Иске Ярмәк авылында яшәүче Гөлфия ханымның күршеләре бик бәхетле…

18 1106Быел шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек елы һәм көне уңаеннан бергә эшләп, лаеклы ялга чыккан Шарипова Гөлфия Мохиб кызына теләкләремне җиткерәсем килә.

Күршең үзеңнән яхшы булсын, — дигәннәр бит. Гөлфия ханымның күршеләре бик бәхетле — ярдәмчел, нечкә күңелле, бар яктан да үрнәк хатын-кыз, әни, әби якында гына булуы белән. Күршеләре аның яхшылыклары турында бәйнә-бәйнә сөйләп туя алмыйлар. Тумыштан сукыр Шәйхетдинова Кәүсәр, олыгайган көндә ялгызы гына көн күрүчеләр Яруллин Минсәгыйт, Шәймарданова Мәрьям, ерак җирләрдән күченеп килгән үзбәк Усмановлар гаиләсе, 37 ел күршеләр булып яшәгән Наил һәм Оркыя Галимуллиннар гаиләсе аның турында болай диләр: “Гөлфия апабыз — бар эштә дә беренче киңәшчебез дә, күптөрле тормыш серләрен чишүче дә, барысының да борчу-мәшәкатьләрен сыйдыра алган олы йөрәкле игелекле шәхес тә”. 

18 1106image (1) image сабан 068

Без аңа исәнлек, иман байлыгы озын гомер телибез. Якыннарыңның кайгы-хәсрәтләрен, шатлыгын бүлешеп, үгет-нәсыйхәтләр биреп, илгә-көнгә тынычлык теләп яшәргә насыйп итсен, көчле рухлы, киң күңелле авылдашыбыз.

Үзең белән бергә эшләгән иптәшләрең, күршеләрең исеменнән Люция ИБРАҺИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено