Рустам Минниханов встретился с татарской общиной Финляндии / Татарстан Президенты Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

rПрезидент Республики Татарстан Рустам Минниханов находится с двухдневным рабочим визитом в Хельсинки (Финляндия). Также в составе делегации Татарстана Главу присутствует и заместитель премьер-министра Татарстана, председатель Национального совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев. Президент в Хельсинки вчера уже принял участие в ряде мероприятий и провел несколько встреч. И, как известно, каждая поездка Президента Татарстана непременно сопровождается встречей с местной татарской общиной. И в этот раз Рустам Минниханов нашел время в своем тесном рабочем графике для встречи с соотечественниками.

На встречу с президентом собралось порядка 150 человек. Встреча проходила в неформальной обстановке, за чайным столом.

Татары на территории Финляндии появились около 200 лет тому назад. В 1809 году в результате русско-шведской войны (1808-1809) Финляндия была присоединена к Российской Империи. В военные гарнизоны российской армии были направлены татары для строительства военных крепостей на Аландских островах и островах возле Хельсинки.

Переселение татар в Финляндию шло исключительно из деревень Поволжья в период с 1870-х до середины 1920-х гг., за счет прибытия родственников тех, кто поселился здесь раньше. Именно поэтому даже сейчас татары Финляндии живут в теснейшей связи друг с другом.

В настоящее время в Финляндии проживает около 950 татар. Большинство живут в Хельсинки (около 500), остальные — в Тампере, Турку, Котка, Раума и Васса, Ярвинпаа. До недавнего времени татары были объединены в несколько татарских обществ.

Встречу, модератором которой был Василь Шайхразиев, открыла председатель Исламского общества Финляндии Голтен Бедретдин. Она рассказала о возглавляемом ею обществе.

В 70-х годах существовало «Общество имени Габдуллы Тукая», возглавлял профессор университета Хельсинки Гумар Дахер. Обществом «Исламия» руководил крупный торговец мехами и пушниной Осман Али. В настоящее время обе организации слились и составляют единую диаспору Финляндии. Многие годы руководителем татарской диаспоры в Финляндии являлся крупный ученый, юрист международного класса, преподаватель университета Хельсинки Окан Дахер – сын Гумара Дахера. Далее председателем был Атик Али. На сегодняшний день обществом руководит Голтен Бедретдин.

Член правления Исламского общества Финляндии Атик Али рассказал о месте татар, которое они занимают в мире, остановился на исторических вехах.

Заместитель председателя Исламского общества Финляндии по культуре Варол Абдурахим расскаал о татарских культурных мероприятиях, проводимых в Финляндии. Среднестатистический представитель махалли приходит на встречи общины дважды в месяц. Главная цель так называемых «чәй кичәсе», то есть чаепитий – душевное общение и обмен мнениями. Самодеятельные ансамбли песен и танцев, небольшая театральная труппа готовят культурные программы с чтением стихов, шуточными сценками, выступлением профессиональных и непрофессиональных исполнителей.

Для финских татар характерно бережное сохранение всего, что связано с национальной историей, культурой, языком и обычаями. Благодаря стараниям татар Финляндии татарский язык был включен в официальный список языков национальных меньшинств Европы. Президент поблагодарил татар Финляндии за такой вклад в сохранение татарского языка.

Вы сохраняете наш язык, нашу религию, наши традиции и обычаи. Вы являетесь опорой нашей нации. а это Вам большая благодарность, — отметил Президент, завершая официальную часть мероприятия.

Встреча продолжилась музыкальными выступлениями Дины Шакир, Бату Алкара и Бетул Хайретдин, а также выступил ансамбль татарских девушек общества.

В завершении встречи председатель Исламского общества Финляндии Голтен Бедретдин была награждена Благодарностью Президента РТ.

tatar-congress.org

* * *

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар.

Хельсинкида Татарстан Президенты кичә берничә чарада катнашты һәм очрашулар уздырды. Мәгълүм ки, Рөстәм Миңнеханов чит илләргә сәфәрләр барышында һәрдаим милләттәшләребез белән очрашулар уздыра. Бүген Татарстан Президенты Финляндиядә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашты. Очрашуда 150 ләп кеше катнашты. Күрешү чәй табыны артында узды.

