Мәүлид ае бара, мөселман кардәшләрем! Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне мөбарәк булсын иде!
Шундый изге айларда фани дөньяда кылган гамәлләребез өчен бакыйлыкка күчкәч ничек җавап бирербез икән, дип уйлана башлыйбыз. Аллаһы Тәгалә хакларын үтәп, аны сөеп яшәсәң, ул синең гамәлләреңнән риза булса, иншаллаһ, кыямәт көнендә урыннарыбыз дәрәҗәле булыр. Аллаһы Тәгаләгә инанып-ышанып яшәгәндә аның рәхмәтенә ирешә алырбыз, иншалла. Әгәр ятимнәрне, дөреслек белән баручы мөселман кардәшләреңне рәнҗетсәң, ул рәнҗешләр синең үзеңә, бигрәк тә балаларыңа кайтыр. Шунда кеше дөньяда ни кылганнарын аңлар.
Әйе, бу дөнья 3 көнлек. Мәңгегә килгән булып кыланучылар, якасыннан үлем эләктереп алгач, ахирәт барлыгына ышаныр. Тик соң булыр. Гүрләргә ничек барып керүеңне, кара җир астында ялгыз калуыңны алдан кайгыртырга кирәк. Байлык җыеп, мөселманча киенеп йөреп кенә дәрәҗәле булып күренүеңнең теге дөньяда кирәге юк. Анда дөньядагы кыйммәтләреңне эчке халәтеңә карап билгелиләр. Шул турыда уйланыйк.
Аллаһы Тәгалә әҗәле җиткән бер генә кешенең дә үлемен кичектермәс. Байлыгың да, малың да сине йолып кала алмас. Ятимнәрне яныннан куып, аларның ачы күз яшьләренә сөенеп, үзен барыннан да өстен куеп, кимсетеп-көлеп яшәүчеләр күбәйде дөньяда. Артларына борылып, саваплы эшләрен барлап карамыйлар микәнни? Риядан укыган намазлары, кеше күрсен дип биргән садакалары ахирәттә ул кешедән оялып качар, каршы алмас. Ә кыенлык белән, кимчелектә тормыш алып баручыларның садакалары һәм изге эшләре кыямәттә нур булып каршылар.
Кыямәттә яраткан кешеләрең белән бергә булыйм дисәң, Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер кылып яшә, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле бул, изгелек кылырга ашык. Шунда йөзең якты, күңелең иманлы, урының җәннәттә булыр.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 971