Зур кыенлыклар аша зур уңышка

2795Быел Мәчәләй авылының хуҗалыгының хөзмәткәрләре көнен ноябрь аеның соңында гына үткәрергә туры килде. Кыр эшләрен тәмамлап кына рәхәтләнеп ял итәргә була инде. Нинди авырлыклар ООО “Восток” оешмасының эшчеләренә тәбигать китереп күрсәтте, авырлык өстенә яңа авырлыклар килеп тордылар. Ә һаман тырыш эшчеләрне җиңә алмады, планлаштырган эшләрен тәки китереп чыгардылар, уфтанмадылар. Җәй буена бер генә яңгыр булды, шуңа карамастан , яңа технологиялар белән кулланып, эшчеләр зур уңышларга ирештеләр. “Восток” рәисе Искандаров Ринат Зәйнулла улы чын олы имтихан бирде һәм кыр эшләрендә җиңеп чыгучы исемен алды. 

Бүген Мәчәләй халкы мәдәният йортына ашыга. Бүген анда зур күренеш, “Восток” оешмасындагы эшчеләрне зурлыйлар. Иң яхшы эшчеләрне бик матур бизәгән сәхнәгә чакырдылар, рәхмәт хатлары бирделәр, киләсе елга да яңа уңышларга ирешергә, рәхмәтләр һәм исәнлек-саулыклар теләде Ринат Зәйнулла улы.

Сәхнәдә алдынгы эшчеләр: Усяев Ибраһим Шакир улы дт-75 тракторы белән—500 га чәчү чәчкән.

Магдеев Равил Суннатович-5000 тонн айбагарны киптергән, ул оператор “Зерносушилка” техникасында.

Субеев Вәлиулла Әхмәтзыя улы һәм Иваев Рәшит Шәфигулла улы—900га ашлык суктырганнар, 1000га-айбагарны җыештырып алганнар, бер комбайн белән, ике смена эшләп.

Кичәдә авыл, авылның матурлыгы турында матур җырлар яңгырады. Аларны авылның “Хыял” Мәчәләй оешмасының артистлары: Амирова Җанна, Газизова Бибинур, Абдрахманов Шакир, һәм башкалар.

Кичәгә килделәр Татарстан артистлары-бусы инде “Восток” ошмасының авылдашларга бүләге, алар чакырганнар. Матур җырлары-кыздырдылар безне. Үзләренең матур-моңлы тавышлары белән бөтен кешенең йөрәгенә керделәр. Килгән кешеләр вакытларын бушка уздырмадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр һәм озак кул чаптылар.

Бик зур рәхмәтләр әйтәбез барысына да, исәнлек-саулыклар теләп калабыз. Ә инде “Восток” эшчеләренә яңа уңышлар телибез.

 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй. 23.11.2018-нче ел.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1309

Комментирование запрещено