«Әни булса, без бәхетле җирдә»

2«Хәерле көн, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр, кадерле әбиләр! Тормышыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлегегез һәрдаим юлдашыгыз булсын. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлелек, өегезгә иминлек алып килсен. Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз», — дип Иске Усман авылы социаль реабилитация бүлегендә Әниләр көненә багышланган «Әни булса, без бәхетле җирдә» исеме астында бәйрәм кичәсе ачылды.

Кыска гына бәйрәм тарихы искә төшерелде. Чара конкурслар, уеннар һәм котлаулар белән үрелеп алып барылды. Бүлек хезмәткәрләре белән Хайсанова Г.А. житәкчелегендәге «Күңелле ноталар» («Веселые нотки») һәм «Сихри йомгак» («Волшебный клубок») түгәрәкләренә йөрүче балалар олыларыбызга  бәйрәм котлавы итеп матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды, ә әбиләребезгә бүлек хезмәткәрләре кулы белән эшләнгән чәчәкләр бүләк ителде.

cZ-2wa8zC2U-NFxZKOrDGk XZ8v2sRtjfg2

Әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр, котлаулар һәркемнең  күңеленә хуш килде. Олыларыбыз   чыгышларны сокланып күзәттеләр, рәхәтләнеп шатландылар. Бәйрәм кичәсеннән  барысы да канәгать калды, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде. Шушы форсаттан файдаланып, үземнең дә теләкләремне җиткерәсем килә.

Кадерле әниләр! Барыгызны да бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, тазалык-тынычлык, балаларыгызның-оныкларыгызның игелеген күреп, бик озак гомер итүегезне телим. Дөньялар имин булсын! Йөзләрегез балкып торсын!

Без җылыга тартылабыз,
Җылыдан туймый йөрәк.
Дөнья җылы булсын өчен,
Дөнья җырлы булсын өченү
Сез, әниләр, бик кирәк! 

Иске Усман авылының социаль реабилитация булеге хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

.

Просмотров: 1419

Комментирование запрещено