Финляндия территориясендә татарлар 200 ел элек яши башлаган. 1809 елда Рус-Швед сугышы нәтиҗәсендә Финляндия Россия империясенә кушыла. Россия армиясенең хәрби гарнизоннарына Аланд утрауларында һәм Хельсинки янындагы утрауларда хәрби крепостьлар төзү өчен татарлар җибәрелгән.

1870 нче еллардан башлап 1920 нче ел урталарына кадәр Идел буе авылларында яшәүче татарлар Финляндиядә яшәүче туганнары янына күченә. Шуңа күрә хәтта хәзер дә Финляндия татарлары бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши.

Хәзерге вакытта Финляндиядә 950 гә якын татар яши. Күбесе Хельсинкида (500гә якын), калганнары Тампере, Турку, Котка, Раума һәм Васса, Ярвинпаа шәһәрләрендә яши. Элегрәк татарлар берничә татар җәмгыятенә берләшеп яшәгән.

Чараны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Финляндиянең ислам җәмгыяте җитәкчесе  Гөлтән Бәдретдин кунакларны оешма эшчәнлеге белән таныштырып узды.

70нче елларда Хельсинки шәһәрендә «Габдулла Тукай исемендәге җәмгыять» эшли, аны Хельсинки университеты профессоры Гомәр Дахер җитәкли. «Исламия» дип аталган икенче җәмгыятьне мехлар  сату белән шөгыльләнгән Осман Али җитәкли. Хәзерге вакытта ике оешма да кушылган һәм Финляндиянең бердәм диаспорасын тәшкил итә. Күп еллар Финляндиядә татар диаспорасы җитәкчесе булып галим, халыкара дәрәҗәдәге юрист, Хельсинки университеты укытучысы Окан Дахер – Гомәр Дахер. Аннан соң рәис булып Атик Али була. Бүгенге көндә җәмгыять белән Гөлтан Бәдретдин җитәкчелек итә.

Финляндиянең Ислам җәмгыяте идарәсе әгъзасы Атик Али дөньяда тоткан татарларның урыны турында сөйләде, тарихи этапларга тукталды.

Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе урынбасары Варол Абдурахим Финляндиядә үткәрелә торган татар мәдәни чаралары турында сөйләде. Мәхәлләнең һәр вәкиле диярлеквәкиле җәмгыять очрашуына айга ике тапкыр килә. Биредә «Чәй кичәсе» дип аталган төп чара уза, монда чәй эчү күңел ачу, аралашу һәм фикер алышу үрелеп бара. Үзешчән җыр һәм бию ансамбльләре, зур булмаган театр труппасы шигырьләр укып, шаян күренешләр, профессиональ һәм профессиональ башкаручыларның чыгышлары белән мәдәни программалар уза.

Фин татарлары милли тарих, мәдәният, тел һәм гарәтләрне бүгенгәчә саклап килә. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европада яшәүче аз санлы халыклар саны буларак теркәлде. Президент Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезгә әлеге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде:

Сез безнең телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, милләтебезгә терәк булып яшисез, — диде Рөстәм Миңнеханов очрашуның рәсми өлешен тәмамлап.

Очрашу Динә Шакир, Булат һәм Бетул Хәйретдин музыкаль чыгышлары белән дәвам итте, шулай ук җәмгыятьнең татар кызлары ансамбле чыгыш ясады.

Очрашу ахырында Финляндия Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтан Бедретдин ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Васил Шәйхразиев  Милли шура турында мәгълүмат бирде. Анын максатлары, эшләгән эшләр, татар халкының милли стратегия турында җиткерде.

“Сез безгә үрнәк, сездә буыннар алмашы бик ачык чагыла, мәхәлләгә оныкларыгыз да килә, бу бик матур күренеш. Элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләр  дә бергә, бер-берсенә алмашка килеп матур үрнәк күрсәтәләр, шундый вакытта гына без бердәм була алабыз. Башта Окан Дахер иде, аннан Атик Али, хәзер Гөлтән Бәдретдин”, диде Васил Шәйхразиев.

“Без зур чарага,  2020 елда узачак  ТАССР 100 еллыгына әзерләнәбез” диде ул. “Монда без бик матур музыкаль чыгышлар тыңладык. Киләсе елга сезнен хорны Казанда уза торган “Үзгәреш жиле” проектына чакырачакбыз”, диде.

Милли шура рәисе чыгышын барлык килүчеләргә зур рәхмәт әйтеп тәмамлады.

Мәжлес “Туган тел” җырын җырлап  тәмамланды.

tatar-congress.org

Просмотров: 840

Комментирование запрещено