Азат НАДИРОВ: «Дуслык йортындагы Чыршы бәйрәмнәрен кайтарыйк әле!»

P1030311 (1)Беренче тапкыр татар балалары өчен Чыршы бәйрәмен без 1989 елның соңгы көннәрендә 9нчы ГПЗ заводының клубында үткәргән идек. Балалар, әниләр-әбиләр белән зал шыгрым тулды. Хәридә Габделҗан кызы Дашкина ачып җибәргән якшәмбе татар мәктәбе укытучысы Асия Госман кызы Сәйфетдинова беренче Кар кызыбыз булды. Матур, ягымлы, тәмле телле, тапкыр  Кар кызын балалар бик яраттылар. Шуннан соң да Асия Госмановна байтак еллар  шушы рольне башкарды әле.

Җырлаган, биегән, баянда, курайда уйнаган Кыш бабайны да балалар бик ошаттылар. Медицина институты студенты  Гали Хәсәнов Кыш бабай ролен бик оста башкарды.  Галинең иптәше  — медицина институты студенты  Ильдар Чукмарев белән кара-каршы хәнҗәрләр (кинжал) белән  ”сугышуы” һәм безнең яшьләрнең концерты тамашачыларга  бик кызык булды. Өлкә профсоюз комитеты биргән бүләкләр - кәнфитләр барлык балаларга да җитте.

Байтак еллар Чыршы бәйрәмнәрен авиазаводның Спорт сараенда (завод залны бирә иде), аннары Дуслык йортында үткәрдек. «Туган тел» оешмасының яшьләре бик тырыштылар. Чараларда Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы да булды, төрле уеннар да уйналды – барысы да балаларга  бик кызык иде. Кыш бабаебызны Фәрхәт Мәхмүтов уйнады, балалар әле дә аны күз алларында тоталардыр…. 

Әле дә Халыклар дуслыгы йортында шушындый Чыршы бәйрәмнәрен үткәреп була бит. Залны бушлай бирәләр.  Яшьләребезгә алынып, һәр елны шундый чаралар үткәрергә кирәк, дип уйлыйм һәм моны булдыруларына ышанып калам. Акчалы, байрак кешеләр дә «Туган тел» җитәкчеләренә ярдәм итсәләр, балаларга кечкенә генә булса да бүләкләр әзерләп булыр иде.  

Гали Хәсәновның мин ясаган портреты һәм бер елны Дуслык йортында үткәрелгән Чыршы бәйрәменнән фоторәсемнәрем белән дә уртаклашам, хөрмәтле язмамны укучыларым.

P1030280P1030285 P1030286 P1030297 P1030298 P1030299 P1030301 P1030311 (1) P1040993Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Кәмил улы НАДИРОВ.

Просмотров: 1302

3 комментариев

  1. ӘНИЛӘР ,кызыксынасыз,яхшы. Бәлки инициатив төркем оештырыра алырсыз,ТУГАН ТЕЛ-нең 8декабердә ДУСЛЫК ЙОРТЫНДА башлана торган җыелышына килеп яисә 14 сәгаттә Олкә мөхтарияте җиелышына килеп—. САЙТ аша (Римма белән сөйләшеп собраниядән соң ) ДУСЛЫК ЙОРТЫН-да башка әниләр бөлән билгеләгән көнне очрашып, оештыру эшне дәвам итеп.

  2. Азат абый, бик киряк мясяля кутяргянсез. Чынлап та Самара шяхярендя яшяуче барлык бала да татар телендя уздырылган Яна ел бяйрямендя катнаша алмый бит. Ул бяйрямняргя балалар Кыш бабай булякляреня кызыгып татар телендя шигырьляр, жырлар ойрянер, аралашырлар иде. Рахмат.

  3. Да, обязательно нужно проводить! Желательно на этот Новый Год организовать! Не все же дети имеют возможность учиться в татарской школе Яктылык. А детям так не хватает татарских праздников!