Бүген Гомәр Мулланур улы БАТЫРШИНга 60 яшь тула
Самара татарлары арасында милләтебез өчен янып-көеп яшәүче фидакарь ир-егетләребез бар. «Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының Попечительләр советы рәисе Гомәр Батыршин нәкъ шундыйлардан. Тик мактауга лаек гамәлләре шактый булса да, үзенә игътибар җәлеп итәргә яратмый ул.
Уңышлы эшкуар, өч бала атасы, актив җәмәгать эшлеклесе әле яшүсмер чагыннан ук тарих белән мавыккан. Ә кайчандыр Урта Иделдә Идел буе Болгар дәүләте булуын белгәч, Гомәр Мулланур улы татар тарихындагы ак тапларны бетерү, болгар тематикасын популярлаштыру теләге белән кабынып китә. Шул максаттан ул «Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондын оештыра, “Идел буенда Болгар цивилизациясе” дип аталган китап бастырып чыгара. Гомәр әфәнденең матди һәм рухи ярдәме белән 2010 елда Самараның Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” мәчете төзелә. Вәгазь сөйләгән саен гыйбадәтханә имамы Расих хәзрәт Вакказов VII — XI гасырларда Урта Идел буенда беренче феодаль дәүләт төзегән ерак ата-бабаларыбызны искә ала, алар рухына дога кыла.
2011 елда Иделнең сул ярында, Ширяево авылы өстендәге тау битендә “Канатлы барс” монументы ачылды. Тарихи документларга караганда, нәкъ шушы урында, борынгы Болгар иленең көнчыгыш чигендә, ерак ата-бабаларыбызның таможня хезмәте, сәүдә көймәләре порты булган. Бу монумент шулай ук Гомәр Батыршин тарафыннан борынгы Болгар кабиләләре истәлегенә куелды. Һәр сентябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары өчен шушы изге урынга экскурсия оештыручы да, аның чыгымнарын үз өстенә алучы да ул. “Канатлы барс” янында үткән тарих дәресе балаларга бик тә файдалы, төрки телле халыклар тарихы дөнья цивилизациясе белән аерылгысыз, ерак ата-бабаларыбыз кыргый халык түгеллеген белеп үссеннәр өчен эшләнә. Европада фәнни идеяләр өчен кешеләрне учакта яндырган чорда Идел буе Болгарында фән һәм мәгариф чәчәк атуын дәлилли Гомәр Батыршин.
Гомәр Мулланур улының бабалары эшмәкәрлек һәм хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр, мәчетләр төзегәннәр, мохтаҗларга ярдәм иткәннәр. Гомәр дә аларга охшап, изге җанлы милләтпәрвәр булып тугандыр.
Декабрьдә Гомәр Батыршинга 60 яшь тула. Самараның милли татар хәрәкәте активистлары исеменнән фидакарь милләттәшебезне бу күркәм гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлап, изге теләкләремне җиткерәм.
Хөрмәтле Гомәр әфәнде! Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шундый көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле кеше булып калыгыз, якыннарыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Ильяс ШӘКҮРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
* * *
Хөрмәтле Гомәр әфәнде!
Без, Зубчаниновка бистәсе мөселманнары, Сезне гомер бәйрәмегез — олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер телибез.
Аллаhы Тәгалә безне Сезнең белән шундый матур юлда очраштырды, таныштырды. Бүгенге көндә без Сезнең тырышлыгыгыз, малыгыз, көчегез белән салынган мәчеттә гыйбадәт кылабыз. Мәчет салу — иң олы, иң изге эшләрнең берсе! Өммәтебезгә файда китергән өчен Аллаhы Тәгалә Сезгә дә иң олы әҗер-саваплар насыйп итсен.
Бу хакта хәдистә ачык әйтелгән: “Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене Аллаhы Тәгалә җәннәтле итәр”, — дип. Безнең мәчет — кош оясы кадәрле генә түгел, зур, уңайлы. Без дә Сезгә зур, олуг рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләгән изге эшләрегез Сезгә бу дөньяда да, ахирәттә дә юлдаш булсын.
Якыннарыгызның, балаларыгызның хөрмәтен күреп, шатландырып, шатланып тагын да озын еллар изгелектә, игелектә яшәгез!
Зубчаниновка бистәсе мөселманнары.
Просмотров: 1362
Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим .