11 декабрьдә Похвистнево районы Гали авылында яшәүче Гәбделхәмит абый һәм Наилә апа Нәсретдиноваларның бергә гомер итүләренә 60 ел тула.
Алар биш бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары әти-әниләрен, оныклары әби-бабаларын бик яраталар, хәлләрен белеп торалар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Хәмит абый белән Наилә апа бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп, игелекле гамәлләр кылып яшиләр. Бакча һәм йорт эшләрен бергә башкаралар. Һәр елны корбан чалып, зур итеп табын коралар, балаларын, туганнарын, авылдашларын, дусларын җыялар. Хәмит абый биш вакыт намазны калдырмыйча мәчеткә йөри. Хаҗ кылды. Бу тату гаилә барлык авылдашларыбызга үрнәк булып тора.
Хөрмәтле Наилә апа һәм Гәбделхәмит абый! Сезне авылдашларыгыз, “Туган тел” һәм “Ак калфак” оешмалары олы бәйрәмегез белән тәбрик итә. Аллаһы Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек бирсен, йөзегездә һәрвакыт бәхетле елмаю балкысын, бернинди кайгы-хәсрәт күрмичә, тигез гомер кичерегез. Тормышыгызның тәмен, ямен татып, тагын бик күп еллар рәхәттә яшәгез!
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА, ветеран укытучы, Похвистнево районы «Туган тел» оешмасы рәисе урынбасары, татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының җирле бүлеге әгъзасы.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1329