Моңлы кичтә тальян гармун кемнәр уйнатыр икән?..

абдиев2003 елның 29 ноябрендә оста гармунчы, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле әгъзасы мәрхүм Рәфыйк Әбдиевның тууына 80 ел тулган булыр иде

Без аны мәңгелек өчен туган, дип уйлый идек. Шат күңелле, шаян, ышанычлы, зур һәм көчле кеше иде ул. Менә инде унбиш ел Самараның мәдәни тормышы аның гармуныннан, аның ачык елмаюыннан башка уза.

Әле кичә генә татарлар үз иткән паркларны, мәдәният йортлары фойеларын аның кыңгыраулы тальян гармуны сискәндереп уятып җибәрә иде. Аны ишетеп, хатын-кызларның йөрәге җилкенә, кызлар йө­герешеп биергә чыга, балалар идәндә мәтәлчек ата иде. Рәфыйк Әбдиев тальян гармунда уйнаган кебек беркем дә уйный белми иде. Аллаһы Тәгалә аңа сәләтне дә, моңны да күп итеп биргән, күрәсең.

Сугыш вакытында туып-үс­кән Рәфыйкның әтисе 1943 елда Смоленск төбендә һәлак була. Балага  туган авылы Аллагуловода ата-ана назына ләззәтләнеп яшәргә туры килми, сабый чагыннан яланаяк көтү көтеп тамагын туйдырырга туры килә. Ә урман янындарак йөргән чак­ларында, тургайлар сайравын тыңлап, бөтен дөньясын оныта малай. Кояш баеп, көтүләр кергәч, Рәфыйк Ибрай бабасы бүләк иткән таушалып беткән гармунын тартып чыгара да сыздырып уйнап җибәрә.

Скрипкачы буларак дан тоткан Ибрай бабасының моңы аңа күчкән, күрәсең. Бабасы скрипкада уйнаганда аңа Рәфыйкның гармуны да кушыла һәм авыл өстеннән искиткеч матур көйләр агыла башлый.

Ләкин Рәфыйк абыйның кул­лары музыкант куллары түгел иде. Куйбышевта яши башлагач, алардан күп очракта машина мае һәм бензин исе килеп тора иде. Ләкин келәшчә кебек каты куллары, гармунга кагылуга, ничектер йомшарып китәләр иде сыман. Алай булмаса, бу бармаклар алтын бәрхетле көйләр чыгара алмаган булыр иде.

Мондый бәхетле минутларда аның йөзе дә үзгәрә иде. Әйтерсең лә күз алдына ялан­аяклы бала чагы, туган авылының челтерәп аккан чишмәләре һәм алсу таңнары килеп баса. Шул бала чагыннан килгәндер  аңа рухи көч һәм иҗат илһамы.

Рәфыйк Әбдиев Куйбышевка 1953 елда килеп урнаша. Унбиш яшьлек яшүсмер егет үзенең “Казан” гармунын өстерәп көн саен Заго­родный парк­тагы татар “пятачог”ына йөри башлый. Көн саен аның янында татар кызлары һәм егет­ләре бөтерелә: бии, җыр­лый, гашыйк була, сугыша, өй­ләнешә…

Хәер, ул елларда һәр икенчесе булмаса, өченчесе гармунда уйный белә иде. Кичләр буе Идел өстендә Тупли, Гали, Камышлы егетләре уйнаган татар көйләре агыла… Эх, бар иде яшь чаклар! Ә хәзер, Рәфыйк Әбдиевның вафатыннан соң, бәйрәмнәребездә тере тальян гармуны тавышын ишетергә тилмереп яшибез.

Ә Рәфыйк абыйның данлы сәгате 1989 елның 16 ап­релендә, “Туган тел” татар җәмгыяте Киров мәдәният сараенда уздырган “Уйна, гармун!” фестивалендә, булган иде. Афишаны күреп, алсуланган йөзен сөртә-сөртә килеп кергәнен хәтерлим.  Аның уйнавыннан барысы да — оештыручылар да, халык та хәйран калган иде. Нәкъ шул мизгелдә ул Самара татарлары тарихына язылып куелды да инде.

абдиев

Рәфыйк Әбдиевны күреп белүебез, аның гармун тавышын ишетүебез белән горурланабыз, аның ныклы кул кысуын хәтерлибез. Шуңа да йөрәк һаман да  бертуктаусыз әрни. Иң олпат егетләребез вакытсыз китә бит. Ул уйнаган көйләр  генә күңел төпләребездә саклана: “Моңлы кичтә тальян гармун кемнәр уйнатыр икән?”…

Шамил ГАЛИМОВ.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

(1999 ел)

«Бердәмлек».

Просмотров: 1415

Один комментарий

  1. Спасибо большое от нашей семьи и меня лично за статью на сайте об отце! Искреннее спасибо, очень приятно !