көндезен 9 шәкерт, кичләрен 18 ир-ат, 69 хатын-кыз белем алуы, шимбә һәм якшәмбедә балалар өчен укулар оештырылуы турында сөйләде, мәдрәсәгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев бәйрәмебезгә килгән һәм катнашкан өчен мөфти Талип хәзрәт Яруллинга, хәзрәтләргә, имамнарга, барча кунакларга, авылдашларга рәхмәт әйтте. Мондый күләмле бәйрәмнәрдә, күпсанлы чараларда авылдашларның күбрәк катнашуын теләде.
Бәйрәмнең икенче өлеше мул табын артында барды. Әбделвахит хәзрәт табын артында да салават әйтте, Коръән укыды, халык ихластан дога кылды, табынга корбан ите биргән Илфат Хәмидуллин гаиләсенә, бәйрәмне оештыручы башка егетләргә, булышучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Икенче көнне мәдрәсәдә дә Мәүлид әйтелде, Әниләр көне зурлап үткәрелде. Шулай ук Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы “Йортым минем — гөлбакча” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Просмотров: 1427