Педагог, методист, журналист

16-222x300

2018 елның 6 декабрендә гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Мин­закир Шакир улы Ну­рет­динов вафат булды.

Әле 20 июньдә генә аны 90 яше белән котларга дип, өенә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре — “Туган тел” татар җәмгыяте пре­зиденты Ильяс Шәкүров, “Бер­дәмлек” газетасы редакторы мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин, татар тарихчысы Шамил Галимов һәм мин, Эльмира Шәвәлиева, барган идек.

Инде күп еллар урын өс­тендә ятып авыраган хезмәт­тәшебезнең кәефе күтәренке иде. Ул урын-җиреннән торып өстәл артына утырды. Чәй  өстәле артында “Бердәмлек” газетасының киләчәге, аның туг­ры укучылары турында сорашып утырды.

Менә шул җәйге матур көннән бирле биш ай да үтмәде, инде бүген Минзакир абыебызны салкын җир куенына илтеп куйдык. Ул да 6нчы тупиктагы татар зиратында, күп еллар бергә эшләгән Зәйнәп һәм Рәфгать Әһлиуллиннар янында ятачак. Урыннары оҗмахта булсын.

Минзакир Шакир улы Ну­ретдиновның педагог карьерасы  Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә башланып китә. Ә 1965 елда Минзакир Нуретдиновны Куйбышев укытучылар квалификациясен күтәрү институтының рус булмаган мәктәпләр кабинеты мөдире итеп куялар. Аның карамагына 44 татар мәктәбе бирелә. Ул ай саен өлкә буйлап командировкаларга йөри, атналап район мәктәпләрен тикшерә.  Минзакир Шакир улы Татарстаннан һәм Башкортостаннан укымышлы галимнәр, белгечләр алып килеп, укуларны мөмкин кадәр файдалы итү өчен тырыша. Ә милли мәктәпләр кысрыклана, ябыла башлагач, ул бу шаукомга каршы көрәш башлый.

Пенсиягә чыккач, Минзакир Шакир улы Самара пед­инс­титутының татар теле укытучыларын әзерләү факультетында, «Яктылык» якшәмбе татар мәктәбендә татар телен укыта, ә туксанынчы еллар башында «Бердәмлек» газетасында эшли башлаганда аңа инде 65 яшь тулып килә иде. Өлкәнең ерак районнарына командировкаларга барып, өйдән-өйгә йөреп, колхозларның, мәктәпләрнең, клубларның эше белән танышып, ярты ел язарлык материал туплап кайта иде ул. Минзакир абыйны кызыксындырган темалар — милли мәктәп, милли мәгариф, ана теле укытучылары эшчәнлеге булды. Алай булмый мөмкин дә түгел иде, чөнки аның бөтен тормышы Самара өлкәсе татарларының милли мәгарифенә багышланган бит. Ябылган һәр мәктәп аның йөрәгендә тирән эз калдыра барды. Ул, үз мөмкинлегеннән чыгып, бу хәлләр белән кө­рәште, әмма танкка каршы барып булмаган кебек, дәүләт сәясәтенә дә бер-ике кеше генә каршы тора алмый шул… Минзакир абый инсульт кичергәч, яраткан эшен ташларга мәҗбүр булды.

Хезмәт ветераны, халык мә­гарифе отличнигы, «Хезмәттә шөһрәт казанган өчен» медале иясе Минзакир Шакир улы Нуретдиновның якты истәлеген аның укучылары, хезмәттәш­ләре, аның ях­шы­лыгын күргән кеше­ләр кү­ңел­лә­рендә сакларлар, изге дога белән искә алырлар, дип өмет­ләнәбез.

“Бердәмлек” газетасы коллективы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1256

2 комментариев

  1. Авыр туфрагы жинел булсын, Минзакир абый яхшы кеше иде!

  2. Урыны ожмахта булсын, минем укытучым .