“Сабыйлар” түгәрәге эшли башлады

IMG_20181126_181408Быелгы октябрьдән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында “Сабыйлар” түгәрәге эшли башлаган иде. Аның төп максаты итеп балаларда туган телебездә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыруны куйган идек.

Түгәрәк өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм оешманың директоры Фәрхәт Мәхмүтов ярдәме белән оештырылды. Бүген анда ана телендә төрле дәрәҗәдә сөйләшүче 3 яшьтән 8 яшькәчә унлап бала йөри. Уен формасында төзелгән дәресләр балаларның татарча сөйләм күнекмәләрен формалаштыруга, сүз байлыгын арттыруга  юнәлтелгән.

Дәресләр атнасына ике тапкыр Самараның Халыклар дуслыгы йортында уза. Дүшәмбедә ана теле һәм хореография (соңгысын өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Ильмира Мәҗитова алып бара), ә шимбә көнне татар теле дәресләре укытыла. Дөрес, балаларның яшь аермасы зур булганлыктан, оештыру эшләрендә кыенлыклар килеп чыккалый. Аларны вакытында хәл итеп,  дәресләрне кызыклы үткәрергә тырышабыз.

Үткән атнада балаларга Шаян исемле клоун кунакка килгән иде. Өлкән төркем балалары аңа үзләре турында сөйләделәр, ә сабыйлар санап күрсәттеләр, төсләрне аерырга өйрәттеләр. Бергәләшеп “И туган тел, и матур тел” җырын җырлаганнан соң балалар Шаянны хореография дәресенә чакырдылар.

IMG_20181015_190448IMG_20181126_181408 IMG_20181126_183526 IMG_20181126_183637

Алия АРСЛАНОВА,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советы әгъзасы, “Сабыйлар” түгәрәгендә татар теле дәресләрен алып баручы.

Просмотров: 1171

Комментирование запрещено