Быел да Мәчәләйдә Мәүлид бәйрәме зурлап уздырылды

Изображение 2 006 (1)2 декабрьдә Похвистнево районының Мәчәләй авылы клубы бинасында Мәүлид бәйрәме узды.  Чарага барлык авыл халкы җыелган иде. Бәйрәмне зурлап Самардан, Камышлыдан, күрше авыллардан кунаклар да килделәр.  

Наил хәзрәт Курмаев бәйрәмне бик матур итеп алып барды. Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Мәчәләйнең традициясен — шулай зурлап Мәүлидне уздыруны — бик кирәкле эш дип атады, барча килгән халыкны бәйрәм белән тәбрик итте. Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында Наил хәзрәт Биктаев сөйләп үтте. 

Клуб сәхнәсеннән салаватлар яңгырады, алар авыл мәктәбе балалары тарафыннан укылды. Гали авылыннан килгән яшүсмер шәкертләр матур итеп нәшедләр җырладылар.

Быел бәйрәмебездә яшь талантлы җырчы Динара Ямалетдинова опера тавышы белән мөнәҗәтләр дә тәкъдим итте. Наҗия апа Иваева һәм Галимә апа Курмаева да мөнәҗәтләр башкардылар, араларында узләре язганнары да бар иде хәтта. 

Ахырдан кунаклар һәм авылдашлар бергә фотосурәтләргә төштеләр. Шулай итеп быел да Мәчәләйдә Мәүлид бәйрәме зурлап уздырылды.

At034lAOxt0CHNv_rn1v5Qimage (2) image (4) image (8) K1je7_xb-WQ Изображение 2 012 Изображение 2 006 (1) cYqLYsBT-wY Изображение 2 013

Зөлфия ТАШТАБАНОВА.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

Просмотров: 1283

Один комментарий

  1. О! Лично Марат Бадретдинович та кайткан! Зур Салям Марат абый!